Алексей Юрин - үз эшенең остасы
РПФның Яңа Чишмә бүлегендә системалы администратор Алексей Юрин унөченче ел эшли инде.
Аның профессиональлеге һәм ярдәмчеллеге турында үз коллективында гына түгел, районда да беләләр.
Алексей Мари Эл Республикасының Куженер поселогында туып үскән. Шунда ук компьютер системаларын көйләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча система технигы белгечлеге буенча Мари радиомеханика техникумын тәмамлаган.
2004 елда дусты аны үзенең туган ягына чакыра һәм Алексей Яңа Чишмәгә күчә, ЭЭБгә элемтә буенча инженер булып эшкә урнаша.
2009 елдан Алексей РПФ бүлегендә баш белгеч - эксперт булып эшли. Серверларны, компьютерларны һәм оргтехниканы урнаштыру һәм хезмәт күрсәтеп (ул башта шулар белән шөгыльләнгән), иминиятләштерүчеләрдән отчетлар кабул итү, гражданнарның лицевой счетларын корректировкалау кебек вазыйфаларны да башкарып, бүлекнең универсаль белгеченә әверелгән.
Алексей коллективның эш нәтиҗәләре өчен дә борчыла, кирәкле эш участогында, шәхси вакыты белән исәпләшмичә ярдәм күрсәтергә тырыша. Гаризаларны электрон кабул итү, гражданнарны ЕСИАда массакүләм теркәү, РПФга килми генә учет мәгълүматлары буенча пенсия билгеләү, иминиятләштерүчеләрдән булачак пенсионер документларының электрон макетларын алу буенча бүлекнең югары күрсәткечләргә ирешүендә аның да өлеше зур.
РПФ коллективының тотрыклы эше, һичшиксез, Алексей Юрьевичның казанышы, әмма аның профессиональлеге һәм ярдәмчел булуы турында коллективта гына түгел, районда да беләләр. Аңа еш кына компьютерны төзәтү яки программа урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итәләр, ул барысына да ярдәм итәргә тырыша. Казан җитәкчелеге дә Алексейны белә, җаваплы һәм башкаручы белгеч буларак югары бәяли. Узган ел аңа ТР буенча РПФ Идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылган.
Алексейның ышанычлы терәге - аның гаиләсе: хатыны Ольга, уллары Никита һәм Иван. Алар аңа һәрьяклап ярдәм итәләр, эшен аңлыйлар, ә кече улы Иван IT-өлкәдә үзен күрсәтә башлаган инде һәм әтисе юлыннан барырга, үз юлын компьютер һәм мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә тели.
Нәкъ менә Алексей кебек белгечләр ярдәмендә РПФ бүлеге пенсия белән тәэмин итү, район халкын сыйфатлы кабул итү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешә дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев