Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алевтина — чын рәссам

Петропавел Бистәсендә бик актив, мавыгучан һәм иҗади кеше яши

Алевтина Ерундова Яңа елга, 1 һәм 9 майга, шулай ук башка бәйрәмнәргә дә авылны бизи. Шул ук эшләр белән ул «Солнышко» балалар бакчасында да шөгыльләнә, анда ул каравылчы булып эшли.

«Рәсем ясау — ул минеке»

Җәй көне балалар бакчасы тагын да матураеп китә, чөнки җәен бакчаны бизәү буенча яңа оригиналь идеяләрне тормышка ашыру вакыты җитә. Башлары чуеннан ясалган гномиклар, металл чыбыклардан кошлар һәм хайваннар, көпчәкләрдән булдырылган аккошлар баштан Алевтинаның йорты янында «апробация» үтәләр. Аннан соң гына барысы да балалар бакчасы территориясенә күчә.

Башкалар берни дә күрмәгән җирдә матурлыкны күрә белүче кешеләр бәхетле була, диләр. Алевтина нәкъ шундыйлардан, ул тормышта да, сәнгатьтә дә, тирә-юньдәге табигатьтән дә ләззәт таба. Ул нәкъ шушы матурлык кануннары буенча яши һәм иҗат итә.

Иҗатны балачактан ук яраткан, бигрәк тә сынлы сәнгатьне үз иткән — рәсем ясаган һәм мәктәптә дә стена газеталарын чыгаруда катнашкан. 
Әмма мәктәпне тәмамлагач, колхоздан бухгалтерлыкка укырга җибәрелгән. Һәм саннар белән эшләү аның күңеленә ятмаган. Алевтинаны мәктәпкә пионервожатый итеп эшкә чакырганнар. Сыйныф биргәннәр, хезмәт дәресләрен һәм иң шатлыклысы — рәсем дәресләрен үткәрүне дә йөкләгәннәр.

«Ул вакытта барысы да «Сиңа рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерәсе булган, — дип әйтә иделәр, — ди Алевтина. -Чөнки рәсем ясау — ул чыннан да минеке».

Алевтина 20 яшендә кияүгә чыга, гаиләдә кыз һәм малай туа. Берникадәр вакыт балалар бакчасының иске бинасында пешекче ярдәмчесе булып, аннары колхоз идарәсенең кадрлар бүлегендә эшләгәннән соң, Алевтина балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле балалар бакчасы аның яраткан эш урынына әверелә.

-Ун ел нянечка булдым, аннары өч ел "Сакура«да эшләп алдым. Ләкин күңелем барыбер балалар бакчасына тартты, чөнки мин шушы эшкә күнеккән идем инде. Мин бирегә яңадан эшкә кердем һәм инде биш ел дәвамында сакчы һәм котельный операторы булып эшлим.

Идеяләр ничек туа һәм тормышка ашырыла

Балалар бакчасы — аның иҗади эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган урын ул. Алевтина монда төп илһамландыручы. Идеяләр дежурство вакытында барлыкка килә. Территория һәм бинаны әйләнеп чыкканда, ул балалар бакчасын ничек бизәргә икәнлеге турында уйлана.

Авылга килеп кергән вакытта аның әкияти йорты әллә каян күренеп тора. Анда нәрсә генә юк һәм барысы да зәвык белән эшләнгән: капка алдында, ишегалдында һәм палисадникта күп төрле кар сыннары урын алган. Һәрбер сәнгать әсәре авторның идеясеннән башлана бит. Алевтинаның күңелендә һәрчак «Йортны һәм ишегалдын ничек бизәргә? Тагын нәрсә уйлап табарга?» дигән уйлар бөтерелә.

— Идеяләрне мин Интернеттан алам. Аннары иремә рәсем ясап, үлчәмнәрне әйтәм, ничек ясарга икәнен аңлатам. Ул кисә, эретеп ябыштыра. Кайчак: «Тагын нәрсә уйлап таптың инде?» — ди, әмма һәрвакыт миңа булыша. Һәм үзе дә мавыгып китә. Күптән түгел район үзәгендә тимер «таяклардан» ясалган торналар рәвешендә гөлләр өчен подставка күрдек. Минем дә шундыйны ясыйсым килде. Башта Володя торналарның берсен генә ясады. Безгә бик ошады. Мин: «Әйдә, икенчесен дә ясыйк», — дидем. Хәзер әлеге кошлар капка янын бизәп тора. Ирем миңа ярдәм итмәсә, берни дә килеп чыкмас иде. Мин аны чакырсам, ул балалар бакчасына да килеп булыша. Балаларның әти-әниләре, хезмәттәшләремнең ирләре дә булышып торалар, әйтик, миңа агачтан эшләнмә булдырыр өчен ботаклар кисәләр. Ирем хәзер лаеклы ялда булса да, мәктәптә сакчы булып эшли, элек СМПда шофер иде.

Балалар бакчасына бәхет елмайды

Алевтина тарафыннан балалар бакчасы өчен байтак нәрсәләр эшләнгән инде: кул эшләнмәләре, төрле сыннар, рәсемнәр дисеңме. Балалар бакчасына бәхет елмайды, дип әйтеп тә була, чөнки анда шундый кешеләр бик тә кирәк. Алевтина төсләрне төгәл сайлап, стеналарда әкияти рәсемнәр булдыра, фанера кисәкләреннән лобзик белән фигуралар кисә һәм буяп та куя. Ул шулай ук карвинг (яшелчәләрне матурлап кисү) белән дә шөгыльләнә, балалар бакчасында оештырыла торган күргәзмәләр аның эшләнмәләреннән башка үтми. Аның идеяләре байтак, ә эшләнмәләре — искиткеч: барысы да зур тырышлык, илһам чыганагы һәм эстетик зәвык таләп итә. Әмма чын рәссамны бу арытмый: ул бит һәрвакыт кешеләр өчен тырыша — матурлык булдыра. Ул балалар бакчасының бөтен утренникларында да катнаша. Кыш бабай да, Кар Патшабикәсе дә һәм, хәтта Буратинога да әверелә. Сүз уңаеннан, аның кыз туганы һәм кызы балалар бакчаларында тәрбиячеләр булып эшлиләр. Кызы да эшендә рәсем ясый. Кайвакыт алар бер-берсе белән иҗади идеяләрне уртаклашалар. Алевтина — балалар бакчасында тәрбияче кебек ул. Беренче чиратта, балаларда матурлык хисе тәрбияләүдә аның өлеше зур. Ул мәктәп укучылары өчен дә мастер-класслар үткәрә. Язын АМЙ директоры үтенече буенча Алевтина балалар белән фоамираннан (пластик материал) зур мәк чәчәкләре ясый. 

Кышкы скульптор

Яңа ел алдыннан Алевтина бизәлеш турында уйлый — кардан сыннар ясау — аның ел саен эшләнә торган эше.
-30лап кар сыны ясаган вакытлар да булды. Кар булмаганда, зур гына Кыш бабай белән Кар кызын боздан кисә идек. Туганым — торак пункт башлыгы Дмитрий Никитин белән бергә эшли идек. Ул — пила, ә мин — балта, чүкеч белән. Алевтина сүзләренчә, кардан фигура ясаганда, аны кул белән тоя белергә дә кирәк икән. Алай булмаса, берни дә килеп чыкмаячак.
— Өйдә дә сыннар ясыйм, кайвакыт оныкларым белән бергә. Алар минем дүртәү: ике кыз һәм ике малай. Кайвакыт аларның шәһәрдән каникулга кайткан җирләренә фигураларым әзер була. Кунакларымны Яңа ел өстәлендәге ризыклар белән дә гаҗәпләндерергә тырышам.

Сынлы сәнгать кенә түгел шул

2019 елда Алевтина «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухи байлык» номинациясендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашкан иде. Чөнки, башка шөгыльләрдән тыш, ул клуб каршындагы «Сударушка» ансамблендә дә җырлый. Ләкин, аның сүзләренчә, сәнгать иҗаты аның өчен беренче урында. Ансамбль белән ул төрле конкурсларда катнаша, агитбригада белән дә бик теләп чыгыш ясый һәм шул ук вакытта клуб өчен матур кул эшләнмәләре ясаудан да баш тартмый. 
Авылны һәм балалар бакчасын бизәүдә актив һәм даими катнашканы өчен Алевтина Ерундова авыл җирлеге башкарма комитетының һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Идеяләр аның күңелендә һәрчак бар. Тәҗрибәсе байтак, ул үзен күрсәтте һәм үзенең иҗади сәләтеннән файда күрә. Бу аны бик тә сөендерә. Аның рәссам дипломы булмаса да, авылдашлары Алевтина Ерундованы таланты, тырышлыгы, авылны матурлатуга зур өлеш керткәне өчен хөрмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев