Без Сөлчәбаш поселогында яшәүче, кичә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Зөфәр Ногманов белән танышканнан соң, чыннан да, моның шулай икәнлегенә үзебез дә инандык.
Кешеләр аның хакында алтын куллы - "менә дигән" сүзне еш кабатлыйлар. "Менә дигән механизатор, шәп слесарь, менә дигән эретеп ябыштыручы", - ди Сөлчәбаштагы КФХ җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева. "Менә дигән йорт хуҗасы, менә дигән ир, яхшы әти һәм бабай", - ди аның хатыны Дания.
Зөфәр Ширияздан улы - игелекле һәм тыныч холыклы кеше. Зур гаиләдә үскән - 6 кыз һәм 6 малай. Зөфәр Ширияздан улы башлангыч мәктәпне туган авылында, 10 нчы сыйныфны Тат. Волчьяда тәмамлаган. Аннан соң Бөгелмәдә төзүчегә укыган, ташчылар бригадасында Тат. Волчьяда, Рус Волчьясында йортлар, мәктәп, балалар бакчасы, клуб төзегән. Армиягә киткәч, пешекче булып хезмәт иткән, әлеге һөнәрне дә анда алган. 18 яшендә аңа кияүгә чыккан Дания дә төрле ризыклар пешерергә иреннән өйрәнгән.
Армия хезмәтен тутырып кайткач, Данияне ул беренче тапкыр клубта күрә. Аңа тәкъдим ясар өчен кәләшенең балигъ яшькә җитүен өч ел көтә Зөфәр.
- 1981 елның 8 ноябрендә минем кулымны сорады, - ди Дания, - ә 5 декабрьдә туй ясадык.
Төзүче булып 7 ел эшләгәннән соң аңа механизатор һөнәрен үзләштерергә туры килә. Тат. Волчья совхозында, аннан Сөлчәбашта - "Сельхозтехника"ның ярдәмче хуҗалыгында хезмәт куя, хәзер КФХ-да, авыл хуҗалыгында 25 елдан артык эшли. КФХ оешкан вакыттан бирле эшләргә теләге булган барлык сөлчәбашлыларга эш табылган. Һәм алар җитәкченең ышанычын акларга тырышалар, Гөлчәчәк Госман кызына исәнлек-саулык, хуҗалыкның чәчәк атуын телиләр. Зөфәр һәм икенче механизатор Мирза Сатдаров Гөлчәчәкнең үзе өчен - аңа буйсынган кешеләр түгел, ә беренче таянычлары, ярдәмчеләре, киңәшчеләре, аның барлык идеяләрен һәм башлангычларын тормышка ашыручылар.
Зөфәр артына МТЗ - 80 экскаваторы - йөк төягече һәм барлык тагылмалары белән МТЗ-1221 тракторы беркетелгән. Барысын да үзе карый, үзе ремонтлый.Бар нәрсәсе һәрчак тәртиптә һәм эшкә әзер аның.
Дания райгазда һәм икенче ел инде урак өстендә кыр станында пешекче булып эшли. - Мин аның, нәкъ кырмыска кебек, бер трактордан икенчесенә күчеп эшләвен күрдем. Үзе чаба, үзе тыгызлый, үзе төйи һәм иң мөһиме ... арымый!
"Менә дигән хуҗа" дигән сүзнең хаклыгына матур капкалары, эчке якта идеаль тәртип булдырылган гаражны күргәч тә инандык. Өйдә бүлмәләр дә бик күп, заманча җиһазланган, көзгеле шкаф-купе,тарттырылган түшәм, кыскасы, бар нәрсә дә үз урынында. Җылы мунчада юыну гына түгел, яшәргә дә була.Өч ел элек капиталь ремонт ясаганнар, дизайны белән дә үзләре шөгыльләнгән. Йорт тирәсендәге балалар мәйданчыгы да аның куллары белән ясалган - монда аның биш оныгы һәм авылдагы балалар да рәхәтләнеп уйныйлар. Бераз арырак автомобиль өчен чокыр да җиһазлап куйган: үзе һәм авыл халкы өчен.
Зөфәр Чирмешәндә күршеләр булып яшәүче улы һәм кызына өй салырга да булышкан. Уллары Нияз полициядә эшли, кызлары Ләйсән - яшьләр бүлегендә. Балалары да, әти-әниләре күк, бар эшкә дә оста, ярдәмче хуҗалык тоталар. Иң өлкән оныкларына - 10 яшь, кечкенәсенә - 8 ай.
- Әгәр дә миңа кабат тормыш иптәше сайлау мөмкинлеге булса, мин бары иремне генә сайлар идем, - ди Дания. Ул бик тыныч, эшчән, кайгыртучан, юмарт кеше. Беркайчан эчмәде, тартмады, әшәке сүзләр әйтмәде.
- Ул хатынын бик хөрмәт итә, андыйны бик сирәк очратасың, - ди Гөлчәчәк Госман кызы да. Бу гаиләдә барысы да үзара уртак: мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту, ярдәм. Алар беркайчан кычкырышмыйлар, бер-берсенә юл куя беләләр. Хуҗалыктагы эшләргә килгәндә, кем өйдә - шул эшли. Йорттагы терлекләрне, әлбәттә инде, күбрәк Дания карый, чөнки Зөфәр һәрвакыт кырда. Ә алар хуҗалыгында бар да бар: үгезләр, сыер, сарыклар, тавыклар, бакча, ә хуҗаның, автомобильдән тыш, шәхси тракторы да бар.
- Яхшы яшим дисәң, белеп эшләргә кирәк, - ди Зөфәр. - Әгәр эшең юк икән, үзеңә шөгыль таба белергә кирәк. Мин беркайчан да эшсез утырмадым. Яшьрәк чагымда киез итек тә бастым: үзебез өчен дә, сатуга да. Минем барлык инструментларым да бар иде. Бервакыт мич чыгару эшен үзләштереп, авылда мич чыгарып йөрдем. Өстәвенә төп эшемнән соң, кичләрен. Бер мичне ике көндә эшли идем. Нинди генә белгечлек буенча эшләсәм дә, барын да яратып башкардым.Иң мөһиме - бар эшне дә сыйфатлы итеп башкару кирәк.
Зөфәрнең бер җитешсез ягы да юк бугай. Бу нисбәттән Дания белән Гөлчәчәк Госман кызы да уйлап-уйлап эзләп карасалар да, тапмадылар.
- Сезнең, мөгаен, бер генә җитешсез ягыгыз бардыр - аз ял итәсез.
- Үлчәүгә салсаң - аз, әмма миңа җитә, - дип елмайды ул.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев