Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җан башына алкоголь сату күләме 5,9 литр тәшкил иткән

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2024 елның гыйнвар-май айларында Яңа Чишмә районында алкоголь продукциясен сату турында хәбәр итә

Районда алкогольне 38 сәүдә объектында 20 оешма ваклап сата.

Яңа Чишмә авылында - 10 сәүдә объектында, шуларның 1се - «Татспиртпром» АҖ һәм 9сы - коммерция оешмалары; авыл җирлегендә - 28, шуларның 14е - «Татспиртпром» АҖ, 2се - "Яр Чаллы сәүдә базасы" ҖЧҖ (Татпотребсоюз) һәм 12 коммерция оешмалары объектлары.

Агымдагы елның 5 аенда барлыгы 7,44 мең дал алкоголь продукциясе сатылган (2023 елда 7,39 мең дал), үткән чорга карата үсеш 1 процент, шул исәптән: Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан 0,2 мең дал сатылган (2023 ел – 0,1 мең дал), үсеш - 37%; фирма челтәрләре буенча 1,4 мең дал сатылган (2023 елда 1,5 мең дал), кимү - 7%; коммерция структуралары 5,8 мең дал (2023 ел 5,7 мең дал) саткан, үсеш - 2%.

Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча 11 процентка арту, ә аракы буенча узган елның шул ук чорына карата 3 процентка кимү күзәтелә.

Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату - 3 процентка, аракы сату – 4 процентка кимегән.

5 айда җан башына алкоголь продукциясен сату күләме узган елгы дәрәҗәгә карата 5,9 л (102%) тәшкил иткән.

 

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, аларның сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы

8-(84342)-5-49-85

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев