Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ана капиталы

Пенсия фонды искәрткәнчә, 2018 елдан ана капиталы программасы РФ Хөкүмәте кабул иткән балалар белән Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча яңа демографик чараларны исәпкә алып киңәйтелде.

Расланган үзгәрешләр нигезендә, гаиләләргә, аерым алганда, ана капиталын икенче бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң ук куллану мөмкинлеге бирелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылган. Ягъни ана капиталына хокук алу өчен 2021 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган бала кирәк. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев