Яңа Чишмәдә социаль ярдәм бүлегендә 16 яшькәчә булган балага ай саен пособие алу буенча 886 кеше исәптә тора, шуның 159-ы ялгыз аналар (468 бала).
2016 елда дәүләттән социаль ярдәм сорап 22 ана (ялгыз) мөрәҗәгать итте. Республика бюджетыннан дәүләт ярдәме күләме 119500 сум тәшкил итте. 16 яшькәчә булган балага ай саен бирелә торган пособие уртача җан башына туры килгән кереме булган һәм Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә 16 яшькәчә булган һәр туган балага һәм аның белән бергә яшәүче ата-ананың берсенә билгеләнә һәм түләнә (2017 елның 11 маена 8298 сум тәшкил итә)(ТР МК Карары п.12, №542, 17.12.2004 ел). Пособие күләме бер балага 295 сум тәшкил итә, 782 сум - ялгыз анага, ата- анасы алимент түләүдән баш тартса яисә РФ законында каралган башка очракларда (алиментны түләттерү мөмкин булмаганда) балага 442 сум түләнә; сержант, старшина, солдат һәм диңгезче сыйфатында чакыру буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең баласына, шулай ук баланың әтисе хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегәнчегә чаклы һөнәри белем бирү учреждениесендә булганда балага пособие түләнә.
Шулай ук баласы булган гаилә дә баланы балалар бакчасына йөрткән өчен ата-аналар түләвенең 20%, 50%, 70% күләмендә компенсация алу (бала өчен билгеләнгән күләм 3 яшькә кадәрле балага - 1509 сум, 3 яшьтән зуррак - 1397, күп балалы гаиләдән 3 яшькә кадәрле балага - 754 сум, күп балалы гаиләдән 3 яшьтән зуррак балага - 698 сум) хокукына ия, бу гаиләдә ничәнче бала булуына һәм гаиләдәге һәр әгъза кереме 20000 сумнан артмаган очракта ата-ана түләвенә өстәмә компенсация алуга бәйле (Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең "Яңа Чишмә муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында"гы карар, №406, 25.09.2013 ел).
"Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм буенча өстәмә чаралар турында" ТР МК Карары (28 декабрь 1992 ел, №708) белән Татарстанда, үз балаларын һәм асрамага алган балаларны да кертеп, 18 яшькәчә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр күп балалы гаиләләр булып тора. "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында"гы (8 декабрь 2004, №63 - ТТРЗ) ТР Законы нигезендә андый гаиләләргә түбәндәге төр субсидияләр бирелә:
- 6 яшькәчә булган бала өчен дарулар сатып алуга (аена 120 сум күләмендә) субсидия;
- ТР законы белән билгеләнгән тәртиптә, торак мәйданының социаль нормалары чикләрендә торакка булган түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия. Субсидия милек формасына бәйсез рәвештә торак фондында яшәүче кешеләргә бирелә;
- гомумбелем бирү учреждениеләрендә һәм башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларга (18 яшьтән узмаган) юл йөрүгә ай саен бирелә торган субсидия күләме - 271 сум.
Белешмәләр алу өчен тел.: 2-22-98, 2-20-30
Наталья Гурьева,
социаль яклау бүлеге начальнигы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев