Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анастасия Якушкина: «Кешеләргә шатлык бүләк итәм»

25 март-мәдәният хезмәткәрләре көне.

«Сөйкемле һәм яхшы җырлый», - диләр җирле халык. «Мөлаем, тавышы да матур», - дип нәтиҗә ясый профессионаллар. «Талантлы», - диләр хезмәттәшләре.  Һәм болар барысы да аның турында, Анастасия Якушкина турында.

Анастасия Якушкина безнең районга РМЙ директоры булып эшкә бары тик җиде ай элек кенә килгән иде, ә халык аны күреп алды, аның концертларда чыгыш ясавын түземсезлек белән көтә.

- Настя, безнең газета укучыларыбызга һәм синең тамашачыларыңа шундый талантлы кызның каян һәм ничек килеп чыгуы кызыксындыра?

- Сорагыз, барлык сорауларга да җавап бирәм, берни дә яшермим, - диде Настя «Яңа Чишмә хәбәрләре» корреспондентына.

Барысы да шуннан башланды

 Чуаш Республикасының Батырев районы, зур булмаган Иске Котяк авылында туып үстем. Әти - ерак юлларда йөрүче (дальнобойщик), әни - мәдәният хезмәткәре. Без, балалар, билгеле сәбәпләр белән клубта үстек һәм кечкенәдән барлык бәйрәм чараларында катнаштык. Биш яшемдә әни беренче тапкыр мине авыл мәдәният йорты сәхнәсенә чыгарды, анда мин шигырьләр сөйләдем, җырладым, хәтта биедем дә.  Шул вакыттан бирле мәктәп һәм авыл бәйрәмнәрендә даими катнашучы булдым. Мәктәптә укыганда ук Чабаксарда узган фестивальләрнең берсендә катнаштым. Анда мине жюри әгъзалары күреп алды һәм чыгышымнан соң әнием янына килделәр һәм: «Сезнең кызыгыз талантлы, сәхнәдә үзен яхшы тота, аңа профессионаллардан өйрәнергә кирәк», - диделәр.

Әти-әниемә мине, унбер яшьлек кызны, өйдән 130 чакрым ерак арага укырга җибәрергә карар итүе җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Тик мин аларга 4-9 сыйныфтан Чабаксарда сәләтле балалар өчен лицейда укыганым өчен рәхмәтлемен. Анда мин чын сәнгать нигезләрен өйрәндем. 10 һәм 11 сыйныфны Батырево район үзәгендә тәмамладым, аннары Чабаксар дәүләт университетына сәнгать факультетына укырга кердем. Студент елларында мин төрле конкурсларда катнашып иптәшләрем белән бергә 1 дәрәҗә лауреат булдым.

Укуны тәмамлагач, 2016 елда сәләтле балалар өчен лагерьда музыка җитәкчесе булып эшләдем. 2017 елда кияүгә чыктым, Батырево район үзәгенә кайттык, кызыбыз Лиза туды. Декрет ялы вакытында ук (балага 8 ай тулганнан соң) мине мәдәни - ял үзәгенә чакырттылар, анда мин массакүләм чаралар режиссеры булып эшләдем. Шуннан китте инде: репетицияләр, мәдәни-массакүләм чаралар, конкурслар, фестивальләр, район һәм халыкара масштабтагы фестивальләр.

Уңышлар һәм казанышлар

2020 елда Анастасия Якушкина «Чуаш Республикасының иң яхшы яшь мәдәният хезмәткәре - 2019» республика һөнәри осталык конкурсында җиңүче дип таныла. Бу исемне алгач, үз позициясен югалтмый һәм «Һөнәре буенча иң яхшысы - 2020» исеменә лаек була. Аның арсеналында дүрт ел эчендә 41 бүләкләү кәгазе бар. Бу - аның иҗаты өчен Дипломнар һәм иҗади коллективлар белән җитәкчелек иткән өчен Мактау грамоталары. Алар арасында мин Яңа Чишмә районында узган «Выля хут купас - 2019» фестивалендә 1 дәрәҗә лауреат дипломын таптым.

Җирле газеталар Якушкина турында болай дип язган: «Анастасия, спектакльләрдә төп рольләрне уйнаганда, тамашачыны теләсә кайсы амплуага ышанырга мәҗбүр итә. Ул, чыннан да, төрле иҗади талантларга ия. Профессиональ опера җырчысы тавышы белән аңа вокал сәнгатенең барлык жанрларын виртуоз башкару хас. Анастасия халык җыр һәм бию ансамбле солисткасы, квартет һәм «Арсакал» эстрада ансамбле солисткасы да».

Бүген Анастасия һәр сәхнәгә чыгу алдыннан үз тавышы белән зур эш алып барылуы хакында уртаклашты.

2021 елның җәендә Анастасия Яңа Чишмәдә яшәүче туганының юбилеенда була. Бәйрәм вакытында табын артында гына утырып торырга теләмәгән, үзенең тактик - сабыр сыйфатын тиешенчә файдаланып кунакларның да, юбилярның да күңелен күтәрә - бик матур итеп җырлаган. Мондый сәләтне күрми калу мөмкин дә түгел. Һәм кунакларның берсе аңа безнең РМЙда эшләп карарга тәкъдим итә, өстәвенә анда эш урыны да була.

Август азагында Анастасия барысын да уйлап-үлчәп дигәндәй, текә үзгәрешләр ясап карарга ниятли.

«Әңгәмәдән соң, миңа район мәдәният йорты методисты яки директоры эшен сайлап алырга тәкъдим иттеләр. Мин, әлбәттә, уйландым: үсәргә кирәк, дим һәм икенчесен сайладым. Минем чемоданнарым бушатмаган да иде әле, ә миңа: «Зур район чарасы булырга тиеш, әзерләнергә кирәк, эшкә чык», дип шалтыраттылар. Мин дулкынландым, әмма мине туганнарым тынычландырды, «Настя, син булдырасың», - диделәр.

 Минем беренче чыгышым 30 августта Яңа Чишмә районында Татарстанның суверенитетын бәйрәм иткән вакытта мәдәният һәм ял паркы сәхнәсендә булды.

2 сентябрьдән мин рәсми рәвештә эшкә керештем, биредә мин яңа коллегаларымның һәм ҮКС җитәкчесе Валентина Николаевна Семенякның ярдәмен тойдым.

Тик, һәрвакыттагыча, барысы да шома гына булмый шул. Кайбер үзешчән җыр башкаручыларым минем, киңәш дип әйтимме соң, сүзләремне аңлап кабул итмәделәр.  Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында көчле һәм кычкырып җырлый икән, димәк андыйлар яхшы җырлый, дип санаучылар да бар һәм профессионалларның фикерләре аларга кирәкми булып чыга. Минем киңәшләремне яки вокал буенча башка белгечләребезнең киңәшләрен кабул итүчеләр сәхнәдә үз чыгышларын уңышлы дәвам итәләр.  Ә җырның сүзләрен генә онытмаска тырышып җырлаучыларга карата җитди булачакмын. Бу принципиальлелек түгел, ә «бер кашык дегет»не булдырмау һәм тамашачыларга концерттан алган тәэсирләрен бозмау өчен эшләнә. Минем иң яхшы һәм иң тыңлаучан артистларым - ул «Селяночка» ансамбле, коллективта катнашучылар мин әйткәнне бик тиз «эләктереп» алалар һәм  тамашачылар да алар чыгышыннан канәгать.

Бары шуны гына әйтәсем килә, укырга һәрвакыт кирәк. Әлбәттә, минем дә өлкән коллегаларымнан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Өйрәтербез, үзебез дә өйрәнербез. Барлык көчне мәдәният хезмәткәренең төп бурычы - халыкны сыйфатлы, файдалы, төрле һәм кызыклы ял белән тәэмин итүгә юнәлдерергә кирәк. Бу өлкәдә мин Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә файда китерә алырмын дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев