Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әни янәшәдә булганда, дөнья могҗизалар белән тулы…

27 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Гөлүсә РАМАЗАНОВА, Яңа Чишмә авылы: «Ярата белү сәләтен мирас итеп тапшырам»
 «Кызларым дөньяга килгән беренче көннәрдән башлап, мин аларга матурлыкны яратырга өйрәтәм. Минем өчен кеше гомере дә могҗизага тиң. «Тормыш кыенлыкларсыз гына бармый, әмма дөньяда яшәү мөмкинлеге -Ходайның кешегә иң олы бүләге. Шуңа күрә авырлыкларны лаеклы рәвештә җиңәргә өйрәнергә кирәк, ә без әтиегез белән һәрчак сезгә ярдәм итәчәкбез», -дип әйтә кызларына Гөлүсә Рамазанова. - Мин аларны тормышның һәр минутыннан илһам табарга өйрәтәм. Ә үзем аны сәнгатьтә таптым. Үскәч, кызларым да сәнгатькә тартыла башладылар.
-Өлкән кызыбыз Гөлгенә тыйнак, тыныч кыз булып үсте, хореография һәм сынлы сәнгать белән мавыкты, балалар сәнгать мәктәбендә бу юнәлешләр буенча ике бүлекне тәмамлады. Бүгенгесе көндә ул КФУның 4 курс студенты. Интерьер дизайнеры булачак. 
Кызларыбызның иң әрсезе Алсу да БСМнең ике бүлеген тәмамлады (вокал һәм фортепиано). Алсу - Казан Энергетика институтының беренче курсында белем ала, икътисадчы булырга тели. Тырышлыгы нәтиҗәсендә ул һәрвакыт үз максатларына ирешә.
Кече кызыбыз Алия өченче сыйныф укучысы. Ул да рәсем ясау белән мавыга, мин эшләгән БСМгә йөри, анда мин образларны төшерү сәнгатен (ИЗО) укытам.  Шуңа күрә мин өйдә генә түгел, ә эштә дә еш кына «әнием, мин сине яратам» дигән сүзләрне ишетәм.
 «Әни, син минем  иң якын һәм иң кадерле кешем, чөнки син һәрчак миңа ышандың һәм төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм иттең. Син һәрвакыт безнең өчен оптимизм, игелек һәм наз үрнәге. Синнән мин тормышны яратырга, һәр көнемне шатлык белән каршы алырга өйрәндем. Кайчандыр сине ялгыш кына рәнҗеткән булсам, зинһар, гафу ит.  Әтием һәм синең белән очрашуны һәрвакыт дулкынланып көтәм, сиңа күбрәк шатлыклы минутлар бүләк итәсем килә», - дип яза әнисенә Гөлгенә. 
«Минем әнием, дөньядагы иң игелекле, иң матур һәм иң аңлаучан кеше. Нинди генә кыенлыкларга юлыксам да, ул һәрвакыт ярдәм итәргә, моң-зарларымны тыңларга һәм яхшы киңәш бирергә әзер. Арабыз ерак булса да, ул һәрвакыт янәшә һәм мин аңа моның өчен рәхмәт әйтәм. Аны ничек яратканымны, мин әниемә очрашкач әйтермен», - диде Алсу безгә әнисе турында сөйләгәч.

Любовь ГУСЛЯРОВА: Чуаш Чабаксары авылы:


 «Әни булу үзе бер бәхет, ә өч кызның әнисе булу - бигрәк тә»
«Оля, Аня һәм Полина 4 ел дәвамында бер-бер артлы тудылар. Вакыт тиз узып китте, балалар да тиз үскән кебек тоелды. Ә искә төшерә башласаң, бер үк вакытта авыл фельдшеры булып эшләү, өч бала үстерү һәм йорт карау җиңелләрдән булмаган. 
Кызлар йоклап китүгә, аларны уятмаска тырышып, йортны җыештырырга, балалар әйберләрен юарга тотына идем, иртәгәсе көнне өстәлдә тәмле ризык булсын дип, ашарга әзерләдем. Ә инде иртән кызларымның әле йокыдан уянып бетмәгән килеш, елмая-елмая мине кочаклаулары барлык арыганнарымны оныттыра иде.  
Еллар үтте, кызларым инде үстеләр, миңа да 60 яшь тулды. Олы кызым Оля  үзе дә ике кыз - Олеся һәм  Аленаны үстерә, әмма ул кече кызларым Аня һәм Полина кебек үк, һаман да миңа тартыла. Кызларым Казанда яшиләр һәм төрле сәбәпләр аркасында (эш, гаилә, кечкенә балалар һ.б.) туган йортларына еш кайтып йөри алмыйлар, шуңа күрә ял көннәрендә үзебез алар янына барабыз, шунда күрешәбез, кочаклашабыз, матур сүзләр әйтешәбез».
Бүген Оля, Аня һәм Полина әниләренә тагын бер кат иң җылы сүзләрен җиткерәләр.
«Әни, син һәрвакыт безнең хакта кайгыртасың. Еракта булсак та,  без синең җылыңны, кайгыртуыңны һәм яратуыңны тоябыз», - ди кызы Полина. 
«Әниебез. Ягымлы, игелекле, назлы кешебез. Кайчак көндәлек мәшәкатьләрдән арыганыңны сизсәк тә, без беркайчан да синең начар кәефтә булуыңны күрмәдек. Мин дә балаларым өчен синең кебек яратучан әни булырга телим», - дип яза олы кызы Оля. Ә уртанчы кызы Аня болай ди: «Әни, син безнең дустыбыз, остазыбыз, яклаучыбыз һәм иң якын кешебез, без һәрвакыт синең безгә ярдәм итәчәгеңне, безне аңлавыңны һәм кичерүеңне белеп яшибез».
- Кызлар әтиләренә дә шундый сүзләр әйтәләрме?
 - Әлбәттә, алар аны да бик яраталар, әни кызлары булуларына карамастан, өчесе дә әтиләренең һөнәрен сайладылар, ә ул педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев