Әнигә булышырга, аны кайгыртырга кирәк
19 августта Әдәмсә авылыннан тыл хезмәтчәне Екатерина Сергеевна Селифоновага 95 яшь тула.
Язмабыз герое чын мәгънәсендә оптимист кеше. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, беркайчан да үз язмышыннан, авыр яшәвеннән зарланмаган..
Олы апасы - гаиләне саклаучы
...Җәйге эсселек, әтисе белән әнисе басуда урак уралар. Бу әле колхозга кергәнче үк булган, гаиләнең үз җире, аты булган. Өч яшьлек Катя, ике яшьлек Шура һәм күкрәк баласы Настя да монда, арба астында, ышыкта. Анда салкынчарак. Катяның әнисе кушкан йөкләмәсе бар: әгәр кечкенә сабый уянса һәм елый башласа, димәк, баланың ашыйсы килә - әнине чакырырга кирәк.
...Әтиләре Сергей Софроновны фронтка озатканнар. Әнисе таңнан кичкә кадәр колхозда. Катя кулында хәзер биш кыз бала. Олы кыз буларак, ул бер нәрсәне яхшы аңлаган: әгәр әнине сакламасаң, алар ятим калачак. Әнә, күптән түгел күрше хатын ачлыктан үлгән, ике баласы ятим калган. Катя үзе дә зурракларына: «Әнигә булдыра алганча ярдәм итәргә кирәк. Әгәр дә ул барысын да үзе эшләсә, аның хәле бетәчәк, урын өстенә ятачак, әни булмаса, без нишләрбез?», - дип кабатлаган.
Катя өйдәге авыр эшләрне үз өстенә алган. Сеңелләренә үзләре башкара алырлык эшне генә кушкан. Һәр кыш Шура белән алар утынга урманга барган. Чанага күпме сыя шул кадәр төяп, үзләре тартып кайтканнар. Ә төштән соң тау башына саламга барганнар. Әнисе аларга юлга дип берәр бәрәңге дә биргән, өйдәге балаларга үләннән пешерелгән шулпа гына калган. Авылда өйләрдә утлар янганда гына кайтып җиткәннәр. Еш кына алар белән бергә урманга утынга һәм тау башына саламга күршедәге апалы-абыйлы Алексей һәм Настя Селифоновлар да барган.
Җәй көне балалар бергәләп урак белән болыннардан кышкылыкка сыерга печән чапканнар. Катя һәм Шура иренмәгәннәр, бакчадагы чәчү эшләрен бетергәч, авылдашларына да булышканнар. Ә аларга эшләгән өчен тоз, сабын, шырпы биргәннәр. Аларны шатланышып, әниләренә алып кайтканнар. Сеңелләренә күлмәк тегәр өчен, Катя Чистайга көнбагыш сатарга барган, саткан акчага тукыма алган. Кыскасы, Катя сеңелләре өчен икенче әниләре кебек булган. Яшьләр белән кич утыруларга йөрмәгән, вакыты да булмаган - эшен дә эшләгән, сеңелләрен дә караган.
Күп балалы буларак, гаиләгә ай саен 100 сум пособие түләгәннәр. Акчаны 700 сумлык ике чиләк он сатып алу өчен 7 ай җыйганнар. Әнисе үләннән камыр ясар өчен аз-азлап кына он өстәгән, балаларга кабартмалар пешергән.
Эшли дә, күңел ача да белгәннәр
1943 елда фронтта озакка сузылган засадада әтисе аякларын туңдыра. Госпитальләрдә берничә операциядән соң аны дәвалану өчен өйгә җибәрәләр. 3 айдан соң аяклары авырткан килеш кабат фронтка алып китәләр. 1945 елда яраланып кайта һәм ун ел яши. Ул бик яхшы балта остасы булган: буралар бураган, тәрәзә рамнары, йортка бураны да үзе ясаган.
Кызлары әтиләреннән киез итекләр ясау осталыгына өйрәнгәннәр. Дус кызы Катяны бәйләргә, чигәргә, тегәргә өйрәткән. Ә аннары Екатерина үзенең сеңелләрен өйрәткән. Екатерина Сергеевна хәзер дә энәгә җепне үзе кертә һәм кирәк нәрсәне тегә ала. Әлегә кадәр өйдә аның оста куллары белән ясалган һәм чигелгән мендәр япмалары саклана. Әнисеннән җеп эрләргә, туку эшләренә өйрәнә, йортта әле дә кулдан эшләнгән станок саклана.
Екатерина Сергеевна бала чагын, яшьлеге һәм элеккеге тормышы турында искә төшерергә ярата.
- Беркайчан да: «Шундый начар яшәдек», димәс. Үткәннәрне яхшы итеп искә ала - ди Валентина. - Ул шундый кеше инде, тормышны бары тик яхшы төсләрдә генә күрә.
Хәер, вакыйгалар гел салават күпере кебек кенә булмаган шул. Ире Алексей Селифонов (теге чактагы күрше малае) йөрәк авыруы белән авырый, хатыны һәм балалары аны күп тапкырлар теге дөньядан «алып чыгалар». Бер тапкыр трактор руле артында аның йөрәк өянәге башлана, ләкин барысы да үтә. Соңгы тапкыр (ул вакытта инде пенсиядә булган) элеккеге иптәшләре, механизаторлар һәм тракторчылар янына мехмастерскойга аралашыр өчен дип киткән була, чөнки эшен бик сагынган. Ләкин барып җитмәгән, ярты юлда егылган һәм шуннан тормаган...
Ләкин, бернигә дә карамастан, Екатерина Сергеевна беркайчан да зарланмаган. Ир белән хатын тату яшәгәннәр, эшли дә, күңел ача да белгәннәр.
- Авыл туйларында әни һәрвакыт башлап җибәрүче булды, - дип дәвам итә сүзне Валентина. - Әти яхшы җырлады, аның музыка ишетү сәләте бик яхшы иде. Барлык борынгы һәм Совет җырларын белә иде. Аңа җырны бер тапкыр ишетү җитә - шунда ук җырлый да башлый иде. 1 сыйныфтан соң укымаган, чөнки мәктәпкә кияргә киеме булмаган. Ләкин укырга яратты, мин аңа китапханәдән гел китаплар алып килдем.
Екатерина Сергеевна сугыш елларында кырда чүп утаган, урак урган. 18 яшендә элеваторда үлчәүче, аннары кладовщик булган. Тугыз ел авыл кибетендә сатучы булып эшләгән. 4 нче сыйныфтан соң мәктәпкә йөрмәсә дә (әнисенә булышкан), саннарны яхшы исәпләгән. Пенсиягә чыкканчы берничә ел ат белән халыктан сөт җыйган һәм фермага илткән.
Кызлары һәм улы Алексей белән бергә балаларны хезмәттә тәрбияли.
- Әти эшкә киткәндә нәрсә куша без һичшиксез шуны үтәдек: мәсәлән, олыбыз Зоя бәрәңге кыздыра, мин самавыр куям, икенче көнне - алышынабыз. Кич белән сарыкларны, Коля - сыер һәм бозауны каршы алырга барабыз. Һәм бу барысы да тыныч кына башкарыла иде, кем нәрсә эшләргә тиешлеге турында бәхәсләшү булмады.
Кызлары шәһәргә киткән. Производствода намус белән эшлиләр, хезмәт өчен бүләкләнәләр, Николай Әдәмсәдә алдынгы механизатор, берничә тапкыр урып-җыю һәм чәчү ярышларында җиңүче була. Әтиләре дә алдынгы - тырыш эше өчен колхоздан премияләр тапшырылган, аның фотосы Почет тактасында урын алган. Екатерина Сергеевна сөйләгәнчә, хәтта аңа пенсияне дә ул вакытта иң югарысын - 131 сум исәпләгәннәр.
Николай, әтисе кебек үк, бар эшкә дә оста. Бер ел элек улы һәм кызы белән бергәләп әниләренең өендә капиталь ремонт ясаганнар. Хәзер аның барысы да заманча: кухня, кайнар су, йокы бүлмәсе һәм залы бар. Дөрес, аның үтенече буенча кайбер искерәк җиһазларны калдырганнар: бу борынгы тимер карават, сервант һәм сандык. Екатерина Сергеевна бирнәләре тутырылган әнә шул сандык белән кияүгә чыккан. Ул хәзер дә яңа кебек. Әнисе барлык кызларына да кияүгә чыкканда мондый сандыкларны ясатырга заказ биргән.
95 яшендә дә - нык тора
Олы яшьтә булса да, Екатерина Сергеевнаның хәтере, ишетүе яхшы, күзләре дә күрә, үз аякларында таяксыз йөри, дөрес, өйдә генә, ә җәен эскәмиягә чыгып утыра.
Күптәнге һәм соңгы көннәрдәге вакыйгаларны яхшы хәтерли. Балаларына һәм оныкларына: «Мунчада юынганнан соң утны сүндердегезме?», дип гел исләренә төшереп кенә тора. Мунчага да ялгызы гына бара. Мондый яшьтә мөстәкыйль булу һәркемгә дә бирелми. Кайвакыт кан басымы борчый, ләкин балалары аның таблеткалар куллануын контрольдә тоталар. Зоя һәм Валя пенсиядә, әниләре янына Яр Чаллыдан чиратлашып кайталар. Николай күрше урамда яши һәм әнисен ялгыз калдырмый. Олы яшьтәге әниләрен балалар элеккечә кайгыртып яшиләр.
Кадерле табылдык
Екатерина Сергеевна үз балаларына һәм авылдашларына бары тик яхшы сүзләр белән генә эндәшә.
-Мин беркайчан да беркем белән дә әрләшмәдем. Хәтта иремә дә кычкырганым булмады, дәшмәвең яхшырак дип уйладым. Минем әнием дә тыныч кеше иде, 97 ел яшәде. Хәзер мин һәм иң кечкенә сеңелем исән, ди.
Алексей белән алар үз йортын 1973 елда төзиләр, бу урында моңа кадәр әти-әнисе белән Катя түтинең әбисе яшәгән була. Тәрәзәләрдән карыйсың да, гадәти булмаган матур күренешне күрәсең. Еракта, бик еракта иксез- чиксез Әдәмсә киңлекләре: урман, калкулыклар... Федераль юл сузылып киткән, аның буенча автомобильләр хәрәкәте һич кенә дә туктап тормый. Шулай бервакыт, җир казыганда Екатерина Сергеевна металл кисәген таба.
- Күзләремә якынрак китердем. Хәйран калдым, бу бит икона, дим, ул бик пычрак иде. Юдым, файдасы булмады. Күршем күргәч: «уксуста тот», - дип киңәш бирде. Шулай иттем, һәм ул өр-яңа кебек чип-чиста булды.
Хәзер ул башка иконалар янында стенада эленеп тора. Екатерина Сергеевна бу икона аларның нәселенеке булгандыр, ди. Бу бик кадерле табылдык, аның үзенә, балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына Ходай бүләгедер, дип саный.
Реликвия үз урынын, үз хуҗасын тапкан, димәк, гаиләне элеккечә Ходай Тәгалә саклый дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев