Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әниләребезнең күз яшьләре өчен тар-мар иттек»

Кузьма Максимович Феоктистовның сугышчан юлы артиллерия белән бәйле була.

Сугыш вакытында батыр комбат Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Александр Невский ордены, Кызыл байрак ордены, «Кенигсбергны алган өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Түбән Никиткино (хәзерге Ленино) авылыннан 25 яшьлек егет 1941 елны инде тәҗрибәле солдат буларак каршы ала: ул Кызыл Армия сафларында 1937 елдан хезмәт иткән.
Кузьма Максимович 1941 елның сентябрь башында Брянск янында хәрби бәрелешләрдә катнаша. Феоктистовның полкы немецларның Десна елгасы аша чыгуын туктатырга тиеш була. 122 миллиметрлы гаубицаның расчеты яңа килгән хәрбиләрдән торган. Ә Кузьма Феоктистов исә тәҗрибәле наводчик булган.
Ул яшь егетләр өчен борчылган, чөнки әлеге сугыш җиңел булмаган. Турыдан-туры атып, 4 танкны шартлатканнар. Тиздән аны иң яхшы наводчик буларак офицерлар составының фронт яны мәктәбенә җибәрәләр. 4 айдан соң лейтенант Феоктистов Мәскәү янындагы 1022 нче укчы полкның ут взводы командиры була.
Кузьма Максимовичның төрле фронтлардагы хәрби хезмәте артиллерия белән тыгыз бәйләнгән була. Ул Орел-Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә катнаша. 
5 июльдә меңләгән совет орудиелары һәм танклары дошман техникасына ут яудыра. Немецлар мондый маневрны көтмәгән була. Дошман тулысынча җиңелә.
8 августта Орел шәһәре азат ителә. Сугыш вакытында Мәскәүдә зур җиңү хөрмәтенә беренче тапкыр салют аттыралар. Орел шәһәре янындагы 214.2 биеклекне алган өчен Кузьма Максимович «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 
Вакыт уза барган, немецлар чигенгәннәр. Кузьма Феоктистов Бобруйск янында дошман гаскәрләрен тар-мар итүдә дә катнаша. Немецлар үзенекеләр янына үтеп керергә тырышканда аның батареясе Березин елгасы аша чыгу юлын каплый.
Дистәләгән танклар һәм самоходкалар турыдан-туры батареяга каршы килгәннәр, совет гаскәрләре аларны турыдан-туры атып каршы алганнар. Коралның кызган өлешләрен суга тыгып суытканнар. Расчетларга гранаталар ыргытырга тырышкан пехотага картечь  белән атканнар. Бер көн эчендә 7 самоходканы шартлатканнар, биш көн дәвамында дошман һөҗүмнәренә каршы торганнар. Әлеге сугыш өчен Феоктистов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Аннан соң ул Белоруссия, Польша һәм Германиянең азат ителгән шәһәрләре аша Берлинга таба хәрәкәт итә.
Польшаның Белосток шәһәрен азат иткән һәм шул ук вакытта 17 пулемет һәм 130 гитлерчы батареясын юк иткән өчен Кузьма Максимович I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган.
Шушы сугышларның берсендә аның сул кулы яраланып, медсанбатка эләгә. Ләкин ул анда озак тормаган.
1945 елның апрелендә Феоктистов батареясе Кенигсберг шәһәрендә немецларның 130 меңлек төркемен тар-мар итүдә катнаша. Цитадель озак вакытлы оборонага әзерләнгән була. Диңгезгә таба чигенгән немецлар бик нык каршылык күрсәтәләр. Батарея белән оста җитәкчелек иткән өчен өлкән лейтенант Феоктистов Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 31 мартындагы бүләкләү кәгазеннән:
«...Сугышта 8 танкның контратакасын кире кага, 8 пулеметны, 150 солдат һәм офицерны юк итә, 3 батареягә каршы тора һәм «Фердинанд» танкын юк итә».
Күпләр Рейхстагка кадәр барып җитәргә хыялланган, әмма ул барлык солдатларга да насыйп булмаган. Кузьма Феоктистовның 1911 елда туган абыйсы Иван Максимович кебек үк (ул 1944 елда Витебск янында һәлак була), күпләр Ватан өчен башларын салып, Җиңү көнен күрә алмаганнар.
Кузьма Максимовичка сугыштан соң өенә кайту насыйп була. 1946 елның июнендә демобилизацияләнгәннән соң ул Чистайда сәгать заводының хәрбиләштерелгән саклау хезмәтендә каравыл начальнигы булып эшли, күп кенә хезмәт бүләкләренә лаек була. 1965 елда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев