Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анна Петровичева “Туган йорттан да яхшырак урын юк“

15 майда Петровичева Анна Адамовна үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Күтәренке рухлы, оста телле Анна Адамовна корреспондентны, әлләни ышанмый гына: "Минем хакта нәрсә язасың инде? Башкалар кебек яшәдем. Мактаныр нәрсәм юк", - дигән сүзләр белән каршы алды.
- Мактанырга кирәкми дә. Ниләр истә калган, нәрсәләр турында бик еш искә аласыз, шулар хакында гына сөйләгез әле?
-Сосновка турында, - дип тиз генә җавап бирде ул. - Аннан да яхшы урынны мин белмим дә. Мин анда тудым. Гаиләдә олы бала идем, кечкенә ике энем һәм сеңелем минем карамакта булдылар, чөнки әти- әни иртәдән кичкә кадәр эштә иделәр. Шулай да яңа уңышка кадәр өйдә ризык җитмәде. Җир бераз эри башлау белән, мин малайларны кырга көздән калган бәрәңге эзләргә җибәрә идем. Үземнең туң җирдә казынасым килми иде. Менә мин шул рәвешле, янәсе, сез казып-эзләп бәрәңге алып кайтыгыз, ә мин пешерәм, дип хәйләли идем. Шушы бәрәңгедән дә тәмлерәк башка нәрсә юк иде.
Мәктәптә Аня дүрт сыйныфны тәмамлаган, аннан соң олырак яшьтәге хатын-кызлар белән бергә колхозда эшләгән, теләсә нинди эшне башкарган: бик нык ябыккан атлар хәлдән тайгач, бөтен эш хатын-кызлар һәм кыз балалар җилкәсенә төшкән. Мисал өчен, чәчелгән бөртекне тырмалар белән җиргә күмдергәннәр.
- Сугыш вакытында эш күп һәм авыр иде. Барыбер туган авылымнан бер дә китәсем килмәде. Һәм хәтта безне торф эшләренә алганда да мин кабат хәйләләдем һәм үзем урынына кечкенә сеңелемне җибәрдем. Әмма ул үзе дә барырга теләде, анда җиңел булыр дип уйлагандыр, мөгаен. Ә мин ул чакта ук инде туган йорттан да яхшырак урын юк дип уйлый идем, - дип сөйли бүген юбиляр әби.
Әмма язмыштан узмыш юк шул, Аннага да өен ташлап китәргә туры килә. 1945 елның 9 маенда һәр станциядә, һәр торак пунктта бәхетле кешеләр "Җиңү!", "Җиңү!" дип кычкырганда, Анна дус кызлары белән өйдән читкә чыгып китәләр.
- Без эшкә чабаталар киеп киткән идек, ә ярты елдан соң яланаяк диярлек, ябыгып кайттык. Өйдә озак итеп ял итәргә туры килмәде: мине шунда ук колхоз терлекләрен карарга җибәрделәр. Ә минем кулларымнан сәнәк төшеп китә иде. Хәтта яулыгым да юк иде. Әмма туган йорт якын шул инде.Тирә-юньдә туганнар. Бер туганым яулык алырга 30 тиен акча биргәч, бик сөенгән идем.
1955 елда Анна тормышка чыга, тик ире белән озак яши алмый, ире озакламый үлеп китә, кызы ятим кала. Анна тагын кияүгә чыгу турында уйлап та карамый. Любашаны тәрбияли, алты почмаклы йорт сала, абзар тутырып мал асрый, колхозда ат караучы, дуңгыз караучы, бозау караучы булып эшли, ссуда түли, кызын ашата, киендерә. Люба бик күндәм булып үсә, тик ананың бер зур мәшәкате була: һава торышы нинди булуга карамастан, ул ат җигеп кызын Яңа Чишмәгә укырга илтә һәм барып ала. Аннан трактор бирәләр үзе. Люба мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый, аннан Казанда белем эсти. Әле дә Казанда яши, заводта мастер булып эшли. Үзен хөрмәт итәләр, югары бәялиләр.
Анна Адамовна үзе беренче бүләген - "Халык хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен" медален 60нчы елларда ала. Аннан алар өстәлә тора. Анна Адамовна бөтен медальләрен кадерләп саклый. Туган авылы Сосновкадан Яңа Чишмәгә күченгәндә дә (үзе теләмичә) ул аларны югалтмый. Анна әле бик озак ике катлы йортта дүрт стена эчендә яшәүгә күнегә алмый интегә, гәрчә биредә уңайлыклар: җылы бүлмә, кайнар, салкын су агып торса да. Аны берни сөендерми.
- Төн уртасында уянып елыйм, өемә кайтасым килә иде. Сосновкадагы бушап калган нигеземә һәр көн диярлек барып йөрдем. Хәзер инде күнектем. Фатирымны да өем дип саныйм. Кызым үзе янына Казанга чакыра, аның иркен, зур участогы да бар. Аның янында бер-ике ай яшәгәч, өемә кайтасым килә. Яңа Чишмәгә кайтуыма, мине Сосновкага алып баруларын үтенәм. Берәр сәгатьләп туган җиремдә булсам, көч-куәт алып кайтам. Миңа бик рәхәт булып китә! Кеше үз илендә, үзе туып-үскән, яшьлек еллары үткән җирдә яшәсә генә чын-чынлап бәхетле була, - ди ул.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев