Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аны «Безнең энҗе бөртеге» диләр

Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

— Иң могҗизалы бәйрәм — Яңа ел алдыннан, һәркемнең кәефе күтәренке булганда, минем сезнең газета битләрендә искиткеч кеше — киң күңелле, игелекле һәм бик тә сәләтле Зинаида Кондеева турында сөйлисем килә, — дип яза безгә аның авылдашы Татьяна Яковлева. 

Җырлый белү — бәхет ул!

-Ленино авылы һәм бөтен район халкын үзенең таланты белән сөендерүче, шигырьләрендә һәм җырларында туган якны данлаучы Зинаиданы кешеләр «Безнең энҗе бөртеге» дип атыйлар. 
Аның янында күңел тынычланып киткәндәй була. Зинаида Валентиновна үзенең йомшак, ягымлы тавышы белән сокландыра. Ул әкияттәге тылсымчы кебек — аның җырлары үзеннән-үзе барлыкка килә шикелле. 

Зинаида Алабуга мәдәният училищесының хор бүлеген тәмамлый. 1985 елда дипломлы белгеч үзенең хезмәт эшчәнлеген туган авылы клубында рәссам һәм бер үк вакытта балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр буларак башлый. 

Шул вакыттан бирле инде бер генә район чарасы да бу талантлы җырчы катнашыннан башка үтми. «Җырлый белү — бәхет ул!» дигән сүзләр Зинаиданың иҗади девизы булып тора. Ә аның каләме астыннан чыккан шигъри юлларны санап бетереп тә булмыйдыр, мөгаен. Илледән артык аның шигыре үзе үк иҗат иткән музыка белән кушылып, җырга әверелгән. Зинаида Валентиновна — Яңа Чишмә районы гимны һәм илледән артык җыр авторы!

Безнең героинябыз — һәрьяклап үсеш алган шәхес. Мондый кешеләр җир йөзендә үзләренең якты эзләрен калдыра. Матур кыяфәте, көчле тавышы, күңелдән ургылып чыккан илаһи моңы — менә шундый ул, безнең Зинаидабыз. 

Җырларның барлыкка килүе турында

Зинаида Кондеева җырларының ауди-җыентыгы «Авторская песня путь к творчеству» проектын гамәлгә ашыру кысаларында дөнья күргән (проект авторы — Надежда Зыкова). 1000 данә күләмендә дөнья күргән диск ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, "ПАО "ЛУКОЙЛ«ның Хәйрия фонды һәм Яңа Чишмә районы хакимияте ярдәме белән чыгарылган. 

17 җырны үз эченә алган аның беренче альбомы рус халык җырларын һәм авторлар иҗатын яратучыларга багышланган. «Земля, на которой я живу» дип исемләнгән альбом лирик җырлардан гыйбарәт.

Моннан тыш, Зинаида Валентиновнаның әсәрләре җирле авторларның «Новошешминск — уголок тихий мой», «Малая родина — пристань моей души», «Родники вдохновения» дип аталган коллектив җыентыкларында да басылган.

Холкы буенча сентименталь, хыялый, оптимист кеше булганга, Зинаиданың күңелендә туган як һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында җырлар урын алган. Республика телевидениесендә районның үзешчән сәнгать отчетын төшергәндә, ул үзенең «Земля моя» җырын башкарган. 

— Бу — минем беренче җырым, ул туган як табигатенең матурлыгына сокланып, барлыкка килде, — дип искә ала Зинаида Валентиновна.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

Районыбызның гимны булган «Цвети, мой край новошешминский» җырының да үз тарихы бар.

-Бервакыт, кышкы кичтә эштән кайтып барганда, тыныч кына кар ява иде. Бер-бер артлы тәрәзәләрдә утлар кабынды. Бу вакытта минем күңелдә элек бер дә уйламаган фикер барлыкка килде: ә бит бу тәрәзәләр артында төрле кешеләр яши — аларның һәммәсенең дә кабатланмас үз язмышы, үз тарихы бар дигәндәй...

Безнең «сандугачыбыз» 

Зинаидада җырлау сәләте балачактан ук була. Әти-әнисе Зиночканы кунаклар алдында җырлатыр өчен урындыкка бастырган. Аның тавышы яңгыравыклы һәм бала чактан ук үзенчәлекле булган.

-Кечкенә чакта иң беренче җырлаган җырым «Стою на полустаночке в цветастом полушалочке» иде. Мин аны клубта авыл халкы үтенече буенча башкардым. Хәтерләвемчә, өстемдә шәл һәм яшел пәлтә иде. Миңа ул вакытта биш яшь тирәсе булгандыр. Сәхнәгә мине кулымнан тотып, укытучы Мария Кузьминична Сидорова алып чыкты. 

Ул үзе дә матур җырлый һәм рәсем ясый иде һәм аннан соң минем сыйныф җитәкчем булды. Байтак нәрсәләргә мин укытучымнан өйрәндем, — дип искә ала Зинаида.

Аның нәселендә матур җырлаучы хатын-кызлар булган. Болар: әбисе Дуня (ул җырларга яраткан һәм оныгына да «сандугачым» дип кенә әйткән), туганы — Мария Павловна. Апасы Галина да кабатланмас тавышка ия булган, Зинаида аның белән ике тавышка җырларга яраткан.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

Мәктәп елларында «Умывает красно солнышко», «Хлеб всему голова!» дигән җырлар Зинаның яраткан җырлары булган, ул аларны музыка укытучысы Иван Петрович Зайцев белән бергә башкарган. Алабуга КПУга кергәндә ул «Я люблю свою землю» дип җырлаган. Зинаидага училищеда калырга яки Ленинград сәнгать академиясенә укырга керергә тәкъдим иткәннәр, әмма аның җаны туган якка тарткан һәм ул бирегә кайтып, үз таланты белән Яңа Чишмә халкын сөендерә, балаларны җырларга һәм музыканы яратырга өйрәтә. 

Туган якны данлап

2002 елда Зинаида Кондееваның иҗат кичәсе — концерты булган иде.

— Мин Ленинода шундый талантлы кеше барлыгына сокланам! — дип язган иде ул вакытта авылдашы Людмила Арбузова. Аның тавышы үз матурлыгы буенча Надежда Кадышева һәм София Ротару кебек җырчыларныкы белән беррәттә.

2016 елда Зинаида «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабында «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухи байлык» номинациясендә җиңүчесе булды. 
Хәзергесе вакытта Зинаида Кондеева «Сурэкэ» керәшен фольклор коллективы җитәкчесе. Быел коллектив Бөтенроссия җыр фестивальләрендә һәм конкурсларында өч тапкыр II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган: Самарада, Мәскәүдә һәм Санкт — Петербургта. 

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

Шулай ук Зинаида Валентиновна Ленино АМЙ каршындагы «Околица» халык ансамблендә дә җырлый, ул күп тапкырлар республика конкурсларында җиңү яулаган.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

2023 елда Зинаида Кондеева Зәйдә үткәрелгән «Пой русская душа!» беренче ачык рус җыры фестивалендә I дәрәҗә лауреат, Менделеевск шәһәрендә «Менделеевские родники» V Төбәк рус җыры фестиваль-конкурсында да I дәрәҗә лауреат булган. Ул район, Татарстан Республикасы хакимиятләренең бик күп Рәхмәт хатларына, Дипломнарга ия. 2014 елда ТР Мәдәният министрлыгы аны мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләгән иде.

Зинаида Кондеева вокал түгәрәкләре алып бара. Ул «Росток» һәм «Незабудки» дип исемләнгән ике балалар коллективын җитәкли. Ул үзенең талантлы шәкертләренә тырышлыклары, музыканы яратулары өчен рәхмәтле, алар да төрле дипломнар белән бүләкләнә. 

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

Күңелгә илһам каян килә?

Зинаида Валентиновнаның ике улы — Евгений һәм Александр, Дарина һәм Артем исемле ике оныгы бар. Даринага да әбисенең музыкаль сәләте күчкән, Артем исә спорт белән мавыга. Оныклары — һәр эштә дә әбиләренең ярдәмчеләре. Зинаида оста хуҗабикә булудан тыш, аларның бабасы Михаил Кондеевның кайгыртучан хатыны да әле.

Зинаиданың яраткан килене Дарья аның төп ярдәмчесе, ул аны үз кызы кебек якын күрә. Аларның йорты уңайлы, анда керсәң бар җирдән дә хуш исләр килеп тора. Зинаидада матур җырлаудан тыш, рәссам — дизайнер сәләте дә бар. 

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

Зинаида турында кешеләрнең фикерләре уңай — аны игелекле һәм ачык күңелле кеше, диләр. Әмма иң мөһиме — ул әтисе Валентин Павлович һәм әнисе Раиса Семеновна Петровларның яраткан кызлары, ул да әти-әнисен бик ярата һәм хөрмәт итә.

Ул үзенең икенче әнисе — авыр сугыштан соңгы елларда үскән һәм күптән түгел 85 яшьлеген билгеләп үткән каенанасы Нина Петровна өчен дә игелекле һәм кайгыртучан килен булып тора.
Әйе, Зинаида Валентиновна барысына да өлгерә. Гаиләдә һәм авылда яшьләр өчен үрнәк алырлык кеше бар. Бу тормышта балаларга, оныкларга һәм аннан соңгы буынга үз мирасыңны, үз күңел җылыңны тапшырып калдыру иң мөһиме түгелме соң инде?

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

— Иҗат өчен илһамны мин гаиләмнән, дусларымнан, хезмәттәшләрем һәм туган якның әйтеп бетергесез матурлыгыннан алам, — ди Зинаида Кондеева. 

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

 Танылган талантлы җырчы һәм җырлар авторы, Ленино авылы яшьләренең остазы турында безнең газетага аның хезмәттәше яза.

Зинаида Валентиновна! Сезне Яңа Чишмә һәм район халкы исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, ел дәвамында бары тик шатлыклы вакыйгалар, уңай эмоцияләр һәм барлык башлангычларда да уңышларга ирешүегезне телибез! Бәхет һәм уңыш сезгә юлдаш булсын иде! Якыннарыгыз сезгә шатлык китерсен, ә хыяллар чынга ашсын! Иҗади уңышлар телибез!

Зинаида Кондеева турындагы бу язма Татарстан Республикасының «Сәхнә» («Сцена») журналында басылып чыгачак.
(газетада кыскартылып басыла, тулы вариантны газета сайтында укыгыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев