Аны ышанычлы кеше дип әйтәләр
Яңа Чишмәнең Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшләүче хезмәткәрләр — дус һәм бердәм коллектив булып торалар. Аларның күбесе биредә дистәләгән еллар эшләп, үз язмышларын үз һөнәрләрендә тапканнар.
Марина Иванычева Яңа Чишмә Интернат-йортында җиде ел хезмәт куя — ике ел кухняда официант, соңгы биш елда нянечка булып эшли.
Аз мобильле кешеләрне ашату, юындыру, киендерү, урын-җир әйберләрен алмаштыру, урамга алып чыгу — бу аңа йөкләнгән эшләрнең тулы булмаган исемлеге. Элек Марина мәктәп ашханәсендә, аннары балалар бакчасында нянечка булып эшләгән. Картлар йортында эшләү дәверендә ул өлкән яшьтәге кешенең сабый бала кебек үк, игътибарга, кайгыртуга, назлы сүзгә мохтаҗ булуына инанган.
«Еш кына безгә үз эченә йомылган өлкәннәр килеп эләгә. Алар үзләренең кайда икәнлекләрен аңлап бетермиләр. Аларны биредә калдырып, ташлап киткәннәр дип уйлыйлар. Безнең бурычыбыз — алар өчен өйдәге кебек атмосфера булдыру. Без барысын да елмаеп каршы алабыз, ачык йөз күрсәтәбез, кулларыннан тотып, кочаклап алырга тырышабыз һәм шул вакытта кеше безгә ышана башлый. Монда яшәүче байтак кына кеше өчен интернат-йорт икенче өйгә әверелде. Һәм күбесенең безнең хезмәткәрләрдән дә якынрак кешеләре юк, диярлек. Безнең өчен бу инде эш кенә түгел. Күп нәрсә нянечкалардан да тора бит, чөнки алар тәүлек буе өлкәннәр янында», — ди интернат-йорт директоры Залина Лизунова.
Беренче карашка, өч көнгә бер тәүлек кенә эшләүне күздә тоткан эш графигы киеренкелек тудырмый, әмма бу 24 сәгатьтә няня булып эшләүче кешегә бик зур җаваплылык йөкләнә. Көндез аңа шәфкать туташы ярдәм итсә, төнлә ул үзенә ышанып тапшырылган өлкәннәр белән берүзе генә кала һәм бинадагы тәртип өчен дә тулысынча җавап бирә (дөрес, хәзер сакчы бар, ә элек ул да булмаган). Няня ризык салынган тәлинкәләрне бүлмәләр буйлап таратып кына калмаска, ә биредә яшәүче һәрбер кешенең ялгыш пешмәвен, пычранмавын, кашыкны авызына кадәр җиткерә алуын күзәтергә, урын өстендә ятучыларны кашыктан ашатырга тиеш (Интернат-йортта мондыйлар — 29 кеше). Инструкция буенча бу хезмәткәргә ике сәгать саен бинаны карап чыгып, краннарның, электр приборларының (чәйнек, телевизор һ.б.) сүнгәнме-юкмы икәнлеген тикшереп тору зарур. Йокларга ятар вакыт җиткәннән соң аңа барлык өлкәннәр янына кереп, кемнең юрганын ябарга, кемнең мендәрен рәтләп куярга, кайчагында урын-җир әйберләрен дә алыштырырга кирәк. Еш кына төнлә хезмәткәрләр үзләренә ял итү өчен бирелгән 4 сәгать вакыттан да файдалана алмыйча калалар — мондый учреждениедә көтелмәгән хәлләр килеп чыгу — сирәк күренеш түгел. Берсенә «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк булса, икенчесе кинәт кычкырып җибәрә, кыскасы, тик кенә утырмыйбыз, гел йөгереп йөрибез — дип сөйли Марина. Теләсә кайсы минутта яннарына килеп өлгерергә кирәк бит.
Мондый авыруларны караучы нянечкалар «Карау мәктәбендә» белем алганнар. Көн саен алар онлайн-дәресләрдә яңа күнекмәләр үзләштерәләр. Маринага аз хәрәкәтләнүче биш кеше беркетелгән (инсульт кичерүчеләр яки сукыр кешеләр), ул аларны атнага бер тапкыр мунчада юындыра. Нянечкалар, аз хәрәкәтләнүче кешеләргә зыян китермәс өчен, аларны дөрес йөртә, утырта, әйләндереп яткыра белергә тиеш. Бу, әлбәттә, аларның физик яктан нык булуларын да таләп итә.
Картлар йортындагы нянечка дөрес карау буенча белгеч кенә түгел, ә психолог та бит әле. Чөнки, процедуралар һәм реабилитация дәресләре белән беррәттән юату сүзләре дә дәвалау көченә ия. Табигате буенча Марина энергияле, киң күңелле кеше. Аның, хәтта, тавышыннан да оптимизм бөркелеп тора. Ә ачык йөзе, төпле, төгәл булуы — кешеләрне һичшиксез үзенә ышанырга мәҗбүр итә. Ялгыз авыру кешеләрнең ышанычын яулау җиңел эш түгел, ләкин Марина моны булдыра һәм өлкәннәр аны тыңлыйлар.
— Әйе, минем эшем җиңел түгел, — ди Марина. — Олы яшьтәге һәм авыру кешеләр белән аралашуда — сабырлык һәм күңел җылысын биреп эшләү генә ярдәм итә.
Өлкәннәрне караудан тыш, нянечканың башка эшләре дә җитәрлек. Бүлмәләрне җыештыру, этажларда идәннәрне юу, барлык җирне дезинфекцияләү яки теплицада эшләү дисеңме — тәүлек әйләнәсе эшләгән дүрт нянечканың һәрберсенә анда участок беркетелгән, алар биредә яшелчәләр утыртудан алып уңыш җыю вакыты җиткәнче җаваплы булып торалар.
— Марина матур җырлый һәм интернат-йорт чараларында еш катнаша, — дип сөйли социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина. Кирәк булганда, кемнедер эзләп тормыйбыз — Марина костюмын кия дә чыгыш ясый. Ул үз эшенә намус белән, җаваплы карый торган хезмәткәр. Аның турында ышанычлы кеше дип әйтеп була.
Марина район үзәгеннән 30 километр ераклыкта урнашкан Новотроицкое авылында туган. Бирегә автобус яки юлда туктаткан машиналар белән килә. Ерак, әмма ул инде моңа күнеккән. Туган авылында аның үз йорты бар. Марина аны ремонтлау белән мәшгуль (ире 13 ел элек вафат булган): буйый, агарта. Бакчасын һәм клумбада үсеп утырган чәчәкләрен ярата. Улы да авылда гомер итә, гаиләсе бар. Ул әнисенә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша, әмма Марина үзе дә тырыш һәм булдыклы кеше. Улы һәм кызы әниләренә биш онык бүләк иткәннәр.
Марина шулай ук камыр ризыкларын да оста пешерә. Озак вакыт пекарняда эшләгән, күптән түгел кыска вакытлы ялын «Реал» кибетенең икмәк пешерү цехында үткәргән. Андагылар Маринаны үзләрендә калырга үгетләсәләр дә, ул Интернат — йорттан китәргә батырчылык итмәгән.
— Өйдә булганда, мин үз эшемне сагынып торам. Миннән башка нишлиләр икән, дим. Өлкәннәр дә эштә тыныч булса, димәк, синең смена түгел, дип көләләр.
Марина, хәтта журналист белән әңгәмә корганда да үз бурычлары турында онытмый. Ярты сәгать сөйләшкәннән соң ул «Тиздән төшке аш, озак торсам, өлгерә алмыйм», дип гафу үтенде дә, китәргә ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев