Үзәктән ерак авылларда яшәүче ялгыз карчыклар мичкә утын ягып, өйләрен җылыталар, су колонкасын япканга, юл аша күрше йортка суга керәләр, азык-төлек сатып алу өчен авыл уртасына килүче автолавканы саклыйлар.
Екатериновка авылында яшәүче Анна Павловна Иванованың ике "сакчысы" бар: йонлач, йомры гәүдәле Шарик белән кыска йонлы, арык, кечкенә Лялька әбинең "иптәшләре". Чит-ят керсә, икесе дә үз эшен белә, берсе йортта, икенчесе кәҗәнкәдә өрергә - хәбәр бирергә тотына.
-Этләрне күптән тотам, инде картайдылар. Ялгыз яшәгәнгә, куркам, - дип аңлата Анна Павловна, - миңа хәбәр бирәләр, кунакны каршыларга кушалар.
Аның ике кабызгычы (подтопка) бар, кышлыкка бер арба утын сатып ала, газ плитәсе дә бар. Өй җылы булсын, идән астында бәрәңге туңмасын өчен мичкә көн дә ягасы. - Язын 2-3 чиләк бәрәңге утыртам, миңа җитә, - ди әбекәй. -5-6 төп помидор, борыч, кәбестә утыртам, кыяр чәчәм, - дип күрсәтә ул тәрәзә төбендәге үсентеләргә, җәй тик ятасы килми. Зур бакчаны ташладым - көчем җитми.
Анна Павловна - тыл хезмәтчәне. Җиңү Көненә барлык юбилей медальләрен пөхтәләп, һәрберсен тартмасында саклый. Күптән түгел 70 еллык юбилей хөрмәтенә бишенчесен өенә килеп тапшырганнар. Үткән гомерләрен Анна Павловна сагынып искә ала: сугыш еллары булса да, яшьлектә күңелле иде, ди. -Гаиләдә без бишәү идек, мин 1932 елгы. 1925 елгы абыем фронтта хәбәрсез югалды. Инвалид булганга, әтине сугышка алмадылар. Мал-туар асрадык, болын янәшәдә генә иде, ашарга әле бозау, әле сарык суйдык. Ындыр табагында эшләдек, ашлыкны капчыклап, җилкәгә күтәреп ташый идек. Җилгәргечне кул белән әйләндерә идек. Үзебез җырлыйбыз, үзебез әйләндерәбез. Ашлыкны чиләк белән тутырабыз, көрәк белән бушатабыз. Күңелле иде. Миңа ул чакларда 16 яшь кенә иде әле. Ул чакларда күңеллерәк яши идек. Элек бер телем икмәкне дә бүлешә торган идек. Күршенең тозы бетсә, әни үзенекеннән бүлеп, миңа кертергә куша иде. Хәзер заманалар үзгәрде...
Анна Павловна 30 яшьтә тол кала, балалары еракта яшиләр - улы Киевта, кызы Днепропетровскида. СССР заманында ук киткәннәр, Украинада тормыш начар булмаган. Дүрт оныгы инде анда тамыр җибәргән, украиннар белән туганлашып беткәннәр, ике оныкчыклары үсә.
-Хәзер анда хәлләр шәптән түгел, - ди Анна Павловна. -2-3 ай хезмәт хакы түләмиләр. Пенсия алгач, утка, газга, ризыкка алып калам да, калганын аларга җибәрәм. Миңа телефоннан: "Әни, кибетләрдә берни юк, азык-төлеккә авылга барасы, ә анда бар да кыйммәт. Сөт 6 гривен тора иде, хәзер ул 25 гривен", - диләр. - Кызым ике ел элек кайтып киткән иде, хәзер барып та, кайтып та булмый, 5-6 яшьлек сабыйны да чит ил паспорты булмаса - чыгармыйлар.
Екатериновка авылы бик кечкенә, нигездә анда картлар яши, яшьләр читкә китә. Кемдер, пенсиягә чыккач, авылга кайта. "Дачниклар" күп, Анна Павловна аларны шулай атый, алар авылдан шәһәргә күчеп китүчеләр, ял көннәрендә кайтып йөриләр. Шундыйларның берсе белән (юл аша яшәүче) әбекәй дус яши. Атна буе күршесенең өенә күз-колак була, күршесе исә, кайткач,аны мунчада юындыра, азык-төлек алып кайта. Екатериновкада кибет тә эшләми - япканнар.
Анна Павловна - бик җитез, уңган карчык, чисталык, тәртип ярата, өй эшләрен үзе генә башкаруы сизелеп тора.
-Шундый шартларда яшәве кыендыр: утынын кайгыртасы, туганнарыгыз читтә, өйдә япа-ялгызыгыз.
-Күнеккән инде мин. Бар да әйбәт. Түбән Камада иремнең туганнары яши, тик мин беркая да чыгып йөрмим, кышын бәрәңге өчен борчылам, җәен бакчаны ташлап булмый. Авылда үзе дә карт, таякка таянып кына йөрүче туганым бар. Кызым: "Әни, борчылма, хәлең начарланса, кайтып, бергә яшәрбез", - ди. Белмим, бәлки бөтенләйгә дә кайтырлар. Китереп кыссалар, чыгып качмый хәлләре юк.
Ни генә булмасын, Анна Павловна төшенкелеккә бирелми, аралашучан кеше, киләчәккә өмет белән карый.
-Быел күршем өенә су кертмәкче, беррәттән миңа да, өйдә җылыту системасы ясатасы иде дә, газ керткәндә көчемнән килмәде. Кышын телевизор карап юанам, газеталарны күзлек киеп укыйм. Сәламәтлегем булганда, ялгызым да яшим әле. Аннан күз күрер, - ди әбекәй.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев