Аның казанышларын санап бетерерлек түгел
27 октябрьдә Татьяна Николаевна Сырова чираттагы юбилеен билгеләп үтә.
«Хатын-кыз - үрнәк», «Хатын-кыз - лидер»,«Атказанган укытучы», «Мактаулы мәгариф хезмәткәре», «Иң яхшы директор» - Татьяна Николаевнаның һөнәри казанышларын санап бетерерлек түгел. Аның актив хезмәт тормышын искә төшереп, намуслы кеше, яратучы әни һәм әби булуы турында сөйләрбез.
Татьяна Рязань өлкәсенең Касыйм районы Петрушево авылында туган. Анда мәктәпне тәмамлый, башлангыч педагогик белем ала, аннары юллама буенча Яңа Чишмә районына башлангыч сыйныф укытучысы сыйфатында эшкә килә.
Хезмәт юлын Красный Октябрь урта мәктәбендә тарих укытучысы буларак башлый, бер елдан соң Яңа Чишмә урта мәктәбенә күчерелә, Казан педагогия институтына тарих һәм җәмгыять белеме факультетына укырга керә. Бу фәнне ул укучыларга җаваплы вазыйфалары белән берләштереп укытты.
Татьяна Николаевна ниндидер карьера артыннан куучы кеше түгел, ә аның карьерасы үзеннән-үзе хезмәт баскычыннан күтәрелде: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укыту эшләре буенча директор урынбасары, ә 2004 елда гимназия директоры итеп билгеләнде.
«Һәр кешедә (педагогтан алып укучыга кадәр) шәхесне күрү, һәркем белән бер дулкында булу - бу сыйфатлар аңа гимназия коллективында уңайлы психологик климат булдырырга мөмкинлек бирде», - ди үз җитәкчесе хакында гимназия коллективы.
«Җитди, ләкин гадел. Аның тарафыннан беркайчан да үпкәләтү сүзләрен ишетмәдек», - диләр аның элеккеге укучылары.
«Татьяна Николаевна - ул оста җитәкче, заманча мәктәп белән идарә итү теориясен һәм практикасын яхшы белүче, педагогика һәм балаларны укыту- тәрбияләү психологиясе мәсьәләләрендә компетентлы кеше. Бу гимназиянең район мәктәпләре арасында лидер булуына, шулай ук күп кенә күрсәткечләр буенча «Татарстанның иң яхшы мәктәпләре» арасына керүенә китерде», - диде безгә 2004-2007 елларда Яңа Чишмә мәгариф бүлеге начальнигы булган Әлфия Сафонова.
Төрле яшьтәге элеккеге хезмәттәшләре әле дә дус булып калалар һәм кайвакыт вакытны да бергә үткәрәләр, фитнес, бассейнда очрашалар, үз өйләренә чәй эчәргә чакыралар, хәзер буш вакытлары җитәрлек булганда, алар моны эшли алалар.
«Өлкәннәр декадасында Әлфия Сафонова үзенә чакырды. Бәйрәм табыны артында барысы турында да сөйләштек: гаилә, балалар, оныклар турында, үткән хезмәт көннәрен искә алдык, пенсиядә бәхетле тормыш рецептлары белән уртаклаштык», - дип сөйли Татьяна Сырова.
- Пенсиядәге тормыш бик нык аерылып тора: әгәр күп еллар минем йортым мәктәп булса, беренче пенсия елында минем мәктәп үз өем булды, анда мин яңача яши башладым. Ә нәкъ менә барысын да ашыкмыйча гына эшләргә, үзеңә дә вакыт калдырып, гаиләгә зур игътибар бирү дә зарур бит.
48 ел мәктәптә эшләүне үзеңнән «җибәрү» җиңел түгел: бигрәк тә укытучы булу - аның балачак хыялы булганда. Әлеге бушлыкны тулыландырырга бакчадагы яраткан шөгыле ярдәм итә. «Әйе, хыялым тормышка ашты һәм хезмәт юлым уңышлы үтте», - ди ул.
Ә гаилә тормышы ничек булган? Бу сорауга да җавап уңай. Ире Иван Николаевич эше уңаеннан аны беркайчан да гаепләмәгән, киресенчә, нинди дә булса проблемаларны хәл итүдә ярдәм иткән. Алар 47 ел бергә инде.
Балалары Елена һәм Оля мөстәкыйль һәм җаваплы кешеләр булып үскәннәр. Ата-аналары өйрәткән бар нәрсә дә бушка китмәгән. Икесе дә яхшы һөнәр алганнар, әмма әниләре эшен дәвам итмәгәннәр, үзләренә башка һөнәр сайлаганнар.

Ни өчен? Бу сорауга кызы Елена Тухтаманова җавап бирде:
«Педагог - ул сәләт, бездә сеңлем белән андый сәләт табылмады. Бәлки, гаиләдә бер укытучының булуы җиткәнгәдер. Әнием мәктәптә күп вакытын үткәрде, ләкин әнинең һәрчак өйдә булмавы җитмәде, дип әйтә алмыйм, ул, ял итүдән кала, барысына да өлгерә иде. Без аны аңлый идек һәм аны борчырга тырышмадык: хуҗалыкта ярдәм иттек, безнең сыерлар һәм башка терлекләр, зур яшелчә бакчасы бар иде. Уку безгә җиңел бирелде, шуңа күрә әнигә безнең өчен кызарырга туры килмәде. Тик, барыбер, әни безне «кулында» тота белде, безнең белән җитди булды.
Ә менә оныклары (безнең балаларыбыз) белән ул бик йомшак. Әнием белән алар арасында шундый ышанычлы һәм дулкынландыргыч мөнәсәбәтләр урнашты ки, кайчагында барысына да көнләшеп тә куям».
Татьяна Николаевнаның оныклары - Олег, Иван һәм Даша бар. Сүз уңаенда, Даша нәкъ менә әбисе һөнәрен сайлаган. Ул укытучы булачак.
Оныклары белән генә мавыгып яшәми Татьяна Николаевна: ул «Одноклассники», «ВКонтакте»да ял итә, дуслары белән шәхси очрашулардан да баш тартмый, сәламәтлеген бассейнда, спортзалда саклый, гөмбә җыеп, табигатьтә саф һава сулый (бу аның балачактан яраткан шөгыле).




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев