Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җария Җәгфәр кызы Әхмәтҗанова: «Сине ничек ташлап китим, кызым»

14 июльдә Чертуш авылында яшәүче Җария әби Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Җария әби инде бер ел кызы Гөлиядә - Чистай районының Байтирәк авылында яши. Бу Чертуш кебек үк матур табигатьле кечкенә генә бер авыл. Байтирәктә 40ка якын кеше гомер итә, ул Кама елгасы буенда урнашкан.

Гөлия телефон аша сөйләшкәндә әнисенең элек тә берәр-икешәр айга (кайчагында озагракка да) кунакка килеп торуын сөйләде. Чертушта Җария әби, тол калганнан соң, 30 ел кече улы Җәмил гаиләсендә яшәгән. Игелекле килене Гөлнара һәм улы аны бик яхшы караганнар, үзләренә кунакка килгән барлык туганнарны да ачык йөз белән кабул иткәннәр. Җәмил белән Гөлнара авыл хуҗалыгында хезмәт куйганнар. Хәзер алар вакытлыча Чертушны калдырып, эшкә киткәннәр. Ире Җәгфәр һәм Җария апаның 40 елга якын гомер иткән йортлары турында алмагачлары гына хәтерләтә: аны 7-8 ел элек сүткәннәр.

Җәгфәр Чертуштан, ә Җария әби Татар Сарсазыннан булган. Ире 61 яшендә бакыйлыкка күчкән. Унбиш ел элек 51 яшендә аларның олы уллары Илдус та вафат булган. Ул ерак юлларга йөрүче шофер булып эшләгән. Аның ике баласы инде зурлар һәм әбиләренә оныкчыклар бүләк иткәннәр. Әбинең биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Алар Чистайда, Казанда, Чаллыда яшиләр. Юбилейга барысы да килергә вәгъдә иткәннәр. Өстәвенә, берьюлы ике туган көн билгеләп үтеләчәк: әбинеке һәм кызы Гөлиянеке.


Җария әбинең әти-әнисенең язмышы  да ул вакыттагы күп кенә гаиләләрнекенә охшаш. Әтисе фронтта хәбәрсез югалган. Дүрт бала белән тол калган әнисе авыр тормыш кичергән. Җария балачактан ук пенсиягә кадәр колхозда эшләгән: ындыр табагында, сарык фермасында һ.б. Эшчән хатын өйдәге эшләргә дә өлгергән: гаилә һәрвакыт күп терлек тоткан.
Гөлия үзе күп еллар сатучы булып эшләве, аннары эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе хакында сөйләде.  Байтирәктә үзенең азык - төлек кибете булган, ә ире Зиннур белән бергә алтышар сыер, 80 сарык, 40 куян, казлар, тавыклар, үрдәкләр асраганнар, умарталары да булган һ.б. Хәзер болар юк инде, бер ел элек аягына операция ясаткан. Зиннур үзенә бал кортларын гына калдырган. Гөлия дә сәүдә ноктасын ташлаган, азык-төлекне Чистайдан сатып алалар, ул 30 км ераклыкта гына, авылга атнага ике тапкыр автолавка да килә. Өстәвенә, әнисен дә карарга кирәк, әби үз аягында һәм акылында булса да, начар ишетә һәм начар күрә. Шуңа күрә өйдән чыкмый диярлек. Күзгә операция ясатуга ризалашмый, колак аппаратына ияләнүе дә кыен. «Барысы да ничек бар, шулай калсын», ди әби. Намаз укыган саен һәм үзенең догаларында Җария әби озын гомер насыйп итүе, акыллы балалар һәм оныклары өчен Ходайга рәхмәтле.

- Чынлыкта, безнең әни күңеле белән һаман да яшь әле, озак яшәргә тели, дип сөйли Гөлия. - «Үләргә җыенмыйм әле, мин сине ничек ташлап китим, кызым?», ди әни.

Чертушта аларның туганнары байтак: әтисенең абыйсы, әтисенең апалары -Гөлфия һәм Наилә. Шуңа күрә туган авыл белән элемтә югалмаячак.

Юбилей көнендә  зур гаилә - балалары, оныклары, оныкчыклары бер өстәл артында дүрт буынга гомер биргән хөрмәтле һәм яраткан әбиләрен котларга җыелган.

Җария Әхмәтҗанова:  «Сине ничек ташлап китим, кызым»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев