Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архангел Бистәсендә яшәүче Екатерина Ершова киң күңелле, игелекле кеше

17 июльдә Архангел Бистәсеннән тыл хезмәтчәне, авыл хуҗалыгы хезмәте ветераны Екатерина Ивановна Ершова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Екатерина Ивановна шушы еллар дәвамында Архангел Бистәсендә гомер итә.

Скарлатина авыруы аның бөтен гаиләсен кырып алганда аңа әле җиде яшь тә тулмаган була. «Балалар, картлар һәм, хәтта, өлкәннәр дә үлде.  Әни беренче үлде, Пасха алдыннан, ә күп тә үтмәде - ике сеңелем һәм энем. Ә мине өшкерүче әби (знахарка) коткарып калган. Өстәлдәге эскәтергә яткырып, бик озак догалар укыган», - дип сөйли Екатерина түти.

Көзен аның әтисе дә үлеп китә, ул гражданнар сугышында алган элекке яраларыннан - өзлегүләреннән үлә. Әбисе һәм туган апасы кызны үзләренә ала. Крестный фронттан хатлар язган, соңыннан Катяны алырга вәгъдә иткән, әмма ул да һәлак булган.

Кыз кечкенәдән хезмәт куеп яши, эшләп үсә. Ул башка балалар кебек үк басуда, ашлык киптергечтә эшләгән. Әбисе вафат булгач, аны сугышта һәлак булган абыйсының хатыны үз янына ала. Ятим кызны мәктәпкә укырга бирмәгәннәр, ә мәктәп урынына дүрт елга Яңа Чишмәгә няня итеп җибәрәләр. Үсә төшкәч, Екатерина атлар белән Чистайга ашлык ташыган, агач әзерләүдә һәм дүрт ел Горький өлкәсендә торф чыгаруда эшләгән.

Җәй көннәрендә аннан (торфтан) кайткач, колхозда бозаулар карый. Кияүгә чыккач, сыер савучы булып эшли һәм 65 яшенә кадәр хезмәт куя. Ходай Екатерина Ивановнага озын гомер биргән. Ә бит балачактан башлап, аның тормышы биш тапкыр кыл өстендә булган. Башта сыер савучыларны эшкә итүче трактор белән өч авариягә эләгә. «Өченчесеннән соң, кузов әйләнеп каплангач, әнине бик авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Аның бөтен сөякләре сынган иде, - ди кызы Нина. – Ничек исән калгандыр. Ул вакытта безнең хастаханәдә бик яхшы хирург Александр Павлов эшләде. Ул аны өлешләп җыйды дип әйтергә була».

Соңрак, 1974 елда, Екатерина Ивановнаны үгез бәреп ега, ул сыерларны чыгарыр өчен капканы ачарга кергән була. «Әни егылгач, маллар аның өстеннән таптап үтәләр. Бүтән коткара алмаячакбыз, дип уйлаган идек инде һәм янә хирург Павлов аны теге дөньядан тартып чыгарды, - дип дәвам итә Нина. - Сүз уңаенда, берничә ел элек ул безнең хастаханәгә килгән иде һәм очраклы рәвештә әнине очраткан. Шунда ук үз пациентын таныган, шундый авыр җәрәхәтләрдән соң аның әле дә исән булуына гаҗәпләнгән».

Екатерина Ивановнаның организмы нык булып чыга: бала чагыннан скарлатинаны җиңгән, һәм бөтен җире сынган-җимерелгән булса да, тамыры өзелмәгән. Ни өчен Ходай аңа озын гомер бирә соң? Чөнки, Катя түти - изге күңелле кеше. Балачактан ук ятимлек ачысын, авыр хезмәтне тоеп-күреп үсә, беркайчан да кешеләрдән баш тартмаган, мохтаҗларга ярдәм иткән олы йөрәкле кеше ул Екатерина Ивановна.

«Әни няня булып эшләгәндә, хуҗабикә ипи пешереп, бераз аңа да биргән, ә ул күчтәнәчне үзен тәрбиягә алган туганына һәм аның кечкенә кызына алып кайткан. Тегеләре исә аларга ипи биргәндә, хәтта елаганнар да, - дип сөйли Нина. «Әйе, авыр яшәдек, ачлык иде бит», - ди авыр сулап Екатерина түти.

Нина үз әнисенең авылда күршедәге ике әбине каравы турында да сөйләде. «Савымнан кайткач, ашарга пешерәм дә аларга кертәм, керләрен юам. Кызгана идем мин аларны, авыру һәм карт иделәр бит», - дип искә ала Катя түти сүзгә кушылып. Икесен дә соңыннан җирләгән. Аларның берсе Екатерина Ивановна өендә дә яшәгән. Кайчандыр аны үз гаиләсенә алган олыгайган теге апаны да үз гаиләсенә тәрбиягә алган һәм соңгы юлга озаткан.

Күршедәге өйләнешкән яшьләргә дә Катя түти ярдәм итә. Көрәген дә, чиләген дә биргән, яшь әни эштә булганда, балаларын да караган.

«Бала чакта безгә килгән балаларны һәм абыем Володяның дусларын әни башта беренче эш итеп аларны өстәл артына утырта иде, - дип сөйли Нина. – Туганнарыбызның балалары безгә уйнарга килсә, иң элек аларны ашата иде».

Тирә-күршедәге балалар да тәм-том, прәннек, печенье, кәнфитләр алырга Катя түти өендә еш булганнар. Авыл кешеләре аның килгән кешене ашатмыйча җибәрмәгәнен яхшы белгәннәр, камыр ризыклары пешерү буенча да беренче оста куллы кеше булган әле ул. Җиләк-җимеш, балан, шомырт, гөмбә белән пироглар пешергән. Авылда төрле мәҗлесләр үткәргәндә аңа һәрчак заказ биргәннәр. Барысына да пешергән һәм бернинди түләү дә алмаган. «Күршебез Лиза түти белән өйдә пешерә иделәр. Төнлә пешерде, ә иртән эшкә йөгерде. Соңгы күлмәген дә салып бирәчәк ул. Һәм холкы да бик тыныч, йомшак күңелле, беркем белән дә әрләшмәде-бәхәсләшмәде. Эштә аның турында беркем дә начар сүз әйтмәде», - дип сөйли Нина.

Сыерлар  савудан тыш, Катя түти берничә сезон буе кыр станында төшке аш әзерли. Колхоз шабашникларына өйдә гел аш пешергән һәм өендә ашаткан.

Мөгаен, Ходай Екатерина Ивановнаны авыручыларга, газапланучыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итсен өчен бала чагында коткарып калгандыр да. Һәм бу дөньяда әле кирәк булганга яшидер дә.

Ире Александрның вафатына инде 23 ел. Аның белән бергә кыз һәм ул үстергәннәр. Ире дә шушы бистәдән, һәр эшкә оста куллы шәхес булган: тимерче дә, балта остасы да. Балта эшләре бригадасында эшләгән. Йортны үзе төзегән. Зур хуҗалык тотканнар: сыер, сарык, казлар асраганнар.

Екатерина Ивановна алдынгы сыер савучы була, медальләре дә байтак, колхоздан бирелгән бүләкләре дә күп. «Без җитеш гаиләдә яшәдек, әни кибеттән җилкәсенә тулы капчык күтәреп кайтыр иде, аннары, барлык туганнарыбызны чакырып, барысына да өлеш чыгара иде», - ди Нина.

Ире үлгәннән соң Екатерина Ивановна 13 ел бер ялгызы яши һәм менә 10 ел элек шәһәрдән Нина үзенең ире белән монда кайта. Катя түтинең дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

«Ул түтәлләрне үзе утырта, безгә ышандырмый, - дип елмая Нина. - Дуңгызларга үлән йолкый (дөрес, акрын гына, таякка таянып кына).

«Мин утырып торырга яратмыйм, миңа нәрсә дә булса эшләргә кирәк», - дип аңлата Катя түти.

Телевизор да карый ул, күптән түгел ишетүе бераз начарайган, әмма аңа яңа колак аппараты сатып алганнар – хәзер яхшы ишетә. Әниләренең сәламәтлеген балалары кайгыртып тора, оныгы төрле мазьлар алып кайта, элекке травмалары үзен сиздерә шул - аяклары авырта. Кияве Алексей аны чиркәүгә алып бара. Екатерина Ивановнаның күзләре яхшы күрә, ул әле дә күзлексез эрли һәм бәйли.

Юбилей алдыннан без Екатерина Ивановнаны башта өендә очратмаган идек: Ленинодагы бераз авырып киткән 88 яшьлек туганы янына киткән булган. Бер атна шунда яшәгән. Катя түти, бала чакта кечкенә баланың нянясы булган кебек, бу миссияне хәзер дә дәвам итә, өлкәннәрнең янында булырга тырыша.

- Яшисең киләме әле, Екатерина Ивановна?

- Әйе, әлбәттә. Мин хәзер берни дә эшләмим бит, бар нәрсә дә әзер, аллага шөкер. Эшлисе түгел

ял гына итәм. Яшәргә дә, яшәргә генә.

- Ә озак яшәү турында сер нидә дисез?

- Бу бик гади - тату яшәргә кирәк.

Екатерина Ивановнаның бу сүзләренә олы күңелле, игелекле, риясыз кеше булып яши белергә кирәк, дип тә өстисе килә.

Юбилейга кече Ватанының авыл хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, Россия Президенты һәм Татарстан Президенты исеменнән котлаулардан тыш, аңа республиканың авыл хуҗалыгы министры М.А. Җәббаров Рәхмәт хаты җибәргән, ә Татарстан АПК ветераннары Советыннан җылы теләкләр белән котлау хаты килгән. Министр хатында болай диелгән:

«Хөрмәтле Екатерина Ивановна!

Сез бөтен гомерегезне авыл хуҗалыгына багышладыгыз, эшегездә яхшы нәтиҗәләр, хезмәт сөючәнлек һәм югары профессиональлек күрсәтеп, гомуми хөрмәт һәм тирән ихтирамга лаек булдыгыз.

Озак елларга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм иминлек телим. Сезнең тормышыгыз якыннарыгызның шатлыгы, кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән тулып торсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X