Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әниләрнең игътибарсызлыгы өч баланың үлеменә китергән

Ачык тәрәзә — бала өчен куркыныч!

Татарстан Республикасында балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары ешайган. 2023 ел башыннан күпфатирлы йортларның тәрәзәләреннән 14 бала төшеп киткән. Өч очракта балалар үлгән. Бу хакта Яңа Чишмә РҮХ табиб-педиатры Алсу Алукаева хәбәр итте.

Фаҗигаләрнең төп сәбәбе — әти — әниләрнең игътибарсызлыгы. Статистика буенча, 70% очракта балалар олылар күз алдында егылган, калган 30% очракта фаҗига бала берүзе калганда булган. Әгәр инде фаҗига булган икән, табиб баланы «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче селкетмәскә киңәш итә, чөнки бу балага тагын да күбрәк зыян китерергә мөмкин. Иң яхшы карар — кан агуны туктату һәм "Ашыгыч ярдәм"не көтү. Гадәттә, мондый җитди җәрәхәтләр белән, балаларны стационардан чыкканнан соң да, озак вакытлы реабилитация көтә.

Балаларны егылудан ничек сакларга?

— бала булган бүлмәдә тәрәзәләрне һәм балкон ишеген ачык калдырмагыз;

— өске форточкаларны яки вертикаль җилләтү режимын кулланыгыз;

— бала аларны үзе ача алмасын өчен тәрәзәләргә блок куегыз, махсус йозаклар, чикләгечләр кулланыгыз;

— балага тәрәзәнең ничек ачылганын күрсәтмәгез.;

— урындыкларны, караватларны, башка җиһазларны тәрәзә янында урнаштырмагыз, чөнки бала тәрәзә төбенә җиңел генә менеп китәргә мөмкин.

Онытмагыз, чебеннән саклый торган челтәр егылудан коткармый. Ул хәтта иң кечкенә баланың да авырлыгын күтәрә алмый.
Һәм иң ышанычлысы — бер минутка да баланы фатирда ялгыз калдырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев