Атна эчендә Яңа Чишмә районында җиде исерек шофер ачыкланган
Узган атнада ЭЭМБнең кизү тору тарафыннан 35 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
2020 елның 27 сентябрь киченнән алып 28 сентябрьдә - көндезге сәгать 3ләр тирәсендәге вакыт аралыгында, билгесез шәхес, Акбүре авылының Кыр урамында урнашкан «Юдинцев Н.В.» КФХ карамагындагы матдиәйберләрне саклау бинасының йозагын ватып, 200 литр дизель ягулыгы булган савытны һәм электр двигателенең 22 кг авырлыктагы бакыр тимерчыбыкны урлаган. Зыян – 16 мең сумнан артык.
Мошенниклык
Әлегә билгеләнмәгән шәхескә карата җинаять эше кузгатылган, ул 2018 елның декабрендә Акбүре авылында яшәүче гр. Х. белән ышанычлы мөнәсәбәтләрдән файдаланып, сатканнан соң акча түләргә вәгъдә итеп 383 кг сыер ите, шулай ук субпродуктлар урлый (115 мең сумлык).
Исерек килеш руль артында
ЮХКен бозган өчен 50 граждан административ җаваплылыкка тартылган.
Исерек килеш руль артына утыручылар саны шактыйарткан, атна эчендә – җиде кеше, шул исәптән берсе хатын-кыз.
Яңа Чишмәдән - дүрт исерек шофер, Черемухово,Петропавел Бистәсеннән һәм Зәйдән - берәр. Аларныңбарысына да 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев