Автомобильчеләр көне белән!
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Автомобильчеләр көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык шоферларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар.
Котлауда барлык предприятиеләрдә һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында йөзләгән шофер намуслы хезмәт куя, алар һәр көнне шактый гына йөк ташыйлар һәм районның социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертәләр, дип билгеләп үтелә. Шушы тармакта эшләүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелеп, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, имин тормыш теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев