Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Автомобильнең элекке хуҗасы штраф түләргә тиеш түгел

Прокуратура сату-алу килешүе төзелгән очракта автомобильнең элекке хуҗасы штраф түләргә тиешле түгеллеген аңлата.

Ачык мисалларның берсе итеп Воронеж өлкәсендә булган очракны күрсәтергә була.
РФ Югары суды Воронеж өлкәсеннән автомобильче шикаятен карап тикшергән. Әлеге автомобильче 2016 елның маенда сату-алу килешүе буенча автомобилен саткан, ә шул ук елның җәендә тизлекне арттырган өчен штраф билгеләү турында уведомление алган.
Автомобильче ЮХИДИ нең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән, ә анда, мәгълүматлар базасында милеккә хокукның башка кешегә күчүе турында күрсәтмә юк дип, аның соравын кире кагалар. Воронеж район суды һәм Воронеж өлкәсе суды да шуңа охшаш позицияне алалар, анда да автомобильче штрафтан риза булмыйча шикаять бирә.
Автомобильче шикаятен карап тикшергәндә РФ Югары суды (2018 елның 8 февраль карары) түбәндә торучы (булучы) суд инстанцияләре ясаган нәтиҗә ялгыш дип таныган һәм штраф салу турындагы карарны юкка чыгарган.
Карардан чыгып шуны әйтергә була, автомобилен сату-алу килешүе буенча саткан гражданин, хәтта килешү турында информация ЮХИДИ нең мәгълүматлар системасына килеп ирешмәгән булса да, яңа милекче (хуҗа) өчен штраф түләргә тиеш түгел. Автомобиль белән башка кеше (милекче) идарә итүен раслаучы сату-алу килешүе, ОСАГО полисы, лизинг килешүе һәм башка документлар дәлил булып тора, ә бу исә суд тарафыннан тикшерелергә тиеш. Гражданин һәм компания (автомобиль аңа сатылган) арасында төзелгән килешүдә транспорт чарасының документларга кул куелуга компания милке булып күчәчәге турында алдан килешенгән. ПТС та хуҗаның алышынуы турында тамга куелган. Машинаның әле элекке (иске) хуҗа артында булуы турында ЮХИДИ ның информацион системасыннан алынган мәгълүматлар килешү төзүне кире какмый.
РФ ЭЭМ әмере таләпләренә туры китереп (24.11.2008 №1001) яңа милекче (хуҗа) милеккә хокук күчкәннән соң ун көн эчендә (дәвамында) машинаны үз артына теркәргә тиеш.
Гади язма формада (нотариуста расланмыйча) төзелгән килешүләр ярдәмендә автомобильләрне алып сату 2013 елдан кулланыла (Госавтоинспекция автомобильләрне теркәү процедурасын шактый гадиләштергәннән бирле). Ул вакытта, аерым алганда, күп шоферлар өчен машинаны исәптән төшерү зарурлыгы юкка чыкты.
Рушан Гарифуллин, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев