Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автошәһәрдә якташлар очрашуы

Үткән шимбәдә Яр Чаллыдагы "Энергетик" МЙ-да район җитәкчесе Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге районыбыз делегациясенең Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз белән очрашуы булып үтте.

"Энергетик" МЙ директоры Гөлзада Рзаева берүк вакытта Яр Чаллыдагы Якташлар ассоциациясе рәисе дә булып тора. Әлеге энергиясе ташып торган, шат күңелле һәм максатчан эш итүче хатын-кыз әледән-әле район җитәкчеләре белән якташлар очрашуын (ә алар 35) оештыра. Алар бик күңелле, җыр-биюләр белән, чәй табыннары янында үтәләр.
... Менә бу кичәдә дә Кама аръягыннан дүрт районнан - Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск һәм Спастан якташлар очрашты. Безнең делегация составында Вячеслав Козлов белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, РҮХ баш табибы Рәфис Вафин, КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев, Шахмай мәктәбе директоры Камил Хәйруллин, Ленино мәктәбе укытучысы Михаил Демидов, Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин, Яңа Чишмәдән пенсионер Иван Сыров һәм әлеге юллар авторы бар иде. Алар МЙ хезмәткәрләре өчен күчтәнәчләр - чәк-чәк, бавырсак, пироглар һәм тортлар алып килгәннәр.
Яр Чаллыда безнең районнан чыккан байтак кеше яши һәм эшли - күбесе шәһәргә КамАЗ төзергә киткән һәм хәзер монда аларның өченче буыны үсеп килә. Безнең якташларыбыз шәһәрдә җитәкче вазыйфаларда хезмәт куялар - Нәкыйп Галимов (тумышы белән Шахмайдан) "Ак Барс" мебель фабрикасын җитәкли, Виктор Суворов (Яңа Чишмәдән) сәүдә-технология институты ректоры булып эшли, яңачишмәле Александр Лосев та шунда ук хезмәт куя, Екатерина Бистәсеннән Александр Кислов автошәһәрнең Комсомол районын җитәкли, Черемухово Бистәсеннән Александр Кузнецов та җитәкче постта. Аларның кайберләре очрашуда да катнашты.
Ә Нәкыйп Галимов Яңа Чишмә якташлар җәмгыяте рәисе булып тора. Ул бик игелекле шәхес, туган авылына гел ярдәм итеп тора, Чаллыны да онытмый, бик шәп шагыйрь дә - шигырьләрен һәм поэмаларын туплаган дистәләгән китап инде дөнья күрде (күбесенең сүзләренә көй дә язылган). Ул безнең делегацияне бик җылы каршылады һәм соңга чаклы безнең белән бергә булды.
Тамашаның беренче бүлегендә безнең алда автошәһәрнең эстрада осталары чыгыш ясады. Гөлзада Рзаева һәрбер якташлар җәмгыяте, Кама аръягының тарихы турында тәфсилләп сөйләде. Икенче өлештә делегация җитәкчеләре һәм районнардан килгән артистлар чыгыш ясады. Үз чыгышында Вячеслав Козлов оештыручыларга шундый җылы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерде, Яңа Чишмә районыннан чыккан кешеләрнең Яр Чаллыны үстерүгә зур өлеш кертүе турында сөйләде, шундый очрашуларның ешрак оештырылуын теләде һәм районның үсеше турында сөйләде, Нәкыйп Галимовка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Районның мәдәният хезмәткәрләре исеменнән Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар чыгыш ясады - бик матур җырлар башкардылар.
Кызганычка каршы, очрашуда автошәһәрдә яшәүче якташларыбыз әлләни күп түгел иде - булачак чара турында хәбәрдар булу - булмаулары турындагы безнең сорауларга алар, очраклы рәвештә генә белдек, дип җавап бирделәр. Әлегедәй очрашуларны оештыручыларга киләчәктә халыкка җирле газета аша да (ягъни без) хәбәр итү мөмкинлеге булуын күздә тоту кирәктер, мөгаен.
Ике сәгать чамасы барган аралашудан соң барлык делегацияләр дә бәйрәм табынына чакырулы иде. Анда тагын безнең күрше районнардан (Чирмешән, Аксубай һ.б.) якташлар җәмгыяте җитәкчеләре дә катнашты. Очрашудан фотоларны безнең сайтта - novoshishminsk.ru - карагыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев