Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы объектларын саклау

Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район хуҗалыкларында техник яктан ныгытылышның торышын, сигнализация җиһазларын һәм объектларны саклау чараларының торышын тикшерделәр. Җитешсезлекләр барлык хуҗалыкларда да ачыкланган, Ильяс Нуртдинов шул хакта мәгълүмат бирде. Еш кына фермалар яктыртылмый, тик барлык хуҗалыкларда да каравылчылар бар, ферма территорияләре койма белән тотып алынмаган, биналар йозак белән бикләнми....

Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район хуҗалыкларында техник яктан ныгытылышның торышын, сигнализация җиһазларын һәм объектларны саклау чараларының торышын тикшерделәр.
Җитешсезлекләр барлык хуҗалыкларда да ачыкланган, Ильяс Нуртдинов шул хакта мәгълүмат бирде.
Еш кына фермалар яктыртылмый, тик барлык хуҗалыкларда да каравылчылар бар, ферма территорияләре койма белән тотып алынмаган, биналар йозак белән бикләнми. Бары "Кулон" а/ф һәм "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да гына видеокүзәтү урнаштырылган. -Аны алу һәм урнаштыру бер бозау бәясенә төшә, аның каравы үз биналарыңны - территорияне күзәтеп торып була, - дип билгеләп үтте Ринат Фәсахов.
Кыскасы, авыл хуҗалыгы объектларының (фермалар, складлар һ.б.) техник яктан ныгытылышын һәр җирдә яхшыртасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев