Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала

16 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча ярминкәләрнең яңа сезоны старт ала.

Безнең район да беренче ярминкәдә катнашачак. Продукцияләр сату урыны элеккегечә калган - Казанда Яңа Савин районындагы "Бәхетле" кибете янында.
Үз продукцияләрен сатарга теләгән эшмәкәрләр район башкарма комитетының икътисад бүлегенә ( тел.: 2-24-97) һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенә (тел.: 2-25-93) мөрәҗәгать итә алалар.
Казанда һәр шимбәдә Яңа елга чаклы 10 сәүдә мәйданчыгы эшләячәк. 2016 елда Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә үткән 33 ярминкәдә 1,6 млрд. сумнан артыклык (шул исәптә безнең фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өлеше - 10 млн. сумга якын) продукция сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев