Казанда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр - конкурсы лауреатларына 100 яңа эш автомобильләре ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Республика көне алдыннан ТР Дәүләт Советы бинасы янында үтте.
Конкурс ТР муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен җиде ел рәттән үткәрелә. Барлыгы шушы вакыт эчендә 1670 автомобиль тапшырылды.
"Муниципалитет - ул властька карата мөнәсәбәтнең тулаем атмосферасы оеша торган урын. Үз эшебездә без үз территорияләребезне үстерүгә һәм авыл җирлекләре, республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләренең авторитетын күтәрүгә зур игътибар бирәбез. Безнең бергә эшләвебез өчен барыгызга да рәхмәт, һәр шәһәрдә һәм торак пунктта Татарстан халкына кирәк булган үзгәрешләр үткәрелүен телим," - диде ТР Президенты конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Агымдагы елда конкурска 200 гариза бирелгән. Алар бәясендә төп критерийлар түбәндәгеләр иде: муниципаль берәмлекләр составына керүче торак пунктлар саны һәм аларның район үзәгеннән нинди ераклыкта урнашуы; бер кешегә тапшырылган торак; кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча программаны тормышка ашыру; халыкның үзмәшгульлегенә булышлык күрсәтү.
"Бүгенге көндә 956 муниципалитеттан 872 авыл җирлегендә автомобиль бар. Быелгысы елда 93 авыл җирлеге һәм шәһәр округына керүче 7 муниципаль учреждение конкурс җиңүчеләре булды," - дип хәбәр итте ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров.
Җиңүчеләргә "Шевроле - Нива" автомобильләре һәм "Форд - Транзит" микроавтобусы ачкычлары тапшырдылар.
Конкурс җиңүчеләре арасында безнең Шахмай авыл җирлеге дә бар. АҖ башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Гаризовка "Шевроле - Нива" а/м ачкычы һәм конкурста җиңүче дипломы тапшырылды.
Азат МУСИН
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев