Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл матур яшәргә хаклы

(Ахыры. Башы 27, 30 нчы саннарда)

"Мәхмүт" һәм "Нургаяз" мәчетләре
Акбүре авылындагы зур һәм матур мәчетләр Залаковлар гаиләсе аркасында булдырылган. Бөтен татар авыллары да эшләп торган ике мәчете белән горурлана алмый шул. Авылның түбән очында яшәүчеләр берсенә, югары очындагылар икенчесенә йөри, шулай уңайлы, ә гает бәйрәмнәрен бергәләп үткәрәләр.
Беренче "Мәхмүт" мәчете 1990 елны җирле халык акчасына төзелә, аны Әнвәр Залаковның әтисе Мәхмүт бабай Залаков төзетә. Төзелгән мәчеттә беренче намазны укырга өлгерә, икенчесен инде укый алмый - Аллаһ һәм авылдашлары каршында үз бурычын үтәп, бакыйлыкка күчә. Хәзер мәчет аның исемен йөртә. Без биредә өйлә намазы вакытында булдык. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, территориясе төзекләндерелгән. Биредә хәзер март аенда 80 яшен тутырган Харис Рамазанов имам-хатыйб булып тора. Икенче мәчетне Мәхмүт бабайның улы Нургаяз 1996 елны төзетә. Бина зур, ике катлы, намаз уку өчен ике бүлмәсе бар: җәйлек өчен икенче катта, кышлык өчен беренче катта җылытыла торганы; ярдәмче биналар һәм аерым мәдрәсә бүлмәсе - класс та бар. Биредә ике төркем шөгыльләнә: укучы балалар һәм хатын-кызлар. Аларны педагог Рамилә Вәлиуллина укыта, ул үзе читтән торып Казанда дини белем эсти.
Мәчеттә һәр җирдә паласлар җәелгән, бик ямьле, җыештыру эшләрен авыл халкы башкара. Территорияне төзекләндерүгә дә күп көч һәм вакыт таләп ителә. Ел саен мәчет чәчәк клумбалары ясауга 2 мең сум акча бүлеп бирә.
Бу хакта безгә бина буенча экскурсия оештырган бик игелекле һәм сөйкемле кеше, мәчетнең имам-хатыйбы Искәндәр Мурзин сөйләде.
- Мәчеткә нигездә өлкән буын йөри, яшьләр аз, алар хәзер авылда да юк инде,- диде ул.
"Нургаяз" мәчетенең элеккеге мулласы, сугыш ветераны Гарифулла Минкәев ике ел элек аңа үз вәкаләтләрен тапшырган, 90 яшен тутырса да, ул әле намазга еш йөри. Мәчеткә 90 яшен тутырып килүчеләр күп йөри.
Имам иганәчеләр Залаковлар, Мортазиннар хакында бик җылы итеп сөйләде, ул да мәктәпнең ябылуы уңаеннан нык борчыла, шулай да АҖ башлыгының фикерен куәтләп, акбүрелеләрнең авылның киләчәгенә өметләнүен раслады.
Сөлчәбаш поселогында быел юбилей
Акбүредән 3 чакрым ераклыктагы Сөлчәбаш дип аталган кечкенә авылга быел 90 ел тула, бәйрәмнәр көтелә. 1927 елны урманнар чолгап алган шушы матур урынны, уңдырышлы җирләрне Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан күчеп утырган берничә гаилә үз иткән.
Авыл зур булса да, Ибрайда җир һәммәсенә җитешмәгән. Беренче күчеп утыручылар бирегә атлар җигеп, балаларын, кирәк-яракларын арбаларга төяп килгәннәр.
Сөлчәбаш авылының тарихы турында шунда туып үскән, район советы депутаты булып торган, Түбән Кама шәһәрендә югары урыннарда эшләгән Фәрит Мәүлет улы Юнысов (1946-2015) китап чыгарырга хыялланган, тик, кызганычка каршы, вафат булган.
Кече ватанының патриоты буларак, аның килер буыннар өчен истәлек калдыру теләге зур булган. Ул туган авылының эреп юкка чыгуын, тарихта ак тап булып кына калуын теләмәгән. Архивларда йөреп бөртекләп бай материал туплаган.
Ул ачыклаганча, яңа авылга беренче булып хатыны Хәнифә һәм кызы Хәдичә белән Җамалетдин Хөснетдинов (Жалакаев) күченеп килгән. Яңа урында ул өй төзегән, тал чыбыкларыннан үреп мал-туар өчен сарай әмәлләгән. 1927 елны яңа урында беренче сабый дөньяга аваз салган, аңа Фатыйма дип исем кушканнар.
1927 елның җәендә күчеп утыручылар ишәйгән, авыл Сөлчә елгасының исемен йөртә башлаган, елга башы шуннан башланганга аны Сөлчәбаш дип йөрткәннәр. Күченеп утыручылар - активистлар план - булачак авылның проектын төзегәннәр, авылдашлар нәкъ шуның буенча йортлар торгыза башлаганнар. 1930 елда биредә инде 40 лап йорт төзелгән. Кое казыганнар, ул әле дә сафта... Мәчетсез авыл буламыни? Яңа Ибрайдагы мәчетне сүтеп Сөлчәбашта күтәреп - торгызып куйганнар. Кызганычка каршы, мәчет 1937-38 елларда янгын вакытында янган. Моннан башка, авылның үз башлангыч мәктәбе дә булган. Әмма балаларның күпчелеге Тат. Волчья мәктәбендә укыган.
Бөек Ватан сугышында 24 сөлчәбашлы яу кырында һәлак булган, 33 сугышчы туган ягына әйләнеп кайткан. 39 кеше тылда хәрби хезмәт өчен "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
1950 елларда "Карл Маркс" (Сөлчәбаш) һәм "Шахтер" (Тат. Волчья) колхозларын берләштерәләр һәм "Карл Маркс" колхозы оештыралар. Аннан соң хуҗалык "Красный Октябрь", "Буревестник", "Дуслык" совхозлары составында була ( бу хакта без язган идек инде). Авылда үзләренең кирпеч заводы эшләгән.
1992 елда хуҗалык "Дуслык" тан аерылып, район "Сельхозтехника" сына бәйсез шефка алына (җитәкчесе Р.М. Әхмәтвәлиев).
Сөлчәбашның күренекле кешеләре: язучы һәм шагыйрь, детектив жанрлар остасы, милиция подполковнигы Шамил Шәйдуллин (1939 -2008) - ТР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы, ТР-ның ике телендә дә язучы шәхес; Рафик Әхмәдиев - шагыйрь, берничә китап авторы (1949); Җәүдәт Юнысов - язучы һәм шагыйрь, берничә китап авторы, ТР Дәүләт Советында эшли. 2002 елдан башлап абыйлы-энеле Юнысовлар Акбүре мәктәбенең иң яхшы укучыларына исемле стипендияләр тапшыралар.
Сөлчәбаш бүген
Сөлчәбашта хәзер тормыш шәһәрдәге кебек: юллар яхшы, төнлә утлар яна, газы, суы кергән, йортлары төзекләндерелгән һәм яңалары төзелә (шәһәрдән авылга кайтучылары). Җирле халык авылның кечкенә булуыннан һәм еракта урнашуыннан бер дә борчылмый. Өстәвенә, мондагы урыннар бик матур, табигать байлыгы да мулдан - гөмбәсе, җиләге, чикләвеге. Зур булмаган поселокта халык бер-берсен белә, алар туганнар кебек яши. 23 йортның нибары 13ендә генә кеше яшәсә дә, алар үз авылларын ташлап китмәгәннәренә сөенәләр. Хәер, 1970 елда Сөлчәбашта зур янгын чыккач, йортлары янып көлгә әйләнгән (45 йорттан) халык кайсы кая таралышкан.
1927 елда күченеп килүчеләрнең берсе Сөлчәбаш фермеры Гөлчәчәк Әхмәтвәлиеваның бабасы булган. "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ - уңышка ирешкән хуҗалык, үсемлекчелек белән шөгыльләнә, терлекчелек фермасы да бар. 2017 елда Гөлчәчәк Госман кызы хуҗалыкны киңәйтергә ниятли, димәк Сөлчәбаш - перспективалы урын. Үз авылы турында ул, "җир йөзендә иң матуры" дип, горурланып сөйли.
Кайчандыр монда яшәгән кешеләрнең күпчелеге, пенсиягә чыккач, авылга күченеп кайта. Иске йортларны сатып алалар, янкормалар ясыйлар, яңа йортлар төзиләр. Авыл кешесенә хас булганча, сыерлар, үгезләр, бозаулар, сарыклар, казлар асрыйлар. 76 кешенең 26 сы эшли, әмма пенсионерлар да хуҗалык белән шөгыльләнә. Сөлчәбашта хәтта үзләренең эшләп торучы мәчетләре һәм зур булмаган клуб та бар. Аларның эше, ничек итеп яшәүләре турында безгә юлда очраган авыл кешесе, төшке намаздан кайтып килүче Нурислам Зәйнәбетдинов сөйләде.
Ул Чиләбе өлкәсе Копейскида туган, аңа 7 яшь булганда әти-әнисе Сөлчәбашка күченә. Аның бала чагы һәм яшьлеге шунда уза. Аннан соң шәһәргә укырга китә, шунда төпләнә, күп еллар яши. Пенсиягә чыккач үз ватанына, ата-анасы йортына кайта. Өйне бераз ремонтлый. Балалары оныклары белән җәйгә, авылга саф һава суларга кайталар. Бәлки, еллар узгач, пенсия якынлашкач, алар да монда яшәргә кайтырлар. Аның әтисе дә монда җирләнгән.
- 5 ел монда яшәү дәверендә инде күпләр күченеп кайтты. Яшәү шартлары яхшы, асфальт юллар, урамнарда утлар яна, мәчет, клуб бар (монда, нигездә, яшьләр авылга кайткач ял итәргә киләләр). Кибетләр эшләп тора, чиста, матур, халык яхшы яши. Төпләнергә теләүчеләр җитәрлек. Монда яшәргә кайтуыма бер дә үкенмим, тормышымнан канәгатьмен.
Сөлчәбашта яшәүче иң өлкән кеше Миңнегөлсем Мохтаровага (Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, алар икәү генә) җәйгә 93 яшь тулачак, поселокта иң яше - аның оныгы Илүзә Мохтарова, ул 2016 елның 26 маенда туган, әти-әнисе белән Әлмәттә яши. Кечкенә генә поселокта бердәнбер сугыш ветераны - 1927 елда туган Нәсибулла Шәйдулла улы Шәрифуллин яши, ул ир-атлар арасында иң өлкәне. Кече буыннарга килсәк - 8 яшьтән 12 яшькәчә булган дүрт укучыны автобус белән Акбүре мәктәбенә йөртәләр. Өч малайны без поселок урамында очраттык. Алар күңелле итеп уйный, йорт янындагы трактор тирәсендә мәш килә иделәр. Икесе абыйлы-энеле, ә өченчесе ике туган баласы - шәһәрдән кунакка кайткан икән. Алар ничек итеп яшәүләре турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Авыл урамында балалар тавышы ишетелә икән, димәк авыл яши дигән сүз.
Әлбәттә, сөлчәбашлылар авылда яшьләрнең калмавына, димәк лаеклы алмаш булмавына борчылалар. Алар үзләренең кече ватаннарын бик яраталар, җир йөзендә иң яхшысы дип саныйлар. Әмма, акбүрелеләр кебек үк, уллары һәм оныклары кайчан да булса авылга яшәргә кайтырлар, аларның эшләрен дәвам итүче ышанычлы варислар табылыр һәм авылны юкка чыгарырга ирек бирмәсләр дип өметләнәләр.
Ольга ИВАНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев