Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл матур яшәргә хаклы

(Башы чәршәмбе, 19 апрель (№ 27) санында)

Авылның иганәчеләре
Тиздән музей янәшәсендә ачык һавада яңа экспозиция ачылачак. Әнвәр Залаков аны үз акчасына төзеткән, ул кабат оештыручы һәм бу эшкә рух өрүче. Кече ватанының чын патриоты буларак, Әнвәр Мәхмүт улы районның икътисадый, социаль һәм рухи үсешенә, аның тарихи-архитектура йөзен торгызу һәм саклап калуга саллы өлеш керткән шәхес. Аның булышлыгы белән районда дистәләгән буа төзелде, урамнар төзекләндерелә һәм аларга асфальт түшәлә. Туган авылында ул мәчетләргә капиталь ремонт үткәрергә, су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүгә 10 млн. сум чамасы акчалата ярдәм иткән, зиратларны төзек тотуга, мәктәп ремонтлауга, чишмәләрне төзекләндерүгә һәрдаим акча бүлеп бирә. Авыл уртасындагы бик матур күл дә аның ярдәме - игелекле куллары белән булдырылган.
Әнвәр Залаков бик тыйнак кеше, район өчен эшләнгән игелекләрен әле санап тормадык. Район Советының бер сессиясендә аңа тантаналы шартларда " Яңа Чишмә районының мактаулы гражданины" дигән исем - 1 нче номерлы таныклык һәм күкрәк билгесе тикмәгә генә бирелмәде. Туган авылына төзелеш фирмасы җитәкчесе Насыйх Мортазин да нык булыша: ике мәчетне ремонтлауда, "Туган мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә, авылдагы күп кенә төзелеш эшләрендә һәм үткәрелгән чараларда аның финанс ярдәме зур. Һәм мондый үз-үзен аямый торган якташлар - химаячеләр авылда байтак.
Балалар бакчасы, мәктәп
Яшьләрнең авылда төпләнеп калмый башлавы моннан 10 еллар элек башлангандыр, ахыры, дигән фикер туа. Яшь гаиләләрне бармак белән генә санарлык. Шуңа да балалар да тумый диярлек, балалар бакчасына 7 бала йөри, шул кадәрле үк бала бакчага йөрми, чөнки әти-әниләре эшләмиләр, өйдә генә (яки әбиләре белән торалар), ә бакча өчен түләргә кирәк бит. Соңгы араларда яңа туучы балалар бөтенләй булмаган. Хәзер хәлләр үзгәрә кебек, 2016 елда - 3, 2017 елда 1 бала туган, ел азагында икенче бала туачак.
Балалар бакчасы мәктәп бинасының икенче башында урнашкан. Монда уңайлы, матур, барлык шартлар да булдырылган. Нәрсәгә шаккатасы соң, 2015 елда гына мәктәп - балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясалган бит. Балалар бакчасы мөдире Гөлсирә Хәсәншина сөйләвенчә, коллективта 3 хезмәткәр эшли, быел 1 сыйныфка өч бала барачак һәм 2020 елга кадәр беренче сыйныфка тагын 3-4 шәр укучыны көтәләр. Мәктәптә укучылар санының аз булуы аркасында (33 укучы, шуның 10сы башлангыч сыйныфларда) яңа уку елыннан Акбүре мәктәбен башлангыч мәктәп итеп үзгәртергә хәл ителгән. Хәзер мәктәпнең күптәнге тарихы белән горурланырлыгы бар: өлгереш буенча, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда призлы урыннар яулавы белән дә.
12 педагогтан торган чагыштырмача яшь коллектив моның өчен бөтен көчен куя һәм барлык фәннәр дә алып барыла. Укытучылар арасында күңелсез атмосфера хөкем сөрә кебек, бу сизелеп тора. Алар борчылалар, эшкә кая барасы, ата- аналар да кайгыралар, чөнки балаларын теләсә нинди һава шартларында автобуста башка мәктәпкә озатырга кирәк булачак. Укучыларны Яңа Чишмә гимназиясенә (25 км) йөртергә ниятлиләр, чөнки татар телендә укыр өчен якынрак мәктәп юк. Мәктәп директоры Харис Латыйпов, мәктәптә башлангыч сыйныфларда 12 укучы белем алачак, 2 укытучы гына калачак, дип хәбәр итте. Мәктәптә спорт залы юк, әмма быелгысы елдан физкультура дәресе һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа клубта урын булачак. Гимнастика белән дә, волейбол белән дә шөгыльләнеп булачак. Барысы да яхшы да бит, тик менә тәрбияләр өчен балалар гына юк диярлек...
Авылда мәдәният
- Клубта яшьләр ял көннәрендә генә, шәһәрләрдән студентлар кайтканда гына күп була, - дип сөйли клуб директоры Гөлүсә Шәйдуллина (ул бер ел тирәсе эшли, бүген декрет ялында). - Алар (өлкән сыйныф укучылары, студентлар) клубка биллиард, теннис, шахмат уйнарга киләләр. Мәктәп укучылары өчен театр түгәрәге эшли, балалар өчен концерт костюмнарына заказ бирергә ниятлибез. Сәнгать җитәкчесе Рузалия Рамазанова алып барган "Оста куллар" түгәрәгенә балалар да, авылның өлкән яшьтәге апалар да йөри. Элек музыкаль түгәрәк тә бар иде, аны Гомәр Насыйров алып барды, тик хәзер ул пенсиядә.
Бәйрәмнәргә, әһәмиятле даталарга карата барлык чараларны да үткәрәбез, халык клубка йөри, кайчакларда зал тулы була. Урта яшьтәге акбүрелеләр белән клубта ниндидер эшләр алып барып булмый, чөнки алар вахта юлы белән йөреп, көннәр буена эштә.
Клуб эшендә пенсионерлар актив катнаша, бигрәк тә авылга әйләнеп кайтучылар. Ел саен апрель аенда китапханә белән берлектә зур бәйрәм - шигърият көне үткәрәбез. Ул көнне республикадан зур язучылар килә, чөнки Акбүре авылы шагыйрь Шамил Шәйдуллинның туган җире. Бездә җирле шагыйрәләр дә байтак, алар белән бергәләп бәетләр, мөнәҗәтләр уку кичәләре оештырабыз. Әлфия Хөснетдинова, Хатимә Хөснуллина, Минҗиһан Минхәерова, Тәслимә Заббаровалар анда теләп катнашалар. Бөтен мәдәни чараларны клуб, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы һәм Сөлчәбаштагы клуб (мөдире Гөлнара Ломанова) белән бергәләп әзерлибез. Авыл китапханәчесе Лилия Сәлихова инде бишенче аен эшли, ул да китап укучылар аз булудан зарланмый. Китап фондында 14727 данә китап бар.
Уку залында олылар өчен 10 төрле журнал ("Казан утлары", "Идел", "Гаилә учагы" һ.б.), балалар өчен 5 журнал ("Непоседа","Сабантуй","Салават күпере" һ.б.) бар.
Китапханәнең үзендә дә төрле чаралар, очрашулар, әңгәмәләр оештырыла. Өлкәннәр өчен "Өйгә китап" акциясе уздырыла, юбилярларны өйләренә барып котлыйбыз. Аннан кала, "Яшь китап сөючеләр" түгәрәге эшли, 27 экспонаттан торган "Хәтер почмагы" музее бар. Аңа 1995 елда хезмәт ветераны Салисә Мотыйгуллина тарафыннан нигез салынган. Хәзер Лилия үзенең ярдәмчеләре белән бергә яңа экспонатлар җыеп, аның эшен дәвам иттерә. Иң актив укучыларыбыз: Әлфия Мусина, Луиза Хәсәншина, Сәкинә Айсамова, Рузалия Мотыйгуллина, Рифкат Нуриев һ.б.
Почтада акбүрелеләр коммуналь хезмәтләр өчен акча түләп кенә калмыйлар, газета-журналларга язылалар, хатлар, акча җибәрәләр, кирәкле товарлар сатып алу (кибет тә бар), хәтта йорт, милек һәм автомашина иминиятләштерү мөмкинлеге дә бар.
- Халык вакытлы матбугатны да үз итә, - дип сөйләде безгә почта бүлеге мөдире Гөлнара Шакирова. - Иң популяр газета - район газетасы, "Салават күпере", "Сөембикә", "Акчарлак", Ирек мәйданы" басмалары. Язылу планын һәрчәк үтәп киләбез. Газета һәм журналларны Акбүредә 176 йорт, Сөлчәбашта 19 йорт алдыра.
Авылда почта кибетеннән тыш тагын ике кибет (шәхси эшмәкәрләрнеке) эшли. Халык фикеренә караганда, аларда кирәкле товарлар бар да бар, зарланучылар юк.
Фельдшер -
акушерлык пункты
1990 нчы елны төзелгән зур комплекста, китапханәдән тыш, АҖ башкарма комитеты, почта һәм ФАП урнашкан. ФАП ның зурлыгы гаҗәпкә калдырды: кечерәк кенә участок больницасы ачарлык. Биредә җиһазландырылган 8 кабинет бар: процедура, акушер,фельдшер,балалар, стерилләштерү, табиб кабинетлары, регистратура һәм, әлбәттә инде, калган уңайлыклар. Көн саен санитар бинаны тәртипкә сала. ФАП мөдире булып Наилә Зарипова җиденче елын эшли, моңарчы 20 ел биредә фельдшер булып эшләгән. Хәзер ярдәмчесез калган, үзе фельдшер, үзе акушерка, авыр булса да эшен намус белән башкара. Процедуралар, диспансерлаштыру буенча анализлар, кечкенә балалар өчен прививкалар - бар да вакытында ясала. Дарулар да җитәрлек. 207 кеше диспансер исәбендә тора (барлыгы 412 кеше яши): 82 кеше гипертония, 28 кеше - йөрәк-кан тамырлары, 10ар кеше яман шеш, шикәр диабеты һәм ашказаны җәрәхәте авырулары белән исәптә тора.
Инвалидларның 34%-ы соцпакет ала, күбесе, арзанрак дару алырга исәп тотып, аннан баш тарта.
Акбүредә озын гомерле кешеләр байтак. Бердәнбер сугыш ветераны, Акбүренең иң өлкән кешесе Гарифулла Минкәевка быел 90 яшь тула. Иң өлкән хатын-кыз - 1923 елда туган Әдия Шәйхетдинова, 1924 елгы Зәйнәп Зартдинова һәм Агиян Гаффарова, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары алтау, 15 тыл хезмәтчәне яши. Дүрт гаиләдә өчәр һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә, тәрбиягә бала алган ике гаиләнең берсендә 5 бала тәрбияләнә. Авылда уңышсыз гаиләләр юк. Иң яшь акбүреле - Мортазина Сәйдә, ул быел 3 мартта дөньяга килгән, тик аның әти- әнисенең эше юк. Әлбәттә, авылда яшьләргә эш булмагач, социаль-мәдәни тармакны яхшыртып кына аларны авылда калдыру мөмкин түгел. Акбүрелеләр дә яңа эш урыннары булуын, ниндидер предприятиеләр (алар арасында гаилә фермасын, мини-пекарня, пилмән цехын атадылар) ачылуын, иске фермаларның торгызылуын телиләр. Чөнки авылда эшсез кешеләр байтак, һәм аларга эш кирәк, дип саный халык.
(Ахыры бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев