Әлеге программа эшли башлагач та 4 ел эчендә Зирекледә авыл урамнарындагы юлларның сыйфаты яхшыра - бу озак еллар авыл халкы өчен зур проблема була.
- Үзеңнән башла - бу гади сүзләр җыелмасы гына түгел, - ди Зирекле авылы кешесе Җәлил Гәрәев, - мин үз өлешемне - 500 сум керттем, ә дәүләт аңа 2 мең сум өстәп бирә, азрак керткән булсам, өстәп бирелгәне дә азрак булыр иде. Ә без бит күбәү. Авылдагы проблемаларны хәл итү өчен үзара салым кертү- бу бик дөрес юл.
Әлбәттә, акча бирмәүче кешеләр дә бар, узган ел, мәсәлән, планлаштырылганнан 96% кына җыйганнар. Әмма шулай да 248800 сум җыя алганнар,ә республика акчасы белән ул 1 млн. 244 сум булган. Һәм бу акчаларга күп нәрсәләр эшләнгән.
Иң кыйммәт торучысы - бу юлларга комлы вак таш түшәү: шундый 2 км юлга 900 мең сумнан артык акча киткән, ә 125 мең сумы кышын юлларны кардан арындыруга тотылган.
Өргәнчәдән Любовь Осипова (әлеге авылда 35 кеше яши) безнең белән үзара салым турында үз фикерләре белән уртаклашты:
- Безнең авылда үзара салым акчасына юлларны кардан чистарталар. Килешү буенча әлеге эшне үзенең шәхси тракторында авылдашыбыз башкара, аны зур җаваплылык тоеп эшли. Безне кар басып китмәс, дип ышанып әйтеп була. Бездә чүп-чар чыгару урыны да киртәләнгән, төзекләндерелгән, җил пакет һәм кәгазьләрне очыртып китә алмаячак. Хәзер тирә-ягыбыздагы чисталыкка сокланырлык.
Чыннан да, Өргәнчәдә вакытлыча ККК өю урынын тоту һәм төзекләндерүгә 36400 сум акча тотылган, һәм Зирекледә халыктан чүп-чар чыгару 50 мең сумга төшкән. Һәм тагын шәхси йорт хуҗаларына уңайлы булсын өчен ШЯХне үстерүгә булышлык күрсәтү максатларында Зирекледә нәсел үгезләре асрыйлар. Аларны карауга елына 57600 сум акча тотылган. Зират территориясендә хуҗалык корылмасы төзү 257600 сумга төшкән. Эшнең бер өлеше (200 мең сумлык) 2015 елда башкарылган, ә икенче өлеше (57600 сумлык) - 2016 елда.
- Үзара салым җыюны керткән беренче елларда ук кешеләр аның нәтиҗәсен, ягъни пландагы авылны төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне күргәннән соң, күбесе үзара салым акчасы җыюга кабат әзер булуларын белдерәләр, - дип сөйли АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов. - Һәм әгәр дә үткән елда җыем күләме 96% тәшкил иткән булса, быел исә халыкның 100%ы акча кертте.
Үзара салым акчаларының тулаем күләме 1 млн. 240 мең сум тәшкил иткән.
Акчаларның күп өлеше - 744500 сумы авылга кадәр чишмә суы тартуга китәчәк. Эшләр ноябрьдә дә дәвам итәчәк. Авыл халкының 50%ы чишмә суы белән тәэмин ителәчәк.
Зирекледә шәхси сектордагы бозаулар өчен ялан абзар төзелгән, моңа 160 мең сум акча сарыф ителгән, нәсел үгезләрен асрау 57500 сумга төшә. Суүткәргеч линияләрне чистартуга һәм юдыруга 90 мең сум салынган. Юлларны тотуга, шул исәптә кышын кардан чистартуга - 138 мең сум. Халыктан чүп-чар җыю һәм чыгаруга (түгү) - 50 мең сум.
Пенсионерка Любовь Васильевна Шумилова Өргәнчәдә Яңа урамда яши. Ул менә ниләр сөйләде:
- Үзара салым акчалары аркасында безнең йортларда һәрчак су бар, ул бик чиста. Җирле башкарма комитетка мин бик рәхмәтле, андагы хезмәтләр авыл халкының барлык проблемаларын белеп тора һәм хәл итәргә тырышалар, шул исәптә үзара салым акчалары хисабына да. Алар безнең барлык үтенечләрне һәм теләкләребезне исәпкә алалар. Әлбәттә, без алга таба да әлеге программада катнашачакбыз. Зиратка кадәр булган юлны ремонтларга ниятләү зиреклеләр өчен бик мөһим.
- Зирекледәге юлларны зиратка чаклы гына түгел, ә Тукай, Бакча, Ленин урамнарында да яхшыртачаклар, - диде АҖ башлыгы. - Бәясе әлегә билгеле түгел, барысы да күпме акча җыюга бәйле булачак. ШЯХ-ны үстерүгә булышлык күрсәтү, ике авыл эчендәге юлларны чистарту буенча эшләр дәвам иттереләчәк, шулай ук суэтем скважина һәм каптаж санитар зоналарны тотып алу да планлаштырылган. Авылдашларымны мин яхшы беләм,алар ярдәмчел һәм хәлләр торышын аңлыйлар. Бердәм тавыш бирү көнендә аларның һәркайсы сайлау участогына килеп, үзара салым өчен "Әйе" дип җавап бирәчәгенә ышанам мин.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев