Быел Аэрофлот үзенең 95 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан мин газета укучыларга Акъяр авылында туып үскән, 35 ел аэрофлотта хезмәт итүче, югары класслы очучы Илдар Галимҗан улы Гайфуллин турында сөйлисем килә, - дип хәбәр итте редакциягә Акъяр АМЙ мөдире Рамилә Халикова.
- Бу һөнәр аның балачак хыялы була. Кулына "Көмеш канатлар" китабы килеп эләккәч, очучы булу теләге тагы да арта . Очучылар әзерли торган училищега укырга кереп, 1980 елда инструктор белән ЯК-18 самолетында беренче тапкыр һавага күтәрелә һәм андагы матурлыкка чын-чынлап гашыйк була ул. 1982 елны училищены тәмамлый һәм Урал идарәсенә эшкә билгеләнә. Әлеге идарәгә Ижау, Курган, Киров, Чиләбе шәһәрләре керә. Ижауга очучылар кирәк, дигәч, ул бик шатланып риза була, чөнки анда байтак туганнары, авылдашлары яши. Бик яхшы укыганга (сүз уңаенда, Шахмай мәктәбен дә беренче алтын медальгә тәмамлаган укучы ул) Илдар Галимҗан улын Ульяновск гражданнар авиациясе институтына ТУ-134 самолетына белемен күтәрергә җибәрәләр, 1983 елның маеннан пассажир самолетында оча башлый.
- Безнең эшебездә иң мөһиме кешеләрне А пунктыннан Б пунктына исән-имин илтеп җиткерү, үзең физик яктан сау-сәламәт булу кирәк.Шуңа да без һәрвакыт медицина тикшерүе үтеп торабыз. 60 яшькә җитеп килсәм дә, хәзер дә, мәктәптәге кебек үк, елына ике мәртәбә 8 фәннән имтихан тапшырам. Очучы өчен санитар норма булып аена 80 очу сәгате (елына - 800 сәгать) (киңәйтелгән норма - 90 сәгать) санала. Шуңа да безгә үзеңне һәрвакыт тиешле формада тоту кирәк, - ди Илдар абый.
Ул егәрләгән самолетның озынлыгы 74 м., бортка 403 пассажир алу мөмкинлеге бар, ике пилот. Һава юлларын сораштырганда, ул: - Азиягә трасса Акъяр яныннан уза, авылым уң якта кала. Аена бер-ике тапкыр үтәргә туры килә. Һава торышы яхшы булганда Оренбург трассасындагы утлар, очу полосасы кебек, 11 километрдан ап-ачык күренә. Күренүчәнлек яхшы булса, мин һәрвакыт фараларны кабызам, әгәр күрсәгез, бу минем сәламым булыр, - ди Илдар абый.
Без, авылдашлары, Илдар Галимҗан улы белән горурланабыз, һөнәри бәйрәме белән котлап, киләчәктә дә исәнлек, иминлек һәм эшендә уңышлар, һәлакәтсез очышлар теләп калабыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев