Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылым – минем язмышым

Бу авылда сине шулкадәр нык итеп нәрсә тота, дигән сорауны мин күпләрдән һәм байтак авылдашларымнан ишеткәнем булды. Минемчә, бу язмыштыр, Ходай Тәгалә шулай язгандыр дим һәм шулай булуына һичкайчан үкенгәнем дә булмады.

Эш - мәшәкатьләр белән 50 ел гомер узганын сизми дә калдым. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң гомеремнең 28 елын туган хуҗалыгыма багышладым. Институтның икътисад факультеты җитәкчелеге миңа - яшь белгечкә зур үсеш алган һәм перспективалы Әлмәт яки Чистай районын сайларга тәкъдим иткән иделәр. Тик укый башлаганда ук ныклы карар кабул ителгән иде инде: бары тик туган авылга гына! Моңа башка нигезле сәбәпләр дә бар иде, әлбәттә: гаиләдә дүрт бала, мин 8 сыйныфта укыганда ук әти аяксыз калды, II төркем инвалид булды. Бөтен авырлык һәм мәшәкать гомере буе фермада эшләгән әни җилкәсендә булды. Әти- әни дә, синең белгечлегең авыл җире өчен менә дигән, шуңа күрә бездән ерак китүеңнең мәгънәсе юк, дип киңәш бирделәр. Менә шулай итеп туган колхозымда калдым, байтак еллар икътисадчы, аннан соң бухгалтер булып эшләдем, хәзер "Татарстан" ҖЧҖ-дә - диспетчер. Минем эш урыным һәрчак конторада булуга карамастан (хәзер - ул офис), мин терлекчелектәге эшләрнең үзенчәлекләре белән вак-төягенә кадәр таныш идем, чөнки әни белән фермада бик еш эшләргә туры килде. Бәлки, шуңа да ферма хәзер дә миңа таныш темадыр. Фермада еш булган кеше андагы хезмәтнең никадәр кыен булуын яхшы аңлый. Терлекчелек фермалары авылдан шактый еракта төзелгән, анда җәяү эшкә барулары авыр, бигрәк тә язын һәм көзен - юл өзеклегендә. Шушындый һава торышында фермага барганда әллә нинди теләкләр туа иде, әйтик, сыер савучыларга терлекләрне ашаткан һәм караган өчен "минималка" түләргә кирәк, ә савылган сөт өчен аерым алсыннар иде. Бәлки шул чагында фермада эшләргә теләүчеләр дә булыр иде. Әгәр ферма бетсә, авылда тормыш та туктап калачак.
Эшләү дәверендә берничә яңадан оештырулар, үзгәртеп төзүләрне кичерергә туры килде. Үзгәрешләр булуга да карамастан, хуҗалык сафта һәм продукция бирә. Коллективта бергә эшләргә туры килгән җитәкчеләргә, белгечләргә бүген рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Болар: М.А. Борисов, Ф.С. Якупов, Ә.Г. Сибгатуллин, Г.В. Газизов, Х.И. Мөлеков, З.Г. Антонова, Г.Д. Хамәтгалиева, В.Г. Садыйков һ.б. Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы белгечләре, "Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖ җитәкчелеге авыл халкының һәм хуҗалык хезмәткәрләренең проблемаларын игътибарсыз калдырмыйлар, аларга социаль һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәтәләр.
Әтием ягыннан бабам Габдулла Гатауллин байтак еллар кайчандыр Әдәмсә составында булган колхозны җитәкләгән. Минем язмышым авыл белән бәйле булачагын алдан күргәнгәдер, ахры, ул миңа: кайда сыер - шунда колхоз, дигән иде. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен мин аңламаган идем, моның шулай икәнлегенә еллар узгач кына төшенәсең икән. Минем күңел түрендәге хыялым - авыл тулы канлы, матур тормыш белән яшәсен иде. Авыл яшәсә - кешеләр дә бер-берсен хөрмәт итеп, тату яшәячәк, туганлык җепләре өзелмәячәк, иң яхшы кешелеклелек сыйфатлары сакланып калачак. Мин үземне еш кына крестьян хатын-кызы дип атыйм, чөнки белемемә карамастан, чын авыл тормышы белән яшим.
Бүгенгесе көндә әти- әнием төзегән йортта, абыемның гаиләсе һәм әти белән бергә яшибез. Әнием мәрхүм инде. Олы апам - математика укытучысы, аның ире Ә.Г. Сибгатуллин - "Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖ дә башкаручы директор. Олы абыем - "Ямашнефть" НГДУ-ның "Электроэнергосервис" цехында участок мастеры, РФ-ның атказанган энергетигы, киленебез - химия укытучысы, үз хезмәтен яратып башкара. Кечкенә сеңелем - "Түбән Кама - Нефтехимда" аппаратчы, кияүебез - эретеп ябыштыручы. Шәхси хуҗалыкта сыерлар да, үгезләр дә бар. Артык сөтне дәүләткә тапшырабыз.
Башта ук әйтеп үткән сорауга кире әйләнеп кайтып, шуны әйтергә телим: үз авылымны, аның кешеләрен яратам мин, хәтта язгы көннәрдә үтеп йөри алмаслык саз булса да яратам. Авылым бик җайлы урында - юллар чатында урнашкан, кирәк булганда, якын-тирә шәһәрләргә барып кайту өчен дә җайлы. Авылымның җәен җир җиләге гөрләп үскән аланнары гына да ни тора: җир җиләгенең тәме дә үзгә. Елгаларының, Сабан туйлары һәм башка бәйрәмнәр уза торган урыннарның матурлыгы хакында аерым сөйләргә кирәктер.
Авылда руслар һәм татарлар һәрчак бергә, тату яшәгән, һәркайсының үз гореф-гадәтләре, йолалары бар, ике милләт халкы да үз бәйрәмнәрен бергәләшеп үткәрә. Шушы татулык һәм тынычлык авылыбызның йөзен һәрчак бизи һәм бу шулай дәвам итәр дә дип өметләнәм.
Гөлисә ГАТАУЛЛИНА,
"Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсе
диспетчеры
Редакциядән: Бүген Гөлисә Сәмигулла кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без аны 50 яшь тулган көне белән котлыйбыз, исәнлек, бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев