Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыр еллар, авыр юллар...

2017 елның августында "ЯЧХ" дә "Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дигән язма басылып чыкканнан соң без якташларыбыз - фашист концлагерьларында тоткынлыкта (әсирлектә) булучылар турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

Петропавел Бистәсеннән Иван Алексеевич Быковның язмышы бик кызыклы була. Аны фотода кызы Татьяна Ивановна Силютина танып ала. Татьяна Ивановна һәм аның кече кыз туганы Анастасия бүген дә шул авылда яшиләр. Сугыш башланганчы Быковлар гаиләсе: Иван Алексеевич, аның тормыш иптәше һәм кызы Таня Петропавел Бистәсеннән 5 км ераклыкта урнашкан, зур булмаган "Большевик" колхозына берләшкән 36 йорттан торган авылда яши. Гаилә башлыгы үзе шунда ат абзарында эшли.
- Әтине фронтка озаттык, әни белән, бигрәк тә мин, бик каты еладык, - дип искә ала Татьяна Ивановна, кулъяулык белән күз яшьләрен сөртеп. - Миңа 4 яшь иде, әтиемнең тезләрендә утыруымны хәтерлим әле. Яңа Чишмәгә аны озатырга киттек. Ул шунда миңа курчак сатып алды һәм: "Кызым, елама, кара әле, ул нинди матур", - диде. - Дөрес, мин шунда ук елаудан да туктадым, балага күп кирәкмени соң?
Фронттан барлыгы өч хат килә. Ул яза белми, шуңа да, ул әйтеп торган, иптәшләре язган: "Барыгызны да, өйгә дә бик сагындым. Таня кызым нишли? Нюра, син ни эшләр бетереп йөрисең, ничек яшисез?".
Барыннан да бигрәк алар кара кәгазь килүдән куркалар, әмма ул 1941 елда килә, анда, сезнең ирегез ниндидер авыл янында һәлак булды, дип хәбәр ителгән һәм җирләнгән урыны да күрсәтелгән.
Бик каты елыйлар, кайгыралар, шулай да тормыш дәвам итә, ничек тә булса яшәргә кирәк бит. Аллага шөкер, сугыш елларында алар ачка тилмермиләр. Колхозда эш көннәре өчен икмәк, бал, бөртек биргәннәр, бик авыр вакытларда он һәм бераз пешкән икмәк тә эләккән. Өйдә сыер, башка терлек-туар булган, Таня 7 яшьтән сыер сауган, 11 яшьтә кулына чалгы алган, басуларда утаган. Сугыш тәмамланган, "Большевик"ка 10 фронтовик әйләнеп кайткан, 8 есе һәлак булган. Татьяна Ивановна һәрберсенең исемен, фамилиясен һәм атасының исемен хәтерли. Аның хәтере бик тә яхшы, яшьләр көнләшерлек. Аны үз авылының елъязмачысы дип атарга була. Аның истәлекләренә, хәтер-хатирәләренә таянып китап язырга була.
Яңа 1946 елны каршылыйлар. Һәм менә 6 февральдә 11 яшьлек Таня мәктәптән кайтып, дәресләр әзерләргә утырган һәм шул вакыт күршесе йөгереп кереп: "Нәрсә утырасың? Бар йөгер, әнә әтиең таудан төшеп килә", - дип кычкырган. Таня яланаякка киез итекләрен киеп, өстенә бишмәтен элеп, беренче булып каршы алырга йөгерә. Ә әнисе эштән соң кайтып ял итәргә яткан була, ул мич башыннан төшкәнче, тегеләр өй янына кайтып җитә, ул да йөгереп каршы ала. Иванның әтисе Колмакчыда урман кискән, улының кайтуын ишеткәч, төнлә җәяү кайтырга чыккан һәм иртән генә кайтып җиткән. - Әле дә хәтерлим, - ди Татьяна Ивановна. - Бу бит могҗиза! Беркем дә аны исән күрермен дип уйламаган. Үлеп терелгән диярсең. Зур өстәл янында бөтен авыл халкы бездә күңел ачты. Ә сугыштан башка беркем дә әйләнеп кайтмады.
Иван Алексеевич Германиядә электр лампасы яктысында җир асты цехында дүрт ел үткәрә. Әсирләр ишекләр өчен тимер әйберләр ясаганнар. Өскә бөтенләй чыгармаганнар, тоткыннар вакыт исәбен оныткан. Алар өчен якты көн булмаган, бары тоташ бетмәс-төкәнмәс төн генә. Черек яки туң бәрәңгедән, кәбестә, чөгендер салып пешерелгән аш ашатканнар. 1945 елда америкалылар тарафыннан азат ителгән әсирләрне караган табиб Иван Алексеевичны бала чагында күп итеп бурсык мае ашавы аркасында көчле иммунитеты саклап калуын әйткән. Ә ул вакытта җир астында байтак кеше үлгән. Исән калучыларын исә күтәреп чыкканнар. Алар барысы да 4 ел буе кояш яктысы күрмәгән. Әсирләр ныгысын өчен, азат итүчеләр аларны җирле фермерларга эшкә урнаштырганнар, көнгә өч тапкыр яхшы итеп ашатканнар һәм шоколад та биргәннәр. Аннан соң әсирләр безнең якка чыгарылган, әсирлектән соң Иван Алексеевичның ышанычлы булуын ел буена тикшереп торганнар, яшәгән урыны буенча запрослар җибәрелгән. Баксаң, Яңа Чишмә хәрби комиссариатында аның исән булуын белгәннәр икән, тик әлеге тикшерүләр барганга күрә, бу информация туганнары өчен җитди сер булган.
Иван Алексеевич сугышка колхозның атлар абзарыннан китә һәм шунда ук - үзенең яраткан атлары янына әйләнеп кайта. Ул аларны чистарткан, юган, ашаткан, көтү көткән һәм шуның белән үзен иң бәхетле кеше итеп санаган. Алардан башка бер көн дә яши алмаган, тәүлекләр буе ул атлар янында булган.
- Бервакыт аңа колхоз рәисе Казан янындагы санаторийга юллама бирде, - дип сөйли Татьяна Ивановна. - Бер төн кунып, шунда да төшендә атлар белән саташып беткән. Ә иртән өйгә кайтты, өй яныннан узып туп-туры ат абзарына киткән. Рәис: "Нигә кайттың?" - дигәч: "Атлар миннән башка нишләр?" - дип җавап биргән.
70 яшенә кадәр ул аларны караган һәм, әйтергә кирәк, үлгәндә дә үзенең атларына тугры калган. Салкын көзге көннәрнең берсендә җиңел курткадан гына ул көтү көткән, нык чыланган һәм туңган, әмма эшкә йөрүен дәвам иткән. Бервакыт кичен эштән кайткан, ә иртән аны хастаханәгә алып киткәннәр һәм 3 көннән соң үпкә ялкынсынуыннан ул вафат була. Менә шундый үз-үзен аямый торган кеше була ул, үзен аз гына да кызганмаган.
Татьяна Ивановна табигате белән шаян, хәрәкәтчән һәм аралашучан хатын-кыз. "Мин әтигә охшаган" , - ди ул. Кайчандыр ул үзенең туган ягын калдырып киткән, тик 20 ел элек яңадан кайткан һәм уңайлы йортта, онык-оныкчыкларын каршылап гомер итә. Аның тәфсилле итеп сөйләгән бөтен гомере үзе бер әсәргә тиң, тик бусы инде бөтенләй башка тарих.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев