Авыл җирлекләре башлыкларына – яңа автомобильләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 декабрьдә муниципаль берәмлекләр арасында узган Республика смотр-конкурсы җиңүчеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
Ел саен муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы авыл җирлекләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырыла.
Чара Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Съезды кысаларында булды.
“Без һәрвакыт үзебезнең муниципалитетларга ярдәм күрсәтәбез, шуңа да бюджетларны баланска китереп оештырырга тырышабыз. Бүген без иң яхшыларын билгеләп үтәбез, алар 100 автомобиль алачак, шул исәптән 93 “Нива” һәм шәһәр округлары өчен 7 автобус”, - диде Президент.
ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин “соңгы елларда республикада авыл җирлекләре имиджын булдыру өчен күп нәрсә эшләнә”, дип билгеләп узды. Җиңүчеләр арасында, димәк, бүләк – Татарстан Президентыннан “Шевроле-Нива” автомобиле алучылар арасында районыбыздан Акбүре авыл җирлеге дә бар.
Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов (рәсемдә) безнең белән үз сөенеч һәм тәэсирләре белән уртаклашты.
- Безнең авыл җирлегенә күп еллар хезмәт иткән автомобиль инде тузып бетте дияргә була, ул безгә бик күп ярдәм итте. Яңасын алуга бик шатбыз. Район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт. Үтеп баручы елда АҖ башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә барлык авыл халкы өчен дә яхшы вакыйга бу. Чөнки бу бүләк – авыл халкының хезмәт активлыгына югары бәя билгесе һәм ул авыл җирлегендәге күп мәсьәләләрне оператив төстә хәл итәргә булышачак.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев