Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл кешесе булу җиңелме

Авыл тормышында кайнаган кешеләр белән ихластан сөйләшү

Авылымда - минем язмышым

 Наталья Яковлева, Ольга Муратова һәм Светлана Коновалова - районның алдынгы сыер савучылары: район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, аларның һәркайсы, «Закрома» ҖЧҖдә эшләп, 2022 елда 320 тоннадан артык сөт савып алган.

Бу очрашу өчен сәбәп тә иде һәм шуңа күрә аларга беренче сорау менә мондыйрак булды:

 - Сөт савып алуда югары күрсәткечләргә ничек ирешәсез? 

- Бу хуҗалык коллективының бердәм эш итүе. Сыерларны дөрес һәм вакытында дәвалаучы ветеринарларның эше дә, сыерларның рационын тәшкил итүче зоотехник та, терлекләрнең чисталыгы турында кайгыртучы  терлек караучыларның, сыйфатлы азык үстерүче һәм әзерләүче механизаторлар һәм агрономнарның хезмәте дә, - дип санап чыктылар хатын-кызлар. Бу хакта алар шулкадәр ихлас итеп, җылы сүзләр белән сөйләделәр ки, «авылда бөтен кеше - дус-туган», дигән гыйбарә искә төште.

- Килешәм, әмма эш шартлары бер үк булса да, кайбер сыер савучыларның уңышлары югарырак, икенчеләренең түбәнрәк. Ни өчен?

- Сыерлар наз ярата, аларга иркәләү, сыйпау ошый. Бу бит кирпеч тә, ниндидер запас частьләр дә түгел, - ди Оля, - аларны исемнәре белән чакырасың, сиңа җавап бирәләр. Аларны яратып карасаң, сөте дә күп була.

- Сыер савучының арыганлыгын яки аның борчылуын да сизәләр, шул чакта сыер да тынычсызлана, бу сөтнең күләменә дә йогынты ясый, - дип дәвам итте теманы Наташа.

- Эштә сезнең арада көндәшлек, ярышу бармы?

- Мөгаен, юктыр, мин моны үземдә дә, башкалардан да сизмим, - диде Светлана. - Ә сводканы карый башласам, башта миңа иң мөһиме - алда нинди хуҗалык икәнлеген белү. Әгәр дә «Закрома» дип язылган булса,- күзләр үзеннән-үзе елмая. Әгәр дә синең фамилияң алда тора икән, бусы да рәхәт.

Әйе, алар арасында ниндидер көндәшлек бар икән, ул бик тирән яшереләдер. Алар бит барысы да бер-берсе белән дус кызлар булган, авылдашлар, хәтта бераз туганнар да, - дип уйладым мин.

Наталья Яковлева, мәсәлән, Оляның абыйсының хатыны, Черемухово Бистәсендә туган һәм шунда яши. Ә Ольга Муратова белән Светлана Коновалованы Яңа Иванаево авылы берләштерә, аларның анда балачаклары узган, ә аннары язмыш аларны яңадан Черемухово Бистәсендә очраштыра. Икесе дә шушы авыл егетләренә кияүгә чыкканнар һәм, хәтта бер фермада эшлиләр.

 

Авылда бөтен тормыш, уч төбендәге кебек

 

Хатын - кызлар белән без авыл китапханәсендә очраштык: баксаң, аларның өчесе дә китап яратучылар икән. Алар өчен уку – авыр хезмәт көненнән соң иң яхшы ял.

 Наташа, Оля һәм Света заманча телефоннардан файдалана белүче, әмма «интернетомания» белән зарарланмаган буын кешеләре.  Ләкин алар дөресен сөйлиләр - китапханәгә сирәк килә башлаганнар, үзләре өчен вакыт азрак кала икән. Йокы да туймый: иртәнге сәгать 4тә сыер саварга китәләр, ә кичкесеннән сәгать сигездә генә өйгә кайталар, эштән тыш, барысының да үз хуҗалыгы, кайгыртыр кешеләре дә бар бит әле.

Гаиләдә яхшысы да һәм начар вакыйгалар да булгалый. Авыл җирендә шатлыкны да, кайгы-хәсрәтне дә яшереп калып булмый. Авылдагы тормыш, уч төбендәге кебек.

Наталья Яковлева ире Петр белән дүрт бала тәрбияләгәннәр, ире машина йөртүче, моторист булып эшләгән. Аларның зур хуҗалыклары бар: терлекләр асрыйлар, бакчаның зур участогын бәрәңге һәм терлек азыгы өчен люцерна җире били.

«Ирем каты авырап киткәч, миңа аның турында гадәттәгедән дә күбрәк кайгыртырга туры килә, хәтта мал-туарны карарга, бензочапкыч белән дә идарә итәргә өйрәндем. Шунысы яхшы, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә улым Александр бар. Кызым Вера һәм кече улым Евгений Архангел Бистәсендә яшиләр һәм эшлиләр. Тагын бер улым Михаил Түбән Камада эшли. Җәй көне хуҗалыкта ярдәм итәргә барысы да кайталар», - дип сөйләде Наташа.

Ольга Муратованың язмышы менә болайрак булган: ул ике яшүсмер баласы  - шул ук авылда эшли торган улы Александр һәм кызы Ангелина (ул кияүдә, Казанда яши) белән яшьли тол калган. 

«Без каенанам Валентина Ивановна белән бик дус яшибез, уртак кайгы кичереп, бер-беребезне игътибарсыз калдырмыйбыз. Әгәр дә минем кыш көне бераз ял итәргә вакытым була икән, яздан алып көзгә кадәр - бакча эшләрем бар, фермада эшләп кайткач шунда шөгыльләнәм».

Светлана һәм Николай Коноваловлар да күп балалы ата - аналар: кызы Алена Яңа Чишмәдә эшли, улы Виктор Әлмәттә укый, ә Сережа Черемухово мәктәбенең өченче сыйныфында белем ала.

«Барлык авыл халкы кебек үк терлек асрыйбыз, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге үстерәбез. Сыер савучы булып мин дүрт ел чамасы гына эшләдем, ә моңа кадәр 12 ел шул ук фермада слесарь-оператор булдым. Хезмәт авыр һәм, хәтта күңелсез иде, ә сыер - ул тере, аның белән аралашырга мөмкин, шуңа күрә эшкә бик теләп йөрдем.  Бозау караучыга күчү белән, анда барасым килми, бозауларга ияләштем инде».

 

Авыл кешесе булу җиңелме?

 

Наташа Яковлева:

«Минем бөтен тормышым Бистә белән бәйле, ә берәр нәрсәгә ияләшсәң, башка берни дә күрмисең. Барысы да шулай булырга тиеш кебек. Чыннан да, безнең авыл елның теләсә кайсы вакытында да бик матур, хәтта язын да юлсызлыкка, аяк астында пычрак булганда да гөрләвекләрнең челтерәп агуын тыңларга кирәк. Алар нишләптер яшьлекне хәтерләтә. Ә түтәлләрдә казынганда, вакыт-вакыт чәчәк аткан һәм җимеш бирә торган агачларга да күз төшерергә кирәк. Бу бик матур. Шәһәр халкы моны күрми. Авылда яшәү авырмы? Һич тә юк. Һәркайда яхшы эшләргә кирәк. Ә ял итү - кем ничек итә инде.  Монысы кешенең үзеннән тора. Кемгәдер кинотеатрга (шәһәрдә дә гомер буе диванда ятып торырга була), ә кемгәдер карлы авыл урамы буйлап кибеткә баруы да ләззәт, ә җәен - гөмбәгә. Мин үзем урманга барырга куркам, шуңа күрә якын тирәдән генә җиләк җыям».

Оля Муратова:

«Авыл тормышын балачактан ук үз иттем, табигатьне бик яратам, аны «атка атланып, биектән күзәтә идем». Авылда шәхси мал-туар болыннарда чират белән көтелә иде һәм мин үз чиратыбызны түземсезлек белән көтә идем, чөнки көтү вакытында атка атланып йөрергә рөхсәт итә иделәр. Син биеккә менеп утырасың һәм биектән күрәсең: кырларны, болыннарны, елганы. Мин, кечкенә кыз, мондый киңлекләрне беренче тапкыр күрдем һәм мин аларга гашыйк булдым. Үз һөнәремне дә табигать белән бәйлесен сайладым - умартачы. Күрше авыл егетенә кияүгә чыктым, бу авылда да сине шул ук матурлык чолгап ала.

Менә шәһәргә яшәргә киткән кешеләр аларны гел туган илләренең тартып торулары турында сөйлиләр. Ирем үлгәннән соң, финанс ягыннан авыр булгач, мин үзем дә шәһәргә акча эшләргә киткән идем. Ләкин ял көннәрендә өйгә кайткач, авылым мине кочаклап алгандай булды һәм йөрәгемдә тынычлык һәм җиңеллек булуын тоя идем. Кире кайттым, - дип елмая Ольга. - Тик шәһәрдә узган вакыт бушка булмады, мин анда тагын ике һөнәр үзләштердем (ведомстводан тыш сакчы һәм пешекче). Авыл тормышы мине күп нәрсәгә өйрәтте, гаиләдә без алты кыз идек һәм без, әлбәттә, әнигә генә түгел, әтигә дә ярдәм иттек. Шуңа күрә агач эшен дә белеп үстек: төзергә, кисәргә, тигезләргә һ.б. Ирем Сергей үлгәннән соң, үзем балалар белән мунчаны төзеп бетердем».

Света Коновалова:

«Авыл тормышы миңа мирас итеп тапшырылды, гәрчә мин Чистайда тусам да. Яшь чакта әти-әнине шәһәр тормышы җәлеп иткән, ләкин авылның тарту көче көчлерәк булды һәм җиңде. Минем әти-әнием авылга кайттылар һәм алар  моңа беркайчан да үкенмәделәр.  Безгә, балаларга, һәр кешенең җирдә үз урыны бар һәм ул кая гына китмәсен, һәрвакыт кирәк булган җирдә тукталачагын әйттеләр. Менә мин дә мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай педучилищесына укырга кердем, шәһәрдә дә эшли ала идем, әмма язмыш үзенчә боерды: булачак ирем Александрны очраттым һәм ул мине үзенең Черемухово Бистәсенә алып кайтты.

«Шәһәргә китәсе иде», - дигән фикер кайчак арыганлыктан түгел, ә аптыраганнан туа. Менә хәзер дә - эштә үзгәрешләр, яңа технологияләр кертелә. Мине машина белән саву операторыннан бозау караучыга күчерделәр. Мин бүгенге хәлемә авыр күнегәм. Ә шәһәр турында сөйләшүләр - бу сүз генә. Чыннан да, авыл мәшәкатьләреннән башка яшәве дә күңелсез булыр кебек: бакча, мал-туар... алардан башка ничек яшәмәк кирәк?».

 

Авыл өчен борчыласың

Очрашу азагында әңгәмәдәшләр авылның чын-чынлап яшәгән елларын искә төшерделәр.

«Кулларына кәшәкә тоткан малайларның төзекләндерелгән шугалакта түгел, ә елганың боз каткан участогында, чаналар һәм чаңгылар белән рәхәтләнеп уйнаулары, дисеңме. Ә җәй көне балаларның җыелышып елгада су коенулары, һәр йорт каршында куелган эскәмияләрдә утырырга да урын җитмәгән чаклар...»

«Җәйге кичләрдә көтүдән кайтучы сыерларның мөгрәүләре, сарыкларның йөгерә-йөгерә капка төбенә кайтулары. Халык та үзара дус иде, күршеләр көтүдән кайткан малларны куып кертешә иде. Ә бераз яктыра башлагач, эшкә барганда,  иртән авылның уянуын күрәсең - халык сыерларны көтүгә куа...»

«Соңгы вакытта безнең авылда барысы да үзгәрде. Хәтта фермалардагы ис тә башкача: элек силос, фураж исе әллә каян сизелә иде, табигый ризыклардан тукланган сыерларның исе дә бүтән иде».

«Авыллар бетәр, дип борчылам. Яшьләр бик аз, мәктәп буш диярлек, урамда күршеләр җыелышып, аралашып утырмый, кешеләр бер-берсеннән ераклаша башлады».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев