Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл көне кысаларында Чуаш Чабаксаркасында «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль - конкурсы узды

Лариса Федорова фоторепортажы

Фестивальдә Яңа Чишмә районыннан 25тән артык катнашучы һәм коллектив булды, шулай ук Чистай һәм Биектау районнарыннан да катнашучылар бар иде.
Конкурсантларга компетентлы жюри бәя бирде.
Жюри составында: аның рәисе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев, әгъзалар - Галина Носова (мәдәният бүлеге начальнигы), Ирина Слимова (Балалар сәнгать мәктәбе директоры), Надежда Зыкова (ҮКСнең методик бүлеге мөдире).
Конкурста катнашучыларның мавыктыргыч чыгышларыннан соң җиңүчеләр билгеләнде.
«Аерым башкаручылар» номинациясендә Гран-при белән баян көенә «Бабье лето» автор җырын башкаручы Юрий КИСЕЛЕВ (Яңа Иванаево) бүләкләнде.
Беренче урында - чуаш халык такмаклары белән Виктор ИВАНОВ (Биек Тау) 
18 яшькә кадәрге башкаручылар арасында беренче урында - Чертуштан Рузил ЗАРИПОВ. 
«Ансамбльләр» номинациясендә җиңүчеләр: татар халык көйләре белән Чаллы Башыннан Нәкыйп Дәүләтшин һәм Ринат Миңнебаевлар, Чуаш Чабаксарыннан Анастасия ЯКУШКИНА һәм Чистайдан Лидия МОЛОСТВОЛОВА.
«Звени частушечка» номинациясендә (катнаш ансамбльләр) Чуаш Чабаксарыннан «САВАНАС» халык коллективы җиңүче дип танылды.
Чуаш Чабаксарындагы бәйрәмгә килүчеләр барлык конкурсантларны җылы кабул иттеләр һәм чыгышларыннан соң да аларны көчле алкышларга күмделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев