Реклама
Җәмгыять
Авыл сабантуйларында батыр калучылар
17 июньдә районның биш торак пунктында Сабантуйлар оешкан төстә үтте, район Сабан туенда призлы урыннарны алучылар батыр калдылар.
Чертуш, Чаллы Башы һәм Акъяр халкы белән Шахмайда үткән Сабан туенда быелгы район Сабан туе призеры, Казан автотранспорт техникумы студенты, Акъяр егете Линар ШӘМСЕТДИНОВ җиңү яулаган.
Зирекледә дүртенче ел рәттән шушы авылда туып үскән, Яр Чаллыдан кайткан кунак Илдар САФИУЛЛИН батыр калган.
Тубылгы Тауда шул ук авылда туып үскән, КамАЗ шоферы булып эшләүче Илнур ӘБЕЛКӘРӘМОВ Сабантуй батыры булган.
Әдәмсәдә КГУ-ның юридик факультетын тәмамлаучы Яңа Чишмәдән Булат СӘХӘБИЕВ җиңгән.
Акбүредә быел үткән район Сабан туенда батыр калган (әтисе шушы авылдан), Казанда яшәүче Булат Мусин җиңгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев