Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл тотрыклы үсеш ала

23 гыйнварда гражданнар җыены Архангел авыл җирлегендә узды

Җирлек башлыгы Нина Сердюк 2022 елдагы эшләр турында хисап тотты.

Узган елдагы гыйнвар җыенында халык тарафыннан күпер тирәсеннән үтә торган Шушма елгасы үзәнен чистарту, Сбербанкның күчмә машинасының начар йөрүе, балалар бакчасындагы җиһазларны алыштыру кебек мәсьәләләр күтәрелгән иде. Ел дәвамында үзән чистартылган, машина график буенча килә башлаган, капиталь ремонтлау программасы буенча мәктәпне һәм балалар бакчасын мәктәп бинасында берләштерү планлаштырыла. Берләштерү кысаларында 82 мең 440 сумлык җиһазлар сатып алынган һәм тагын 44 мең 520 мең сумлык суммага заказ бирелгән.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен өч кеше өлешчә мобилизацияләнгән һәм икесе ирекле рәвештә контракт буенча хезмәт итәргә киткән. Нина Сердюк авыл халкына, җирлек депутатларына СВО зонасындагы якташларга гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, нигездә, җир кишәрлекләрен, йортларны рәсмиләштерү, караучысыз терлекләр, урамнарны яктырту буенча булган. Барлык сораулар да тиз арада хәл ителгән. Социаль челтәрләрдә халыкка даими рәвештә башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирелә.

Безнең белешмә

АҖдә 496 кеше теркәлгән, фактта 380 кеше яши

Эшкә яраклылар - 239 (шуларның 166сы авылда эшли)

18 яшькә кадәрге балалар - 97

Пенсионерлар - 121

Эшсезләр - 13

Туучылар саны - 4 (2020 һәм 2021 елларда - 9 һәм 10 бала)

Үлүчеләр - 9

Туйлар - 3 (1 пар авылда яшәргә калган)

Үзара салым акчалары 100 % җыелган, барлык төр салымнар җыю планнан тыш 14-62 %ка үтәлгән.

Җирлек бюджетының төп өлешен нефть оешмаларыннан кергән җир салымы тәшкил итә - 3147 мең 624 сум (җир салымының гомуми суммасы 3559 мең 273 сум). Үзмәшгульләрдән (14 кеше) салым - 40 350 сум тәшкил иткән, «Архангельское» КФХ»дан - 43 378 сум акча кергән.

Үзара салым акчаларына Яшьләр урамы буенча юл төзү, тигезләү, җәен юл кырыйларындагы чүп үләннәрен чабу, кышын кардан чистарту, урамнарны яктырту буенча хезмәт күрсәтү, тракторга чапкыч сатып алу планлаштырыла. Бүгенгесе көндә үзара салым акчаларының 34 %ы җыелган.

Су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтү йөкләмәләре тулысынча Яңа Чишмә ТКХ МУПка тапшырылган, су өчен түләүләр 99,36 %ы тәшкил иткән, гыйнварда бер кеше бурычын түләгән.

Безнең белешмә

171 хуҗалыкның 49ында 302 баш МЭТ исәпләнә

30 хуҗалыкта 108 сыер бар

Дуңгызлар - 62 баш (узган елдагыдан 2 тапкырга кимрәк)

Сарыклар һәм кәҗәләр - 97 баш

Атлар - 32 баш

Терлекләрнең баш санын (дуңгызлардан кала) саклап кала, ә МЭТ һәм атларны хәтта 1 башка арттыра да алганнар. ШЯХлардан - 18766, 61 мең сум, сөт сатудан - 13502,81 мең сум, ит сатудан - 5154 мең сум, башка продукция сатудан - 100 мең сум керем кергән. Барлык каналлар буенча 4927, 48 ц сөт сатылган (узган ел дәрәҗәсеннән 661,48 ц-га күбрәк). 2022 елда 8 сыерга исәпләнгән бер мини-ферма (Алексей Барсуков) төзелгән һәм сафка бастырылган - моның өчен районнан 247 мең сум һәм республика бюджетыннан 600 мең сум субсидия алынган. Иң яхшы сөт тапшыручы Михаил Рукавишников 465, 12 ц сөт тапшырган.

«Юл картасы», бер пункттан тыш, барлык пунктлар буенча да үтәлгән (эш урыннары булдырылмаган, аның каравы 85 кв.метр торак файдалануга тапшырылган).

 

Нина Сердюк авыл клубының иҗади эшчәнлеге, китапханә, балалар бакчасының эше (анда 22 бала йөри), урам яктырту буенча эшләр торышы, янгын куркынычсызлыгы, хатын-кызлар советы, ветераннар Советының эшчәнлеге, сәүдә хезмәте, почта элемтәсе турында сөйләде. Бу юнәлешләр буенча эшләр яхшы куелган, халыктан шелтәләр юк. Төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарылган: өмәләр, «Урман утырту көне», «Чиста ярлар» акцияләре үткән, йорт яны территорияләрен һәм бөтен җирлекне чиста тоту буенча эшләр башкарылган. Төзекләндерү кысаларында җәйге сәхнәне, балалар мәйданчыгын ремонтлаганнар, һәр язны күпер астында җыелган бозларны ваталар. Район җитәкчелеге ярдәме белән чиркәү гөмбәзләренең берсен буяганнар. Быел икенчесен буяу планлаштырыла.

Җәй көне Бистә «Песня русская - душа народа» рус җыры бәйрәмендә беренче район катнашучыларын кабул иткән. «Бистә боҗрасы» фестивале кысаларында авыл халкы һәм автотурда катнашучылар өчен шәраб, куас һәм чәй лавкалары булган авыл ишегалды - рус традицияләре бәйрәме үткәрелгән. Барлык кунакларны «Архангельская краса» халык ансамбле үзенең җырлары белән җәлеп иткән. Бу коллектив авылның һәм Татарстанның «визит карточкасы»на әверелгән. Аны читтә дә беләләр. Клубның матди базасын яхшырту грантларда, проектларда катнашу хисабына ирешелә. 2023 елда тренажерлар сатып алуга һәм өлкән яшьтәге халык өчен фитнес-зал оештыруга - сәламәт яшәү рәвеше буенча проект планлаштырылган. Якындагы ике елда АМЙ да авыл клубларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертеләчәк.

Халык зираттан күпергә кадәр кышкы юлны төзекләндерү (тайгак булмасын өчен ком сибү) проблемасын яңгыратты. Башлык бу проблеманы үзара салым программасы аша хәл итәчәкбез, диде.

ФАП мөдире Дмитрий Апраксин халыкның сәламәтлеген саклау буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Участок уполномоченные криминаль хәл турында җиткерде һәм Интернеттагы мошенниклар турында кисәтте. Мәктәп директоры Татьяна Дмитриева уку, фәнни һәм иҗат эшчәнлегендәге уңышлар һәм алдагы бурычлар турында сөйләде. Мәктәп 2022 елда республика программасы буенча ремонтланган, ул авылның бизәге һәм истәлекле урынына әверелгән.

«Архангельское» КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова үз чыгышында, хуҗалык өчен ел икътисади яктан авыр килде: финанс кыенлыклар булды, ноябрьдә ат абзары янды, дип белдерде. Ул КФХ хезмәткәрләренең олыгаюын төп проблемаларның берсе дип атады. «Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче кешеләр калмый», - дип зарланды ул. Хәзер КФХда, нигездә, Евгений Белоглазов чорында ук хезмәт куючы «иске гвардия» генә эшли. Барлык кыенлыкларга һәм проблемаларга карамастан, хуҗалык элеккечә лидерлар рәтендә кала әле.

Җыенга йомгак ясап, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова 2022 елда районның икътисади үсеше белән таныштырды, ШЯХларны, фермерлыкны, авылларда эшсез кешеләрне эшкә урнаштыру мөһимлеге турында сөйләде.

Отчетлардан соң авыл халкы бертавыштан җирле хакимият эшенә «яхшы» билгесе куйды.

Җыен актив авыл халкын хөрмәтләү белән тәмамланды. Мәктәп директоры Татьяна Дмитриева, «Архангельское» КФХ тракторчысы Сергей Барсуков, «Архангельское» КФХ склад мөдире Елена Похвалинская район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр; мәктәп кочегары Валерий Федотов, мәктәп китапханәчесе Любовь Барсукова, мәдәният йорты балетмейстеры Ольга Беляеваларга АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук 2023 елның гыйнварында туган көннәрен билгеләп үтүче авыл китапханәсе мөдире Екатерина Карпова һәм балалар бакчасының ярдәмче хезмәткәре Лилия Козлова да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.  «Архангельское» КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова КФХ тракторчысы Николай Стреловка бүләк тапшырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев