Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл традицияләрен бозмыйлар

Талиповлар гаиләсендә хезмәтне хөрмәт итү нәселдән килә

Әдәмсә авылыннан Талиповларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 8 баш МЭТ бар, шуларның өчесе — савым сыерлары, ә хуҗалыкта эшләү гаиләдәгеләрнең һәркайсына рәхәтлек кенә китерә. Аларның тормышында шәхси ярдәмче хуҗалык нинди роль уйный соң? Бу хакта без Зөһрә Талипова белән сөйләштек.

«Без бит бала чактан ук эшкә күнеккән: әти-әниләребез фермада эшләгәндә, без аларга ярдәм итәргә йөрдек, йорттагы терлекләрне дә карадык. Алар безне шул рәвешле авыл хезмәтенә өйрәтеп, тәрбияләп үстерделәр. Мин Вахитка кияүгә чыкканда, аларның да сыер, бозаулары, сарыклары күп иде. Бу авыл өчен гадәти хәл: төп эштән соң авыл халкын өйдә дә байтак эшләр көтә. 
Менә без дә хуҗалыкта терлек асрау кебек авыл традицияләрен бозмыйбыз. Үз хуҗалыгыбызда без ирем белән сарыклар түгел, ә сыерлар асрап, аларның санын арттырырга булдык. Шулай иттек тә, бүген бездә өч сыер, бер яшьлек ике бозау һәм өч тана бозау бар. Сыерларны һәм бозауларны бауда бәйләп тотабыз, ә кечкенә бозаулар киртә абзарда һәм җәй көне без сыерларны гына көтүгә чыгарабыз. Терлекләрне арттыру планнары бар, әлбәттә, ләкин быел печән белән хәлләр авыррак. Фураж өчен бөртекне сатып алабыз һәм пайлар өчен дә алабыз. Сусыл үлән белән бауга бәйләгән терлекләрне ашату өчен, күршедәге буш бакчаларга үлән чәчтек. Көн саен чабабыз һәм мотоблок арбасы белән малларга ташыйбыз. Әлбәттә, бу эш — эшсез тормас өчен генә түгел, ә күбрәк акча булдыру өчен — сөтне тапшырабыз, каймак, эремчек, май, кырт сатабыз (безнең үз сатып алучыларыбыз бар). Кергән акчага без көнкүрешебезне уңайлырак итәбез, балаларны укытабыз, ярдәмче хуҗалыкны алып барырга „булышучы“ техниканы сатып алабыз, булганын ремонтлыйбыз. 

Һәм кызларыбыз да бу эшкә күнектеләр, әгәр без өйгә бераз соңрак кайтсак, алар инде хуҗалыктагы эшләрне үзләре эшлиләр», — дип сөйләде Зөһрә.

Зөһрә хат ташучы булып эшли, аның эш көненең озынлыгы корреспонденцияләр санына, почта клиентларының заказларына һәм, хәтта, һава торышының нинди булуына да бәйле.
Вахит — агрофирмада шофер, аның да эш көне нормалаштырылмаган, әмма хуҗалыктагы иң җаваплы һәм авыр эшне ул, гаиләдә бердәнбер ир-ат буларак, үз өстенә алган (азык әзерләү һәм тарату, хайваннарны чистарту һәм терлек асрый торган биналарны җыештыру). 

Реклама

Һәм бу хатынын һәм кызлары Илүзә белән Әлфинәне авыр физик хезмәттән бераз азат итү өчен генә түгел, ә аларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Вахит буш вакытын гаиләсе белән үткәрергә ярата. Ә менә хатыны Зөһрә авыл мәдәният йорты ансамблендә катнаша, ул бик матур җырлый. Авылдагы бер генә концерт та аның һәм Яңа Чишмә Балалар сәнгать мәктәбен вокал классы буенча тәмамлаган һәм быел С. Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенә (академик вокал юнәлеше буенча) укырга кергән кече кызы Әлфинәнең катнашыннан башка узмый.

Ә олы кызы Илүзә буш вакытын китап укуга һәм юриспруденцияне өйрәнүгә багышлый. Ул Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалының (Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру факультеты) икенче курс студенты. Әти-әни балаларының диплом алгач белемнәрен һәм осталыкларын кайда кулланачакларын әлегә белмиләр — туган авылларындамы яки аннан ерактамы — әмма гаиләдә тәрбияләнгән хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык аларга файда китерәчәген төгәл беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев