Авыл үзизоляция шартларында: Петропавел Бистәсе
Петропавел Бистәсендә халыкның күпчелеге үзизоляция чорында йортларда, бакчаларда тәртип урнаштыралар, тирә-юньне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.
Бистә урамнары буйлап йөргәндә мин урамнарның бушап калуына игътибар иттем: эшләүчеләр инде үз эш урыннарында, ә калган кешеләр җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк күренергә тырыша. АҖ башкарма комитеты, мәдәният, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үз эшләрен куркынычсызлык чараларын үтәүгә тулы җаваплылык тоеп башкаралар. Укытучылар үзизоляциядәге (балалар урамда күренми) укучыларны дистанцион укыталар.
Авылда почта, ФАП, балалар бакчасы (анда шушы шартларда да эшләүче ата-аналарның балалары йөри), азык-төлек кибетләре ачык. Бу объектлар турыдан-туры халык белән эшли, шуңа күрә хезмәткәрләр үзләре куркынычсызлык чараларын төгәл үтиләр һәм халыкка битлекләрдә булырга, шулай ук бер-берсеннән 2 метрдан да ким булмаган арада булу кирәклеген кисәтәләр. ФАП фельдшеры гадәти режимда эшли, ләкин йөкләнеш арткан, чөнки район поликлиникасында кичектергесез авыруларны гына кабул итәләр. Сатучылар аларның эш көнен кыскарту тәкъдиме белән чыккан, чөнки кичке сәгать 5 тән соң кибеткә керүчеләр бик сирәк һәм коронавирустан саклану чаралары да һәрчак үтәлми.
Авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин шәхсән үзе дә, WhatsApp төркемендә дә саклык чаралары, вируска каршы һәм янгынга каршы режимның үтәлеше турында халыкка даими хәбәр итә. Шуңа да карамастан, бу авылда да «ышанмаучы - Фома» бар. Безгә очраган урта яшьләрдәге хатын-кыз, пандемия турында беләсеңме һәм ни өчен җәмәгать урынына саклагыч битлексез барасың, дигән сорауга, мин чирләмим һәм беркемгә дә йоктырмыйм, дип җавап бирде, ә үзе курыкмый, чөнки бернинди авыру да юк, халыкны алдыйлар гына, ди.
Авыл кешесенең бакчасында сүнеп килүче учак та күреп алдык, гәрчә, аны ягуны катгый тыю режимы кертелгән булса да.
Бәхеткә, мондый кешеләр бармак белән генә санарлык, халык, нигездә, киңәшләргә колак сала, законнарны һәм указларны үти. Ә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында йортларда, бакчаларда тәртип урнаштыралар, тирә-юньне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә авыл чиста, матур күренә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән югары әзерлек режимы кертелде. 20 апрельдән үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларны һәм инфекцияне таратмау буенча чараларны үтәмәүчеләрне массакүләм ачыклау башланды. Ә 10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Хокук бозучыларга зур штрафлар салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев