«Авылда без бәхетле», яки фермерларның яңа буыны үсә
Узган җомгада без Чертуш авылында яшәүче фермер Хөснетдиновларның яшь гаиләсе белән таныштык.
Илфат белән Нәзирә - ачык йөзле, шат күңелле яшьләр. Алар белән сөйләшүе дә бик рәхәт. Аралашучан Нәзирә, аз сүзле Илфат бер-берсенә бик тә туры килә. Илфатка 31, Нәзирәгә 29 яшь булса да, алар яшь күренәләр - мәктәп укучыларына охшаганнар. Йортлары Яшьләр урамында урнашкан, урамны исә юкка гына алай атамаганнар. Анда күбесенчә яшь гаиләләр үз йортларын төзи һәм зур хуҗалыклар булдыра. Хөснетдиновлар торган йорт - Нәзирәнең әти-әнисенеке. Алар аны киңәйткәннәр, төзекләндергәннәр, бөртек склады, сарай төзегәннәр. Ерак түгел үз йортлары да торгызыла.
Сарайда 14 баш терлек асрыйлар. Аларга барлык шартлар да тудырылган - сарай җылытылган, азык җитәрлек.
-Әле күптән түгел генә алар 20ләп иде, лейкоз буенча начар анализлар аркасында алтысын тапшырырга туры килде, - ди Нәзирә. - Бу бездә булган терлекләрнең барысы да түгел, калганнары Шахмай авылында Илфатның әнисендә асрала, чөнки барысын да үзебезнең сарайга сыйдырып бетереп булмый. Илфат көн саен аларны ашатып, карап килә. Бүгенгесе көндә бездә 31 баш МЭТ бар. 7 баш буаз сыер, симертелә торган үгезләр һәм яшь бозаулар нигездә, «гольштино-фриз», «айшир» һәм «симменталь» токымлылар.
Кайчандыр Самара өлкәсеннән башмак таналар сатып алганга да сигез ел вакыт узган. Шушы еллар эчендә аларның тормышлары яхшы якка гына үзгәргән: йорт салалар, ике трактор, комбайн сатып алганнар, икесенең дә җиңел автомобильләре бар. Менә дигән өч кыз үсеп килә: олысы - беренче сыйныфта укый, икенчесе - балалар бакчасына йөри, ә иң кечкенәсенә - сигез ай.
Туйдан соң ике елга якын шәһәрдә яшәгәннәр: Нәзирә «Макдональдс»та, Илфат вентиляция өлкәсендә эшләгәннәр. Илфатның әтисе вафат булгач, әнисен ялгыз калдырмас өчен, авылга кайтканнар. Өч елдан соң Нәзирәнең дә әти-әнисе вафат булган һәм гаилә Чертушка - Нәзирәнең әти-әнисе йортына күчә. Яшьләрнең энергиясе ташып тора, гаиләне дә тәэмин итәргә кирәк. Шулай итеп, Илфат белән Нәзирә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә карар кылалар.
Моның өчен алар дәүләт тарафыннан ярдәм дә, субсидияләр дә алып тормаганнар. Шәһәрдә яшәгән вакытта, ир белән хатын автомобиль сатып алыр өчен банктан кредит алганнар. Авылга күчеп кайткач, машиналы булганнар, тик акчаның бер өлешен мал-туар сатып алуга да калдырганнар.
Терлекләрнең баш саны арта башлагач, азык культураларын үзләре чәчеп үстерү турында да уйланганнар. Җир алыр өчен үсемлекчелек КФХсына документлар рәсмиләштергәннәр. Хәзер 200 гектарлы үз җирендә Илфат күпьеллык үләннәр, бөртек культуралары чәчә. «Туфрак эшкәртү һәм печән әзерләү өчен барлык техника да бар», - ди ул.
Чәчү, урып-җыю эшләрендә булышырга Казаннан Илфатның абыйсы кайта, итне, сөтнең бер өлешен сату белән дә ул мәшгуль, аларның инде күптән даими клиентлары бар.
Алты башмак тана сатып алудан башланган хуҗалык күзгә күренеп зурайган. Ә бу үз эшеңне яратып, тырышып башкара белүдән тора. Ни дисәң дә, алар икесе дә авылныкылар бит. Терлек үстерү, сыер саву, уңышны урып-җыю, печән чабу эшләрен яхшы башкаруга шул да ярдәм итәдер, мөгаен.- Үзебез терлекчеләр дә, сыер савучылар да, механизаторлар, печән чабучылар һәм ветеринарлар да, - дип елмая Илфат. - Барысын да үзебез башкарып чыгабыз.
- Ирем әле баш хисапчы, икътисадчы да. Ә мин эшлим инде, - дип көлә Нәзирә.
- Саву аппаратлары бездә икәү. Кайчагында ярышабыз. Сыерларны сауганда - сулдан синекеләр, уңнан минекеләр дибез. Һәм тизрәк эшләргә тырышабыз, - дип көлә Нәзирә. - Аннары мин китапханәгә эшкә йөгерәм, ә ул өйдә кала.
Алар тәүлегенә 200 литрга якын сөт савалар, ә бу шәхси ярдәмче хуҗалык өчен бик яхшы, ди Илфат.
- Сез тәүлек буе хуҗалык эшендәдер инде, вакытыгыз да калмыйдыр.
- Сез нәрсә?! Үзебезгә вакыт табабыз без. Барысына да өлгерәбез, - ди Нәзирә.
- Вакыт күп, бигрәк тә кыш көне. Язын да, иң кызу вакыт чәчү эшләренә туры килә, 10-15 көн эшлибез дә, аннан соң печән әзерләгәнче ял итәбез. Аннан урып-җыю чоры килеп җитә, - ди Илфат.
- Ә сез ничек ял итәсез соң?
- Балалар белән шәһәргә - аттракционнарга барабыз. Башка гаиләләр белән кунакка йөрешәбез. Яңа елга гаилә дуслары белән җыелып, кафеда корпоратив ясадык. Безнең Чертуш авылында гомумән яшь гаиләләр күп. Алар белән дус яшибез.
- Хатыным әле бакчада да ял итә, - дип шаярта Илфат.
Әтиләренең актив ял итәргә яратуы турында ишегалдында аның кайгыртучан куллары белән ясалган балалар мәйданчыгы һәм өстәл - эскәмияләр белән ябык җәйге беседка да сөйли.
Әти-әниләре сыер сауган яки терлекләрне ашаткан арада, кызлары өйдә. Өлкәннәре кечкенәне карыйлар. Зур кызларының икесе дә өйдәге эшләргә өйрәнеп үсәләр: савыт-сабаларны, хәтта, идәннәрне дә юарга тырышалар, әниләренә ашарга әзерләргә булышалар. Кызлар бик мөстәкыйль.
- Безнең гаилә тату. Бик яхшы яшибез, - ди Илфат, - Авылда без бәхетле.
Хуҗалык сыерлар һәм МЭТ белән генә бетми икән. Илфат белән Нәзирә ел саен 200 башка кадәр каз, тавык, үрдәкләр үстерәләр.
Яшь күренәсез, дигәч Илфат: «Эш кешене бизи, шуңа яхшы сакланганбыз да инде», - дип шаяртты.
- Кире шәһәргә тартмыймы соң?
- Юк! - ди Нәзирә. - Безгә авыл тормышы бик ошый. – Шәһәргә барасы да килми. Туган-тумачаларга барсак та, тизрәк өйгә кайтырга ашыгабыз.
Коронавирус инфекциясен бөтен гаилә яңа елга кадәр кичерә. Чирне җиңел генә үткәрәләр. «Озак ятсаң, кем эшләр соң», - дип көлә Илфат.
Нәкъ менә шундый яшьләрне хезмәт сөючән, максатка омтылучан, шат күңелле, алтын куллы дип атыйсы килә дә инде.
Нәзирә һәм Илфат тырыш, хезмәт сөючән, бәйсез фермерлар, ә шуның өчен гаиләнең матди хәле дә начар түгел.
Тик алар реалистлар һәм муллыкның болай гына барлыкка килмәвен яхшы аңлыйлар. Мул тормышта яшәр өчен, авыр булса да, үз кулларың белән хезмәт кую кирәк.
- Әгәр янда әти-әниләр, ярдәм итәрлек башка кешеләр юк икән, эш башлаудан баш тартсагыз яхшырак. Хәер, безгә ярдәм итүчеләр булмаса да, эшебезне башладык бит әле. Теләк зур булгандыр, күрәсең. Әмма хәзер безгә олы абыебыз булыша, әни мал-туарларны карый. Арымас өчен, артык күп мал асрарга кирәкми.
- Сез авыл яшьләренә моның белән шөгыльләнергә киңәш итәсезме?
-Кешенең омтылышы булса, ул авырлыклардан курыкмаса һәм бу хезмәтне яратса, әлбәттә! Эш башларга беркайчан да соң түгел. Без авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүебезгә бер дә үкенмибез.
Җәй көне яшь фермерларга кунакка ТНВның төшерү төркеме килгән иде. Илфат һәм Нәзирә «Манзара» тапшыруында күрсәтелгән 20 минутлык видеочерк геройлары булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев