Авылдашлары аны «Машина докторы» дип атыйлар
Үз һөнәрен яраткан һәм аның белән чын күңелдән мавыккан кеше генә яхшы автомеханик була ала.
Ә инде һөнәре сәләткә әверелгән мастерны тулы хокуклы «Машина докторы» дип атарга да мөмкин. Ленино авылы мәдәният йорты мөдире Светлана Питеркина авылдашы, шиномонтаж хезмәткәре Николай Веретенников турында әнә шулай яза.
«Николай белән без эш көненең иң кызган чагында очраштык. Теләсә кайсы малай кебек, ул машиналарны балачактан ук үз иткән. Мәктәптән соң Чистай шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Шул ук вакытта машиналар юучы булып эшкә урнашкан. Энергияле егет барысына да өлгергән. 18 яше тулгач, егет машина йөртү хокукына ия булган, ә 19да әти - әнисе ярдәме белән беренче ВАЗ-2101 автомобилен сатып алган (халыкта аны «копейка» дип тә атыйлар), ул исә күпмедер вакыттан соң ватылган.
- Мин техник хезмәт күрсәтү станциясенә мөрәҗәгать иттем, тик акчаны күп алсалар да, берни дә ремонтланмаган иде, - дип сөйли Николай. - ЮТҺдән чак кына сакланып калгач, мин машинама хезмәт күрсәтүдә нәрсәне дә булса үзгәртү кирәклегенә инандым. Шулай итеп, беренче инструментлар җыелмасын һәм автомобильләрне ремонтлау буенча берничә китап сатып алдым. Аннан соң башка машина һәм үзем кебек үк автомобильләр белән мавыгучы дуслар барлыкка килде. Кичләрне гаражларда үткәрә башладык. Мин 4 ел буена тәҗрибә тупладым һәм көтмәгәндә, машина ремонтлау минем өчен кызык булуын аңладым. Яңа эш эзләгәндә, үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Үз машинамны ничек ремонтлавым хәтеремдә яхшы сакланган иде һәм мин моны тагын да яхшырак башкара алырмын дип уйладым. Ниһаять, үз автосервисымны ачу идеясе белән яна башладым. 2019 елда хыялым тормышка ашты.
Кешеләргә карата ачык булуы һәм үз эшенә җитди каравы Николайга үз клиентлар базасын формалаштырырга ярдәм иткән. Эш графигына ул күптән ияләшкән һәм аны гаиләсенә дә вакыт калдырып планлаштырырга тырыша. Николайның хатыны, кызы һәм улы бар. Сережага нибары 4 яшь кенә булса да, ул инде хәзердән үк әтисенең эше белән кызыксына. Әти кеше өчен бу бик күңелле, ул малаен нәрсәгә дә булса өйрәтә, аны автосервиска алып бара, хезмәттәшләре белән таныштыра. Николай ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшнең тукталып тормаганын әйтә. Туганнары һәм якыннары белән очрашканда сөйләшү өчен төп тема - автомобильләр. Гадәттә, профессиональ сорауларга ул түземлек белән җавап бирә. Әгәр дә инде алар һаман туктамый икән, сөйләшүгә нокта куя һәм: «Шиномонтажда очрашырбыз», - дип шаярта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев