Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылның иң өлкән кешесе 95 яшендә дә яшьләрдән калышмый

10 гыйнварда авылның иң өлкән кешесе, тыл хезмәтчәне Кафия Ярулла кызы Миннекәевага 95 яшь тулган.

Биш ел элек без аның янында булган идек инде һәм шул вакыттан бирле бернәрсә дә үзгәрмәгән. Әбекәй һаман да шундый ук җитез — өйдә барысын да үзе эшли: ашарга пешерә, керләр юа, җыештыра. Пөхтә хуҗабикәнең барлык бүлмәләрендә дә тәртип. Кафия әби кибеткә дә йөри, почтада ТКХ квитанцияләрен дә үзе түли. Шулай ук кош-кортлар да тота (узган сезонда бройлерлар үстергән). 

«Күңелсезләнергә вакыт юк. Мин үз-үземә һәрвакыт шөгыль табам», — ди ул.

Ә эш беткәч, Кафия әби җәйге кичтә күршеләре белән аралашу өчен капка төбенә чыгып утыра. 

Яңалыкларга килгәндә — ул инде өч елдан бирле үгез тотмый башлаган. Балалары әниләренә элек тә моны эшләмәскә кушканнар, әмма ул яшереп кенә ел саен бер бозау сатып алган һәм алар бу хакта кунакка кайткач кенә белгәннәр. Әби хәзер дә алыр иде, ләкин балалары бу эшне «контрольдә» тоталар. Әмма әби «бирешми» — чебеш һәм үрдәк бәпкәләрен әле дә алардан яшереп кенә сатып ала.

— Әниегезне хәзер кем карый? — дип сорыйбыз без кызы Миңсылудан. 

— Кече энебез Фазыл. Ләкин ул әнине түгел, ә әни аны кайгырта дисәк, дөресрәк тә булыр, дип елмая ул. — Әни ашарга да пешерә, керләрне дә юа. Кыскасы, энебез әни янында таш дивар артында яшәгән кебек гомер итә.

Фазыл нефтьчеләрдә хезмәт куя: бер атна өйдә булса, икенче атнасын — эштә. Ул өйдә булмаган чакта Яр Чаллыдан әнисе янына кызы Миңсылу кайта. Әби үзе дә балаларына кунакка бара, әмма барыбер үз өенә кайтырга омтыла. «Авылда миңа яхшырак», ди ул.

Юбилейга дип туган йортка бар гаилә дә җыелган: Кафия әбинең уллары: Минәхмәт, Мингалим, Фазыл, кызы — Миңсылу, килене Фәридә, оныклары һәм оныкчыклары (алар 11әү), әбинең сеңелесе дә килгән. Оныгы юбилей хөрмәтенә йортны 95 саны булган алтын һава шарлары белән бизәгән. Миңсылу белән Фәридә әниләренә төрле ризыклар әзерләргә булышканнар.
Кафия әби бик тә сөйкемле, аның күзләре һәрвакыт елмаеп тора, диярлек. Аңа карап, күңел шатлана. Ул бик аралашучан, шаярып алырга да ярата.

10 гыйнварда авылның иң өлкән кешесе, тыл хезмәтчәне Кафия Ярулла кызы Миннекәевага 95 яшь тулган.

— Юбилейны өстәл артында билгеләп үттек, әни барыбызны да көлдерде, — дип елмаялар кызы һәм килене.

Шөкер, Кафия әби сәламәтлегенә зарланмый. Соңгы вакытта бер колагы бераз начаррак ишетә башласа да, ул колак аппаратын сирәк куллана. Күрү сәләте әле дә яхшы, энәгә җепне күзлексез генә кертә, шулай ук телевизордан татар программаларын да ансыз гына карый. Беркайчан да дарулар эчмәгән, үләннәр белән дәвалануны өстен күргән. Хәзер иртәнге якта кан басымын көйләр өчен генә берне каба.

— Безнең әни шундый ул, берәр җире авыртса да, түзәргә тырыша. Үзенең уй-кичерешләрен дә өйдәгеләргә күрсәтмәскә өйрәнгән.

Кафия әби күп балалы гаиләдә өченче бала булып туган һәм аңа бала чактан ук күп эшләргә туры килгән. Сугыш елларында урман кискән, төннәрен тракторлар иртүк эшли башласыннар өчен, колхоз кырларына солярка тутырган зур баклар ташыган. Аннары колхозда сыер савучы, төрле эшләр башкаручы булып хезмәт куйган. Кияүгә авылдашы, сугышта катнашучы Нәбиулла исемле егеткә чыга (2000 елда ул вафат булган), ире белән алар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Нәбиулла абый механизатор булып эшләгән, ә Кафия әби һәр җәйдә аңа комбайн эшләрендә ярдәм иткән. Алар 47 ел парлы һәм тату тормыш кичергәннәр. Хезмәт ветераны Кафия әбигә күп балалы ана һәм тыл хезмәтчәне буларак медальләр, намуслы хезмәте өчен күп грамоталар тапшырылган. Кызганычка каршы, аның дүрт баласы инде исән түгел. 1981 елда ике баласы, кияве, оныгы һәм әле дөньяга тумаган оныкчыгы юл-транспорт һәлакәтендә, ә бераз алдарак башка ике баласы вафат була. Кафия әбинең уйлавынча, Ходай Тәгалә аңа вафат булган балалары өчен яшәргә дип озын гомер биргән. Көн саен ул балалары, оныклары, оныкчыклары, кече сеңелесе һәм башка туганнарына сәламәтлек һәм бәхет теләп, дога кыла. Барлык туганнары да 95 яшьлек Кафия әбине яратып һәм кайгыртып кына торалар.
Без Кафия әбинең озын гомерле булуының серен белергә тырыштык. Һәм хикмәтнең хезмәт сөючәнлектә, хәрәкәттә һәм оптимизмда гына түгеллеген, ә дөрес туклануда икәнен дә белдек. Моңа Кафия әби зур игътибар бирә икән. Иртән ул бер стакан чәй һәм нәзек кенә кискән, май яккан ипи телеме генә ашый. 

Төшке ашка шулпа яки башка ризык була. Чәйне нәкъ ашаганнан соң түгел, ә сәгать ярымнан соң гына эчә. Майлы ризыкны күп ашамаска, бер үк вакытта тукланырга тырыша, диләр аның кызы һәм килене.

— Балачакта да, яшь вакытта да, хәтта шундый кечкенә икмәк телеменә дә шат була идек, — ди әбекәй. — Шөкер, заманалар үзгәрде, муллыкта яшибез, ди ул.

Кафия әбидән 100гә кадәр яшәргә җыенасызмы, дип сорагач, ул елмайды, әмма, бераз уйланып: «Ходай язганча инде» — дип әйтеп куйды.

Һәрхәлдә, авыл халкы шундый актив һәм тормыш сөючән өлкән кешесе белән горурланырга тиештер. Һәр авылга да мондый бәхет насыйп булмый бит. 

Кафия әбинең 90 яшьлек юбилеена багышланган язмабызда без аңа 95 яшьлеген дә шундый ук актив булып каршы алуын теләгән идек. Һәм, күргәнегезчә, ул безнең наказны бик тә яхшы үтәгән. Ә без өлкән яшьтәге якташыбызның бер гасырлык юбилеен да билгеләп үтүенә өметләнеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев