Айрат Фәррахов: Дәүләтнең бурычы — эш урыннарын саклап калу һәм бизнеска ярдәм итү
Татарстанда эшмәкәрләр 1 ноябрьдән бер процентлы микрозаемга гариза бирә ала.
Эшмәкәрләрдән ковидка каршы чикләү чаралары һәм бөтен Россия буенча эшләми торган көннәр кертелү сәбәпле, югалтуларны компенсацияләү өчен ярдәм чараларын алуга гаризалар кабул ителә башлады.
Ил буенча бизнес грантларга һәм «ФОТ.3» ташламалы кредитлар программасын яңартуга исәп тота ала. Моннан тыш, Татарстанда эшмәкәрләр 1 ноябрьдән бер процентлы микрозаемга гариза бирә ала — моның өчен Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ковидка каршы чикләү чаралары икътисадка билгеле бер йогынты ясаячак, һәм кайбер тармаклар сизелерлек зыян күрәчәк, дип таныды РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. Шул ук вакытта ул дәүләтнең югалтуларны компенсацияләү өчен ресурслары барлыгын һәм беренче укылышта кабул ителгән федераль бюджетта шул исәптән эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өчен дә резервлар салынуын өстәде.
Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, бүгенге шартларда дәүләтнең төп бурычы — эш урыннарын мөмкин кадәр күбрәк саклап калу һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү.
«Икътисад торгызыла, 2019 ел дәрәҗәсенә чыкты. Газ һәм нефть базарында уңайлы конъюнктура, һәм федераль бюджет тулылана. <…>. Безгә 2030 елга эшмәкәрләр санын икеләтә арттырырга кирәк, бу бурычны беркем дә юкка чыгармады, һәм пандемиягә бернинди ташламалар да булырга мөмкин түгел. Моның өчен бөтен шартлар һәм ресурслар бар», — диде Фәррахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев