Азык-төлек запаска – акча җилгә
Коронавирус эпидемиясе була калса дип азык-төлек продуктлары сатып алу ажиотажы узды кебек, - «бу миңа нигә кирәк иде?» дигән сорау гына калды.
(«Яңа Чишмә хәбәрләре» Лариса Федорова). Әле кичә генә, 17 мартта, Яңа Чишмә сәүдә нокталарында кассалардагы зур чиратларны, продуктлар тутырылган арбалар белән халыкны - сатып алучыларны, складтан буш киштәләргә товар ташып торучы кибет персоналын күрергә мөмкин иде.
Сатып алучылардан арыган сатучылар гадәттәгегә караганда мөлаемрак күренә иде. Шулай булмыйни! Керем нинди бит!
18 мартта без кабат Яңа Чишмә кибетләрендә булдык. Кибеттән чыгу юлында кечкенә генә пакетлар тоткан Татьяна һәм Владимир Астафьевларны очраттык.
- Язын без һәрвакыт шикәр комы сатып алабыз (әлегә аңа бәяләр күтәрелмәде). Бүген, гадәттәгечә, килдек, әмма өлгермәдек: бер килограммына ике сум өстәлгән инде. Әле кичә генә бәяләр түбәнрәк иде. Бәяләр күтәрелүгә китереп, халыкның ни өчен мондый ыгы-зыгыны оештыруына үзебез дә гаҗәпләнәбез. Ә болай киштәләрдә ярмаларның кайбер төрләреннән тыш, барысы да бар.
- Гафу итегез, - дип җавап бирә бу сүзләргә сатучы консультант, - монда берәү дә бу көннәрдә азык-төлеккә сорау зур буласын көтмәгән иде. Иртәгә үк азык-төлек белән фуралар киләчәк. Бездән гариза кабул иттеләр. Барлык запасларны тулыландырырга вәгъдә бирделәр.
- Татарстан барлык төр азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Яңа Чишмә районы кибетләренең берсендә хәзерге вакытта сатып алучыга кирәкле товар юк икән, бу сатучыларның товар белән тәэмин итүчеләр белән начар эшләве, бүген районның сәүдә нокталарында булгач, без нәкъ менә шундый нәтиҗәгә килдек, чөнки аларның күбесендә барлык товарлар бар, - дип шәрехләде бу хәлне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында халыкка ажиотажга бирешмәскә һәм чамадан тыш азык-төлекне сатып алмаска кушалар. Алганны сату белән шөгыльләнүчеләргә бәяләрне арттырмау сорала.
Тик бу базар бит: ихтыяҗ күбрәк булган саен, бәяләр дә югарырак. Ә безгә ул кирәкме? Шуңа күрә запаска сатып алуның мәгънәсе юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев