Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм белән, сөйкемле хатын-кызлар!

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм матурлыкны һәм назны, игелекне һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә, тормышны дәвам итү символы булып тора. 
Әниләр, бүләк иткән гомер өчен без бүген Сезгә рәхмәт әйтәбез. Ир һәм әти булу бәхете өчен тормыш иптәшләребезгә һәм кызларыбызга, ярдәмнәре һәм аңлаулары өчен хатын - кыз хезмәттәшләребезгә рәхмәт. 
Сез безнең тормышны аерым мәгънә белән тулыландырасыз, аны яктыртасыз. Сезнең яратуыгыз безгә авыр сынаулар вакытында нык калырга ярдәм итә. Мин мобилизацияләнгән сугышчыларыбызның әниләрен һәм хатыннарын бәйрәм белән котлыйм һәм рәхмәт белдерәм.
Хатын-кызларыбызның күбесе районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Җаваплы эштә, эшмәкәрлектә, иҗтимагый тормышта, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр.
Йөрәкләрегез Һәрвакыт игелек, мәхәббәт һәм шатлык хисләре белән тулсын, ә 8 Март сезгә мөмкин кадәр күбрәк елмаюлар һәм чәчәкләр бүләк итсен!
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!
Вячеслав КОЗЛОВ, Яңа Чишмә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев