Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакча терапиясе кәефне яхшырта

Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр үсемлекләрне бик теләп карыйлар.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән  хезмәткәрләрнең изоляциясе май бәйрәмнәре көннәренә туры килде. Бу -территорияне җыештыру һәм бакчада эшләү вакыты. Бу көннәрдә интернат-йорт хезмәткәрләре үз көчләрен нәкъ менә шушы юнәлешкә юнәлдерделәр: территорияне яшелләндерделәр, клумбалар казыдылар, бордюрларны һәм агачларны агарттылар, эскәмияләрне, коймаларны буядылар, чәчәкләр утырту белән шөгыльләнделәр. Социаль хезмәт алучылар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, аларга бик теләп булышалар. Ә белгечләр параллель рәвештә шунда яшәүчеләр белән гарденотерапия ысуллары буенча дәресләр үткәрәләр, ул үсемлекләр белән эшләүгә нигезләнә. Дәресләр индивидуаль үткәрелә, кешедә танып-белү активлыгын, вак моторика, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну, күзәтүчәнлек, хәтер, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм иҗади сәләтне үстерүгә ярдәм итә. Бакча терапиясе стресстан арындыра, кәефне яхшыртырта.
- Монда помидор, борыч үсентеләре үсеп килә, бүлмә гөлләре күчереп утыртылган инде. Алар яшелчәләрен үзләре карый һәм үстерә алсын өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән. Ә зур тырышлык белән утыртылган чәчәкләр, һичшиксез, безнең ишегалдыбызның бизәге булачак, мондагы гүзәллек һәм чәчәкләр һәр кешене сөендерәчәк, - дип сөйләде Картлар йорты белгече Гүзәл Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев