Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак дөньясы онытылмас!

31 майда Яңа Чишмәдәге «Золотой ключик» балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме узды.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче 21 бала  биредә мәктәпкәчә белем алган һәм балалар бакчасын уңышлы гына тәмамлый. Балалар коллективына яшь ярым - өч яшьлек чакларында килгәннән соң, аларның һәрберсе тәрбиячеләр ярдәмендә акыл, рухи, физик яктан үсеш алган кечкенә шәхескә әверелгән.  «Балалар бакчасында без акыллырак, игътибарлырак, тәрбиялерәк булырга өйрәндек, зур үстек», - диделәр балалар үз шигырьләрендә. Педагоглар һәр балада булган сәләтләрне күреп, аларны үстерергә һәм сабыйларны мәктәпкә барырлык итеп әзерләргә тырышканнар. 
Бәйрәмне балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева башлап җибәрде - чыгарылыш төркем балаларының «Кызыл юл» буйлап үтүләре өчен кызыл тасманы кисте.
Искиткеч матур күлмәкләр кигән кызлар, ак күлмәкле, галстук таккан малайлар балалар бакчасыннан «Оскар» алу өчен дефиле күрсәтәләр. Тантаналы музыка яңгырый һәм тәрбиячеләр аларны  - иң күңелле һәм тапкыр, модалы һәм стильле, сөйкемле, көчле һәм дус, артистик һәм талантлы һ. б. номинацияләрдә парлап тәкъдим итәләр.
Тантана сәбәпчеләре, залда утыручы әти-әниләрен сәламләп, аларга кул болгыйлар, аларның йөзләре шатлыктан балкып тора.
Чыгарылыш төркем балаларын беренче булып кече төркемгә йөрүче нәниләр котлады. Шигырьләрдә балалар: «Тырышып укыгыз, «Золотой ключик»ның намусын төшермәгез!» дип теләк теләделәр, ә үзләре «Бакчада үскән чәчәкләрне сындырмабыз, барлык уенчыклар белән сак кына уйнарбыз!», - дип вәгъдә иттеләр. Аларның чыгышларын «Кечкенә сандаликлар өчен полька» биюе тәмамлады.
Балалар мәктәпкә әзерме? Аларның барысы да уку өчен нәрсә кирәклеген беләме? Бу сорауларга җаваплар команда уеннарында табылды: «Хәрефләрдән сүз төзе», «Мәктәпкә сумкаңны җый». Өч команда «Мир», «Родина» һәм «Мама» сүзләрен җыйды, мәктәп сумкасын җыю да уңышлы үтте.
Әлбәттә, балалар бакчасы балаларда төрле кызыклы хатирәләр белән истә калачак, шуларның берсе - балаларның иң яратмаганы - төшке аштан соң йоклап алу. Тәрбиячеләр ишетмәгән вакытта балаларның кызыклы сөйләшүләрен «Забастовка» миниатюрасында күрсәттеләр. Ә тамашачылар балаларның киләчәктә кем булырга теләүләре турында белделәр: уенчыклар кибетендә сатучы, җырчы, музыкант, архитектор, генетик һәм, хәтта ил Президенты да. Балаларның әлеге хыялларында үз сәләтләрен һәм тырышлыкларын кешеләр файдасына юнәлтү теләге чагылып торды.
Үзләренең музыкаль һәм бию талантларын балалар «Артистик балалар» номинациясендә тәкъдим иттеләр. Яшь вокалистлар триосы гитаралар тотып әти-әниләр өчен «Йолдыз» җырын башкарды.
Бакчага килгәч үзләрен икенче әниләре кебек каршы алучы тәрбиячеләргә, аш-су осталарына, нянечкаларга, бакча мөдиренә һәм шәфкать туташына рәхмәт әйтеп, балалар хәрефләрдән җыелган «Рәхмәт!» сүзен күтәрделәр. Үзләрен сөйләшергә өйрәткән һәм яраткан кешеләр хөрмәтенә күңелгә үтеп керерлек  шигырьләрен сөйләгәннән соң, бәйрәм «Сау бул, балалар бакчасы!» җыры белән тәмамланды.
Балалар әйтүенчә, бәйрәм алдыннан, хәтта әтиләр дә борчылган. Чөнки аларны «Әти, мине вальс биергә чакыр» дигән бик дулкынландыргыч номерда катнашу көтә иде. Кулларына роза чәчәге тоткан әтиләр кызлары  белән вальс әйләнделәр, ә аннары розаларны курчак кебек матур кызларына бүләк иттеләр.
Инде, ниһаять, күптән көтелгән «Балалар бакчасы Оскары» премиясен тапшыру вакыты да җитте.  Һәр бала алтын статуэтка һәм дипломга лаек булды һәм аларны шушы бүләкләре белән истәлекле фотога да төшерделәр. Шушы мизгелдә балаларның бәхетле йөзләрен күрсәгез иде! Әлбәттә, талантларын, тырышлыкларын тану балаларга рәхәт мизгелләр бүләк итте.
Балалар бакчасын тәмамлаучыларның ата -аналары исеменнән Лариса Пузикова чыгыш ясады:
- Балаларыбыз бу бакчага бик теләп, яратып йөрделәр. Сез төркемдәге һәр сабыйга үз җылыгызны, кайгыртуыгызны, игътибарыгызны бүләк иттегез. Сезгә әле тагын күп тапкырлар балаларны каршы алып, мәктәп юлына озатырга язсын, күңелләрегез искиткеч эшегездән беркайчан да арымасын, - диде ул.
Балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева да балаларга  җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
-Кадерле балалар, алда сезне зур казанышлар, кызыклы дәресләр, яңа ачышлар һәм җиңүләр көтә. Ә безнең балалар бакчасы сезнең күңелләрдә бары тик яхшы, уңай хатирәләр генә калдырсын. Сезнең шундый ук шаян, шук, талантлы һәм игелекле балалар булып калуыгызны телим. Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев