Балачактан ук патриотлар булалар: Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасында СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан солдатлар белән очрашу булган
«Ватанны саклаучыларга дан!» дип аталган гаилә-патриотик чара 29 сентябрьдә узган.
Бәйрәмне ачып, балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина иң кадерле кунакларны — Сергей Белоглазов һәм Анатолий Наумовларны сәламләгән. Бу әлеге бакчада тәрбияләнүчеләр Матвей һәм Еваның яраткан әтиләре. Нәкъ менә аларның әтиләренә Ватаныбыз чикләрен саклау кебек җиңел булмаган хезмәт итү вазыйфасы йөкләнгән. Алар һәм аларның иптәшләре ярдәмендә безнең дәүләтнең какшамаслыгы өчен авыр көрәш бара. Бу батыр сугышчыларны балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да сәламләгән, аларга искиткеч чыгышларын тәкъдим иткәннәр. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Айгөл Шәйхетдинова да кунакларга үзенең җылы теләкләрен җиткергән. Ә Яңа Чишмә муниципаль районының «Көмеш волонтерлары» Татьяна Иванова һәм Елена Захарова барысын да онытылмаслык музыкаль чыгышлары белән сөендергәннәр. Аларның чыгышы тамашачыларны шулкадәр дулкынландырды ки, кунаклар һәм балалар Татьяна Валентиновнаның баян көенә кушылып, «Катюша» җырын башкарганнар. Чыгыш ахырында Ева һәм Матвейның әтиләренә «Көмеш волонтерлардан» истәлекле бүләкләр тапшырылган. Алдан әзерләнгән гаилә рәсемнәре, сугышчыларның хезмәттәшләре өчен төрле төркемнәрдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре язган хатлары кунаклар өчен чын сюрприз булган, шулай ук Бочкарев Миронның бабасы Александр Шароновның чыгышын да (ул Совет Армиясенең ракета гаскәрләрендә хезмәт итү еллары турында сөйләгән) игътибар белән тыңлаганнар. Кунаклар Александр Николаевичтан Яңа Чишмә гыйбадәтханәсеннән барлык бәла-казалардан котылу һәм чирләп киткән очракта савыгу символы буларак бүләк итеп тапшырылган ипине алганнар. Бәйрәм тәмамланганнан соң күп кенә тәрбияләнүчеләр бүген геройлар белән очрашуларын һәм үскәч үзләре дә Ватанны саклаячакларын әйткәннәр. Патриотлар менә шулай үсә дә инде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев