Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасы гөрләп торсын

27 сентябрьдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә.

Россиядә беренче балалар бакчасы ачылганнан бирле 160 ел үткән, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе хезмәткәре ия булырга тиешле сыйфатлар үзгәрмәде: хәзерге заман тәрбиячесе, ул - һәр баланың йөрәгенә сукмак табучы, тиз карар кабул итә белүче, һәрвакыт җанлы һәм креатив педагог. Ә тәрбияче булуның төп критерие - балаларга булган мәхәббәт һәм ул шулай булып кала да.

Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасына быел 35 ел тула. Балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина фикеренчә, әлеге коллективның төп горурлыгы ул - бердәм, тату фикердәшләр коллективы.  Алар үзләренең хезмәт вазыйфаларын намус белән башкаралар, төрле экспериментларда һәм проектларда катнашырга һәрчак әзерләр.

«Ландыш» балалар бакчасы ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм өйрәтү эшендә югары нәтиҗәләргә ирешә, аның хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре ел саен төрле конкурсларда җиңеп чыга. «Без бүген лаеклы ялда булган атказанган педагогларыбыз, балалар бакчасының элеккеге хезмәткәрләре белән горурланабыз һәм рәхмәтлебез, аларның һәркайсы уртак йортыбыз тормышына бәяләп бетергесез өлеш кертте», - ди Н. Ведякина.

Балалар бакчасында үз әнисен алыштыручы беренче кеше, әлбәттә, тәрбияче.

 Безнең тәрбиячебез бакчада 8 ел эшләгән, гаилә төркеме тәҗрибәсе булган Венера Залакова заманча мәктәпкәчә яшьтәге педагогка кирәк булган барлык сыйфатларга да ия. Ул системалы рәвештә балаларда программа материалларын үзләштерүгә ирешә, һәр тәрбияләнүче бала белән җентекләп шөгыльләнә.

Бу тәрбияченең көндәлек, тырыш хезмәте чикләрне белми. «Балаларга мәктәптә яхшы укысыннар өчен генә күп нәрсәләрне өйрәтү түгел, ә балалар бүген үк әйләнә-тирәбезне белергә үзләренең белемнәрен файдалансыннар һәм уртак җиңүләргә шатлансыннар иде дип тырышам», - дип сөйли Венера Залакова.

Эш көненнән соң балалар түземсезлек белән яраткан тәрбиячеләрен «Фантазерлар» дип аталган робототехника түгәрәгендә көтәләр, анда Венера Хәлил кызы җитәкчелегендә модельләр төзиләр.

Беренче белеме буенча педагог түгел, ял көннәрендә дә, больничныйда булганда да тынгылык белмәүче зур хәрефтән язарлык тәрбияче. Даими рәвештә төрле конкурсларда һәм семинарларда катнаша, бай методик лабораториягә ия, үз проектлары һәм эшләнмәләре белән хезмәттәшләре белән уртаклаша.

Кече тәрбияче - ул төркемдәге тәрбияченең уң кулы.

 Лариса Ведякина 15 елдан артык балалар бакчасында эшләү дәверендә мәктәпкәчә педагогика һәм психология белемнәре буенча тәрбиячеләрдән бер дә калышмый. Бакчада тәрбияләнүчеләр белән партнерлык, ышанычлы мөнәсәбәтләре Лариса Анатольевнага ихтирам казанырга мөмкинлек биргән. Күп балалы гаиләсендә яраткан әни буларак, ул шулай ук төркемдә дә яратучан һәм кайгыртучан хезмәткәр: ул һәр баланы иркәли, тынычландыра, ашап бетермәгән аш өчен дә, бала начар йокласа да борчыла. Төркемдә һәр предмет үз урынында, балалар тәртиптә һәм пөхтә. Ул мөстәкыйльлек һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен кулланып, балаларны теләсә кайсы эшчәнлектә төгәллеккә өйрәтә. Лариса Анатольевнаның иртәдән алып кичкә кадәр кәефе яхшы һәм аның бу эмоциональ халәте мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да күчә, балалар узыша-узыша «дежурный» яки аның ярдәмчеләре булырга ашыгалар. Үз эшен яраткан кешенең һөнәри тәҗрибәсе аңа тәрбияче белән бертигез уен дәресләре оештырырга, хәтта педагогны алыштырырга да мөмкинлек бирә.

Балалар бакчасында оста пешекче

Әлфия Мортазинаның хезмәт стажы - 40 ел, шуның 23 елы - «Ландыш» балалар бакчасында. Теләсә нинди ризык әзерләүнең технологик картасын яттан белүче тәҗрибәле пешекче. Ул технологик процесс өчен дә, балаларның дөрес туклануы өчен дә чын күңелдән борчылучы кеше. Балалар бакчасының иң өлкән хезмәткәрләренең берсе. Ул эшләгән елларда - азык-төлек блогының уңайлы булмаган бинасында - хезмәт эшчәнлеге башында савыт-сабаны юар өчен генә дә суны плитәдә җылытырга туры килә, яшелчәләрне эшкәртү дә кулдан башкарыла. Плитәләр һәм эшкәртү җиһазлары еш ватылган.

«Бүгенге шартларда эшләве - үзе бер рәхәт. Минем икенче сулышым ачылган кебек. Капиталь ремонттан соң азык-төлек блогы бинасы яңартылып кына калмады, яңа юу ванналары, иттарткыч, стеллажлар, савыт-сабалар сатып алынды. Боларның барысы өчен дә без район башлыгы Вячеслав Козловка бик рәхмәтле»,- ди Әлфия. «Ландыш» балалар бакчасында шеф-пешекче вазыйфасы юк, әмма ашханәнең иң өлкән хезмәткәре буларак, Әлфия Галимҗан кызының фикере һәрвакыт актуаль һәм абруйлы.  Аңа нинди балалар менюсы күбрәк пешерергә ошый, дигән сорауга ул елмаеп кына: «Барысын да: борщ та, кәтлитләр дә, запеканкаларны да. Иң мөһиме - балалар яратып ашасын, ә балалар өчен ризык пешерү - ул минем яраткан эшем, миңа шатлык һәм ләззәт китерә», - ди.

Балалар бакчасында техник хезмәткәрләр зур роль уйный

 Балалар бакчасы төркемнәрендә һәм башка бүлмәләрдә җылылык өчен җаваплы вазыйфа бар. Валентин Симонов озак хезмәт юлын «Ландыш» балалар бакчасына багышлаган, ул эшкә сәләтлелеге һәм намуслылыгы һәм кешеләргә карата ачык карашы белән аерылып тора. Заманча котельныйлар (казаннар) утын яки күмер белән ягылмый. Ләкин газ котельные операторы эше бик җаваплы һәм хаталануны яратмый. Шуңа күрә смена дәвамында Валентин Михайлович приборларны катгый күзәтә, үзенең эш урынын чиста һәм тәртиптә тота, һава торышына һәм төркемнәрдәге микроклимат торышына карап җылылык бирү температурасын үзвакытында көйли. Котельныйда байтак еллар эшләү дәверендә Валентин Михайлович үз эшенең чын профессионалына әверелгән, ул газ җиһазларын ничек карарга кирәклеген төгәл белә. Үз эше өчен җан аткан кеше котельныйда ремонт эшләре, территорияне төзекләндерүдә катнашу өчен дә вакыт таба.

Ул педагогларга ир-ат куллары кирәк булган һәртөрле эштә ярдәм күрсәтә: нәрсәнедер төзәтергә, элеп куярга, ремонтларга һ.б. Алыштыргысыз кеше, диләр аның турында Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев