Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасында «Аҗаган» («Зарница»)

Ел саен Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне хәрби-патриотик бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Үткәрелгән бәйрәм турында безгә тәрбияче Венера Залакова сөйләде.

 «Бу бәйрәм бездә һичшиксез ярышлар һәм спорт конкурслары рәвешендә үткәрелә.

Һәм менә быел да мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары бездә тәрбияләнүче балаларның әтиләрен һәм абыйларын бәйрәмдә төрле гаскәрләр инструкторлары буларак катнаштырдылар.

Взвод командиры Дмитрий Никитин белән бергә «сазлыклы» урыннарны узып, «пехота» хәрәкәт итте. Наводчик Дмитрий Романов җитәкчелегендә яшь «артиллеристлар» шартлы мишень буенча туплар белән атты. Балаларны телефон элемтәсен җайга салырга өйрәтүче «связист» Егор Порецкий ярдәмендә кабат «Лачын, Лачын, мин - Бөркет!» позывнойлары яңгырады.

 Кырны «миналардан чистарту» буенча җаваплы задание белән балаларны сапер Дмитрий Суворов таныштырды. Шунда ук «яралыларга» ярдәмгә санитар-коткаручылар - Вачаган Арутюнян һәм Фәрит Кашапов ашыктылар һәм аларны «медсанбат»ка алып киттеләр. Анда аларны тәҗрибәле «санинструктор» Ләйсән Леонова, «хәрби табиб» Ольга Абрамова һәм кечкенә «шәфкать туташлары» каршы алып, «зыян күрүчеләргә» медицина ярдәме күрсәттеләр. Тактик максатка ирешеп булды диярлек - Евгений Гурьянов җитәкчелегендәге оста разведчиклар яшерен конвертны таптылар. Шуннан соң өлкән һәм әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар «Россия, алга!» дигән флешмоб күрсәттеләр.

Ә чарада катнашучы ир-егетләр строй җыры конкурсында катнаштылар һәм солдат боткасын ашауда ярыштылар. «Аҗаган» начальнигы Юрий Чумаков ике төркемнең балаларына, аларның әтиләренә һәм абыйларына актив катнашулары, яхшы әзерләнүләре өчен рәхмәт белдерде һәм шулай ук бер-берсенә ярдәм итә, авыр хәлдән чыгу юлларын тиз табып, бердәм командада эшли белүләрен дә билгеләп үтте».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев