Балаларның ялы куркынычсыз булырга тиеш, дип ассызыклады Вячеслав Козлов
«Безнең уртак бурыч – балаларның имин ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен шартлар булдыру, шуңа күрә бу юнәлеш өчен җавап бирүчеләрдән сорау аерым.
Иң мөһиме - бала җәй көнендә ял итәргә, көч тупларга, сәламәт булырга тиеш. Ә моның өчен туклану, санитар куркынычсызлык, спорт, мәдәни чаралар кирәк. Балаларга мөнәсәбәт тә мөһим, - дип белдерде Вячеслав Козлов.
Монда ук муниципалитет башлыгы киләсе эш атнасына бурычлар билгеләде:
- Бу атнада район башлыгы Вячеслав Козлов район фермерлары белән очрашачак, анда районда һәм, гомумән, авыл хуҗалыгында терлек азыгы белән килеп туган хәл турында фикер алышачаклар.
- 8 июльдә район Советы утырышы булачак, анда депутатлар берничә мәсьәләне караячак.
Районның административ комиссиясе тарафыннан торак пунктлар, төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрергә.
- Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
- Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов "Каты көнкүреш калдыкларын чыгару" темасына туры эфир уздырачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев